Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кая барыйк соң?”

28 Август 2017 773
Газетабызның алдагы саннарының берсендә Тәтеш районы Кызыл Тархан авылындагы юлсызлык турында язган идем. Ләкин, ни кызганыч, әлеге районда Кызыл Тархан гына түгел, байтак авыллар үлемгә дучар ителгән. Инде авыл буларак беткәннәре һәм соңгы сулышын алучылары да бар. Шундыйларның берсе – Берлек.
Авыл башында бер йорт күреп, ишеген шакыдым. Биредә 71 яшьлек Минзифа Сабитова яши. Ишегалдында тавык, үрдәкләр. Кунак та бар икән үзендә, Олы Тарханнан апасы Хәбирә килгән.
  
– Тагын ике йортта кеше бар. Берсендә 87 яшьлек ялгыз бабай, икенчесендә ике таяклы ялгыз әби тора. Бабайның кызы җәй көне кайта, әмма кышларын авылга кереп булмый, юл юк, – ди Минзифа апа.

– Курыкмыйсызмы соң? Кышларын караңгы иртә төшә, юлны кар баса, сез дә ялгыз яшисез икән, – дим аңа.

– Курыксаң да торасың инде, кая барыйк соң?.. Балаларыбыз янына китсәк тә сагындыра, гомер шушында үткән бит. Газ, телефон кергән, ут бар. Баганаларда да ут яна, Аллага шөкер, болардан аермасын инде дибез. Ишекне, капканы биклим. Чегәннәр килеп чыгуы да бар, – ди Минзифа апа.

Язманы тулысынча 31 августта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 34 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ