Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кавын ашап савыгабыз

25 Август 2018 416
“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасыннан
       Кавынның барлык төрләре дә тәмле һәм бик файдалы. Ул организм тарафыннан бик яхшы үзләштерелә, канны чистарта, бөер һәм бәвел куыгындагы ташларны чыгара, матдәләр алмашын һәм ашкайнатуны яхшырта, бик көчле бәвел куу чарасы санала. Үпкә юллары ялкынсыну, туберкулез, буыннарга тоз утыру, бавыр авыруларыннан бик файдалы. Баш мие һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче өлкән яшьтәге кешеләргә кавынны сезоны башлану белән көндәлек рационга кертергә кирәк.

      Кавын баш авыртуны яхшы баса. Аның өчен кабыгын маңгайга һәм чигәләргә куеп торырга кирәк. Әгәр ашыкмыйча бер-ике телем кавын ашасагыз, баш авыртуы алай да бетәр. 

      Пешсәгез, барлыкка килгән кабарчыкны тишәргә һәм, зыян килгән урынны салкын су астында тоткач, эчке ягы белән кавын кабыгын куярга кирәк. Пешкән урынга салкын кавын йомшагын кую да яхшы ярдәм итә. Шуңа күрә суыткычның туңдыру бүлегендә кавын йомшагын саклау яхшы булыр.

        Кавын кабыгын зур булмаган җәрәхәтләр, яраларга да куеп торыгыз. Болай эшләгәндә  алар тизрәк төзәлер.

        Кавын ябыгырга һәм тәнне азык калдыкларыннан чистартырга ярдәм итә. Моның өчен бер атна дәвамында бер тәүлеккә 2 килограмм кавынны 5-7 тапкырга бүлеп ашагыз. Әлеге махсус туклануның үзенчәлеге шунда: гадәткә кергән туклану күләменнән баш тартырга кирәкми. Кавынны ашаганнан соң 2-3 сәгать узгач ашарга һәм кавын кабыкларыннан сыгылган 0,5 стакан сут эчәргә кирәк. Файдалы матдәләр нәкъ менә өске катламда күбрәк була икән.

        Халыкта бөер, бавыр, бәвел куыгы авыруларын дәвалау өчен чи кавын төшләре күптән  кулланыла. Ирләргә аны җенси көчләрен арттыру өчен ашау файдалы, ә баласына күкрәк сөте имезүче аналарга сөтне арттыру өчен кавын төше төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә.

         Бөерләр һәм бәвел юлларын чистарту. 1 аш кашыгы вакланган кавын төшләре өстенә 1  стакан кайнар су салырга һәм, 3-4 сәгать төнәткәннән соң, көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.

        Җенси көчсезлек күзәтел­гән­дә, 3 аш кашыгы вакланган кавын тө­шенә 3 аш кашыгы бал кушып, көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1әр аш кашыгы ашау файдалы.

         Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр авыруы, ашказаны һәм уникеилле  эчәк җәрәхәте көчәйгәндә, кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашарга киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланып 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый. Кавын ашагач, су, сөт, исерткеч эчемлекләр эчү, йомырка ашау тыела.Әгәр кавын ашагансыз икән, санап кителгән ризыклардан баш тартыгыз.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ