Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кара риэлторлар акыртып талады”

9 Январь 2019 678
Беренче сөйлә­шүебездә үк ул миңа: “Газетага исемемне яза күрмә, бөтен авыл кычкырып көләчәк”, – диде. Шундый шарт белән генә соңгы бер ел эчендә күр­гән­нәрен сөйләргә ризалашты. Аны Буа районының бер авы­лында яшәүче Шамил абый дип атыйк. Казанда тораклы булам дип хыяллана-хыяллана муеннан кредитка чумган ул.
– Галкина мине Грачиная, 35 адресы буенча урнашкан бер бинага вакытлыча яшәргә урнаштырды. Минем белән тагын 6-7 гаилә яшәде анда. Минем кебек үк алданучылар, ремонт төгәлләнгәнен көтеп ятучылар иде алар. Коточкыч шартларда, сукбайларча тордык. Монда хәтта газ да юк иде. Кышның салкын көннәре бит. Катып үлмәс өчен кичтән барып газны ялгыйбыз да, иртән иртүк йөгерә-йөгерә барып аерабыз. Чөнки тотылырга ярамый, газ законлы рәвештә кермәгән. Казан уртасында шундый тормыш гөрли менә!

* * *

– Шамил абыйның 370 мең сум акчасын нишләп һаман кайтармыйсыз? Аңа тагын күпме көтәсе?

– Ул биргән акчалар ремонт эшләренә кереп киткән иде инде, шуңа күрә вакытында түли алмадым. Менә хәзер ул бүлмәгә яңа сатып алучы таптык. Эшләр 14 декабрьдә төгәлләнергә тиеш, шуннан соң Шамилнең банктагы исәп-хисап счетына 370 мең сумны күчерәчәкмен. Кулына тоттырырга шикләнәм, аннан тагын “алмадым” дип әйтер, кешене белеп бетермәссең...

– Боковая урамындагы ул бүлмәне ремонтлап бетердегезме соң? Шамил абыйның акчалары төзекләндерү эшләренә китте дисез бит.

– Юк, ремонтланмаган әле ул. Бүлмә сатылмагач, ремонтын да туктатып тордык. Яңа сатып алучы акчасына эшләп бетерергә иде исәп, – диде Наталья Галкина.

* * *
Бәлки, газета укучылар арасында тагын Наталья Галкина корбаннары бардыр? Халык әйтмешли, бердәмлектә – көч бит. Андыйлар Шамил абый белән бергә эш итсә, бәлки проблема тизрәк хәл ителер.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 2019 елгы беренче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2785
24 Декабрь 2018 19:21 1955
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1726
ӨСКӘ