Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Каргалыча "мәхәббәт өчпочмагы"

6 Февраль 2018 1945
Редакциягә Чистайдан Гөлия Камалова шалтыратты: "Иремнең беренче хатыны безнең гаиләне тынычлыкта калдырмый, шуннан ничек котылырга белмибез. Бергә торганда Илдарның аңа кирәге булмаган, хәзер ул яңадан өйләнгәч, гел шалтырата, куркыткан булып смслар яза, көтмәгәндә өйгә дә килеп керергә мөмкин. Өстәвенә, туктаусыз безне каргый, сихерлим сезне ди..." – диде ул.
Гөлия Камалова белән Илдар Гобәев өч ел элек никахлашып, бергә тора башлаганнар. Гөлия иреннән зарланмый, тормышлары яхшы дип аңладым. Бердәнбер каршылык – ирнең беренче хатыны Гүзәл Гобәева.

– Башта Гүзәл "Магия" дигән зур китап сатып алды, – дип башлады сүзен Илдар Гобәев. – Шуннан кызыксынып китеп, байтак кына шуның ише басмалар җыйды. "Нигә кирәк бу сиңа?" – дисәң, "Авыруымны дәвалыйм, өйгә акча һәм уңыш китерәм", – дип җаваплый иде. Йолаларның барысы да төнге 12дә эшләнә. Йә шул вакытта юллар чатына барып кайта, йә мунчага кереп нидер эшли. Бервакыт төн уртасында кайчыга әфсен-төфсеннәрен укып, шуны тәрәзәдән ыргытты. Чиркәүгә барып, чукынып, исемен дә алыштырып кайтты ул – Мариягә әйләнде. Миңа да: "Чукындырам сине!" – дип әйтә иде. Әле бер таныш аша гына ишеттем, имеш, минем яңа хатын белән бергә төшкән фотоны бүлмәсендәге стенага беркеткән, шуның тирәсенә энәләр кадап чыккан икән. Ничек котылырга менә шушы кешедән, әйтегез әле?

Язманы тулысынча 8 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 5 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

ТВ-газета

Шәле халкы баш күтәрә

23 Апрель 2018 1224
Барлык сюжетлар
Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ