Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ХИКӘЯ: Кар кызы бәхете

8 Январь 2017 544

Хатынына нык ачуы килгән Сәет, озак уйлап тормый, газетадагы бер белдерүгә шалтыратты. “Кыш бабай кирәк. Срочно!” дигән белдерүнең хуҗасы ягымлы тавышлы Светлана атлы туташ булып чыккач, и сөенде ир! “Ну хатын, кызык итәм мин сине!” – дип кинәнде ул, хатыны пешереп калдырган мантыйны тәмләп сыпырта-сыпырта.

Хатынына сиздерми генә Светлана белән очрашуга да барып кайтты. Егерме көнгә Кыш бабай булырга кирәк икән аңа. Бик шәп, булдыра аны Сәет! Тәҗрибәсе дә бар: өченче класста укыганда Кыш бабай булып киенгәне истә калган. Дөрес, аңа инде шактый вакыт узды. Улының бер генә чыршы бәйрәменә дә йөрмәде шул. Барасы калган икән, хәзер ярап куяр иде.

Шулай, интернетта казына торгач, шактый мәгълүмат туплап, Кыш бабай әйтерлек бер-ике җөмләне ятларга туры килде Сәеткә. Хатыныннан яшереп җыйган акчасына шактый бәягә Кыш бабай костюмы сатып алды. Булгач-булгач, яхшысы, балалар ышанырлыгы булсын, диде. Ялкау булса да, бу эшкә энтузиазм белән ябышты Сәет. Әллә инде Светлана туташ назлы тавыш белән вәгъдә иткән сумманың шактый саллы булуы тәэсир иттеме...

Беренче эш көненнән Сәет тә, Светлана да бик канәгать калдылар. Туташның шактый калын акча янчыгына мөлдерәп караса да, Сәеткә керемне бирүче булмады. “Эш беткәч оптом бүләбез”, – диде Кар кызы. Аннан соң: “Боекма түлке, соңгы көнне бәхетле итәм мин сине”, – дип тә ымсындырды. Кар кызының майлы күз карашыннан тәмам җебегән ир каршы килмәде.

Хатыны эшне шул көнне үк сизде. Иренең әйберләрендә казыну гадәте булмаса да, бу юлы сәер капчык аның игътибарын җәлеп итте һәм ул иренең Кыш бабай булып йөрүен аңлады. “Акчаң кайда?” – диде ул, Сәетнең баш миен күз карашы белән бораулап. “Соңгы көнне бәхетле итәм”, – диде...”  Эт булып арыган Сәет бу сүзләрне әйткәндә йоклап киткән иде инде.

Кыш бабай белән Кар кызының Яңа ел бәйрәмендә шулкадәр кадерле кешеләр икәнен моңарчы ирнең ишеткәне дә, күргәне дә булмаган икән. Хуҗаларның ун минутлык тамаша өчен Сәетнең бер айлык хезмәт хакы кадәр акча бирүләрен дә аңлый алмады ул. Шәһәрдә күпме Кыш бабай белән Кар кызы бар, берсе дә тик тормый! Менә сиңа бизнес! Нигә моңарчы көндез заводта, кич урам себереп интекте икән соң ул? Вәйт ахмак! Бернәрсә эшләми дә машина алырлык акчасы була бит хәзер ирнең шушы егерме көн эчендә!

Кыш бабай роленә тәмам ияләшеп беткәч кенә, Светлана туташ “сезон ябылуын” игълан итте һәм уңышлы эшне юу кирәклеген аңлатып, ирне кунакханәгә дәште.

Өстәл өстенә өелгән акчаларны кыл урталай икегә тигезләп бүлгәннән соң, Светлана туташ тост тәкъдим итте. Гомеренә акчасы булмаганга эчәргә өйрәнмәгән ир беренче рюмкадан соң ук мәлҗерәп төште. Туташ исә икенчесен тәкъдим итте. Шундый чибәр Кар кызының үзенә төбәлгән матур карашына хәмер пары өстәлеп тәмам эрегән ир аның сузылган кулын кире кагарга үзендә көч таба алмады...

Башы авыртуга түзә алмаган Сәет, уянгач, киемнәрен эзләде. Әле ярый трусик белән майкасын тапты! Туташтан җилләр искән иде. Әлбәттә, аның белән бергә акчалар да. Шунда гына Сәет үзенең төп башына утырганын аңлады. Кыш бабай киемнәренә кадәр алып киткән Кар кызына түгел, үзенә рәнҗеде Сәет. “Шул кирәк сиңа, – дип үртәлде ул. – Шул кирәк сиңа!” Хәзер кайдан табасың инде аны? Бер генә тапкыр булса да Кар кызы киеменнән башка күрмәде бит ул аны, беренче очрашуга да киенеп килгән иде. Исеме дә Светлана түгелдер әле. Их, хатынны кызык итәм, имеш! Менә, кызык иттең инде!

Авыр уйлар белән кайтты Сәет өенә. Хатыны нинди җәза бирсә дә риза иде ул, тик куып кына чыгармасын!

Кышкы салкында ярымшәрә кыяфәттә кайтып кергән ирен күреп, хатыны чак егылып китмәде. Улы да, чиксез гаҗәпләнеп: “Әти, ә акчалар?..” – дип сорады. Ул инде әллә кайчан әтисе эшләгән акчага үзенә “крутой машина” “алып куйган” иде.

“Кар кызы... алдады...” – дип авыз эчендә ботка пешерде ир. Чиксез туңган ач-ялангач ирен кызганудан хатынының күзләре яшьләнде.

Бер сәгать тә узмагандыр, Сәет ваннада юынып чыккан, ризык тулы өстәл артында бәлеш бөгеп утыра һәм: “Киләсе елга кызык итәм мин аны”, – дип сөйләнә иде.



Мөнирә Сафина

Рубрика: УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ХАТЛАРЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ