Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кара тәнле киявебез – өченче улыбыз кебек”

29 Январь 2020 1459
Яңа танышым – Миләүшә апа Нәҗметдинова турында сөйләүне нәрсәдән башларга дип баш ватам әле. Яңа елны ире белән беренче тапкыр Америкада каршы алулары, әллә кызлары Лияның афроамериканлыга кияүгә чыгып, чит илдә яшәп ятуы кызык булырмы? Әлбәттә, соңгысы.
18 яшендә практикага дип киткән җиреннән, Америкада яшәп кала Лия. Кечкенәдән бик тырыш, үз теләгенә ирешүчән була ул. 6 яшендә мәктәпкә керә, 11нче классны тәмамлаганда, Чаллыда Туризм академиясенең дүртенче курсын бетерә. Америкада яшәү дәверендә дә өч уку йортын тәмамлый. Эшләп укый.

– Кызыбыз хәзер инвестицияләр буенча эшли, үз һөнәрен бик ярата, – дип дәвам итә Миләүшә апа. – 6 ел бер егет белән дуслашып йөрде, бергә укыдылар, ике тапкыр безгә Чаллыга да кайттылар. Афроамериканец булуы эчне бик пошырды әлбәттә, ләкин Лияның чынлап торып тормышын аның белән бәйләргә теләвенә каршы тора алмадык... 

***

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа, 4 нче саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Февраль 2020 13:02 1750
20 Январь 2020 12:40 1594
ӨСКӘ