Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

КАПКА

6 Апрель 2020 1264
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,9 июнь 2016 № 23
...Мине хөкем итәргә ашыкмагыз. Сез генә түгел, үзем дә читтән бәя бирә алмый торган кеше булып гомер кичердем. Кызгандырырга теләп әйтүем түгел: бар яшәгәнем ниндидер соры тормыш булды. Башкаларның юк кына шатлыкка да кош тоткандай сөенгәннәрен күрсәм, аптырый идем: ничек шулай елмаерга, куанырга була соң? Үземнең бер генә тапкыр – улым туып, аны кулыма алганда саран гына елмайганымны хәтерлим. Үз-үземне корт урынына эчтән кимереп яшәвемнән тәм таба идем микән, сәбәбен аңламыйм. Янәшәмдә авыз тутырып шатлык уртаклашыр кешеләрем булмадымы, әллә шатлыкларым булмадымы – анысын да белмим.

Безнең урам мине кечкенәдән «дуамал Касыйм» дип йөртте. Бәләкәй чагымда ук шундый кушамат алырлык ниләр кылганмындыр, бөртекләп хәтерләмим дә инде. Әнкәй дә гел: «Бигрәк дуамал инде син, абыеңа охшамагансың. Ул, ичмаса, башта уйлый, аннан эшли, синеке киресенә каткан», дип тирги иде.

Мин бәләкәйдән үк түбән оч Мостафадан көнләшеп яшәдем. Чөнки безнең урамда аның әтисе генә сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан иде. Җигүле ат арбасында бер-берсенә арка терәп барганнарын күрмәс өчен әллә ниләр бирердәй булып, иреннәремне канатырдай тешләп, берәр почмакка поса идем дә әткәйсез балачагымны, әткәйне урлаган сугышны, аның үлү хәбәрен китергән почта Гөлсемне үзем генә белгән сүзләр белән каргый-каргый, туйганчы елый идем.

Мәктәптә укыганда да, «бигрәк башлы инде син» дип, барысы да Мостафага мөкиббән иде. Атасы авылда бер гармунчы булып йөрде, тора-бара малае аннан да уздырып, күз өстендәге кашка әверелде. Вичерга чыксаң, кызларның күзе кемдә диген – Мостафада, колхоз эшендә кем мактаулылар исемлегендә – тагын шул Мостафа. Ә Касыймның дөньяда барлыгын күрүче дә юк. Төсем-битем әллә ни дан булмаса да (салам чәч, сыек зәңгәр күзләр, борын өстенә мәңгелеккә сибелгән коңгырт сипкелләр белән ничек мактаныйм инде), гәүдәгә ике Мостафаны бәреп егарлык: беләкләр, ачуым бер килмәгәе, бүрәнә юанлыгы, йодрыклар – чукмар, буй – җир идәнебезгә такта юнәтеп җәйгәннән бирле, баш матчага бәрелмәсен дип, өй эчендә бөкрәебрәк кенә йөри торган. Дүртпочмаклы өйдә әнкәй белән икәү генә яшәп ятыш. Абый бәләкәйдән үк бик ушлы иде, ничек итсә итте, паспортын кулына төшереп, авылдан чыгып ычкынды да, шунда өйләнеп, җиңги белән калада төпләнде.

...Беркөнне әнкәй, урынында бөтерелеп, үзалдына нидер уйлап ятты бугай, шактый озак торгач кына:
– Улым, солдатка каралып кайтканнан бирле, өйдә сөрсеп ятасың. Ярамас дип тапсалар да, аяк-кулың исән, берәүдән дә ким-хур түгел. Кеше арасында булсаң, укаң коелыр дисеңдер шул... Яшең бара, менә дигән кызларны бүтәннәр чүпләп бетерә тора. Әнә, түбән оч Мостафаны да Фатихларның кызын ярәшкән диләр, бу җомгада никахлары икән. Бер дигән акыллы, эшчән бала, бианасына алтын килен, – дип өстәде.
Йокы качкан иде инде, әнкәйнең сүзләре ачуымны чыгарды. Җитмәсә, тагын Мостафаны теш арасына кыстыру саруымны кайнатты. Фатих кызы дигәнен беләм, Хәниянең Тугай чишмәсеннән су күтәреп кайтканын әллә ничә тапкыр күреп калганым булды. Тулы гына гәүдәле, бит очы, кызартып куя микән, гел алсу алма кебек кызарып тора. Мостафа шуны ала диген...

Урынымда кыбырсып яттым-яттым да әкрен генә торып, киенергә тотындым.
– Төн уртасында кая барасың син дә? – Тәки йокламый икән әнкәй, мендәреннән башын калкытты.

– Үзең бит... кызлар янына куасың.

– Китчәле... – Синнән дә рәтле сүз булдымы, дигәндәй, әнкәй кулын гына селтәде дә стена бүрәнәсенә башын терәп диярлек, борылып ятты.

Ишек кашагасына башымны бәрмәс өчен урталай бөгелеп өйалдына чыктым да көлемсерәп куйдым. Әнкәй килен сорый, диген... Баскыч уртасына басып та шактый уйланып тордым әле мин. Аннан, бер карарга килеп, гармун тавышы ишетелгән якка – инеш буена төшеп киттем.

Ул кичне, хәтерлим, йөзек салыш уенында җәза биреп Хәнияне җырлаттылар. Тавышы хәтәр моңлы икән, күкрәк тавышы белән матур итеп «Рамай»ны җырлый башлады:
Төнгә каршы берәү моңлы итеп,
Рамай,
Аерылышу көен җырлады...
Җырлап бетерә алмады, Мостафа гармунын дуылдатып, кинәт кенә ниндидер шаян, дәртле көйгә күчте. Ул, егетләр тезелеп утырган бүрәнә читенә чүмәшкәнемне күреп алды да, уйнавын бүлеп:

– Әх-ти, егетләр! Касыймның йокысы кача күрмәсен, читкәрәк шуышыгыз, урын җәегез! – дип төрттереп куйды. – Әллә өеңә кайтып кына йоклыйсыңмы соң? Сиңа дигән кызлар да барыбер әле анасы алдында ими имеп утыра. – Мостафаның шулай дип өстәве тәмам ачуымны чыгарды, ничек сикереп торганымны, ни рәвешле аның гармунына китереп сылаганымны сизми дә калдым.

– Но, но, чамалап! Шаяртканны да аңламыйсың! – Кемдер мине, терсәгемнән эләктереп, читкә тартты.

Мостафа, күреге ярылган гармунына шаккатып дигәндәй карап торды да, тиен җитезлеге белән минем өскә ташланды.

Шул кичне мин Хәнияне урладым. Яфрак тәмәке дигәндә үлеп китә торган бер егетне, тәмәке хакына ризалатып, төн уртасында кызны аларның мунчасына алып кайттык. Гөнаһысы кирәкми, Хәниягә кагылмадым мин. Бөтен булмышымны Мостафадан каһкаһәләп көлү тойгысы гына биләп алган иде. Безнең якта кыз урлау ят күренеш түгел, андый хәлләр күрше-тирә авылларда да булып тора. Урланган кыз – хурланган кыз инде ул, агайне. Җомга көнне никах укытасы идеңме? Карап карарбыз, кем кемнең нәрсәсен укытыр...

Таң сызылып килгәндә генә, елап-шешенеп беткән, тынсыз калган Хәнияне үзебезнең өйгә «төшердем». Әнкәй, әллә йокылы-уяулы булганга, артык күтәрелеп бәрелмәде, «адәм рәтле кылансаң соң...» дип гадәтенчә канәгатьсез сөйләнеп алды да, әллә кайчаннан бирле Хәнияне алып кайтуымны гына көтеп торгандай, мич аралыгына урын түшәргә тотынды.

– Алтын килен дип әйткәнең сиңа язган икән, – дип тешемне ыржайттым мин. – Безнең эш беткән, мулла чакырып никах укытырга гына калды.

Хәния таш сын кебек мичкә сөялеп тора иде, минем сүзләремне ишеткәч, йөзен каплап, кычкыра-кычкыра еларга тотынды:

– Алдалый ул, Рабига апа, алдалый! Адәм көлкесенә калдырмагыз, кайтарып җибәрегез мине. Рабига апакаем, зинаһарлап сорыйм!

Килен көтеп зарыккан әнкәйнең тиресе калын иде, күз яшьләренә сикереп төшмәде.

– Кыз баланың язмышы шул инде аның, Хәниякәем. Урлап апкайттылар ни, ярәшеп бардың ни...

– Касыймның сөзеп карап торуларына хәтле яратмыйм бит, Рабига апа, нинди хатын булыйм мин аңа?.. Ярәшкән кешем бар, ни йөзем белән аның катына кайтырмын?

– Кем сиңа аның янына кайтырга куша? Өебез бәләкәй булса да, күңелебез киң безнең, сыярбыз. – Әнкәй күгәрчен урынына гөрли-гөрли, үзе яткан мендәрне мич арасына ыргытты. – Күз яшеңне әрәм итеп торма, яши-яши кирәге чыгар. Бар, башыңны терәп ал, – дип Хәниянең терсәгеннән тотты.

Елап шешенсә дә, хәтәр матур икән бу Хәния. Усал ялтыраган кара күзләре тәлгәштәге шомырт кебек... Ул әнкәйне каты итеп этеп җибәрде.

– Чыгармасагыз, тәрәзәгезне ватып булса да барыбер кайтып китәм. Тик Касыймга хатын буласым юк! – Аның сүзләрендә шулкадәр нәфрәт, алай гына да түгел, ниндидер җирәнү ярылып ята иде. Мин эндәшмәдем. Бөтен эшне әнкәй хәл итәсенә ышанып, Хәнияне мич аралыгына төртеп керттем дә, әнкәйгә баш белән генә ымлап куйдым: янәсе, тынычландырасыңмы, теләсә нишләт... Үзем иске бишмәтне кочаклап, өйалдына чыгып, ишек төбенә сузылып яттым. Күзне йомуга, йоклап та киткәнмен икән. Күпме ятканмындыр, әнкәйнең дык итеп янтыгыма төртүенә күземне ачтым.

– Имгәк диген... Тор әле. Әллә чыгарып кына җибәрәсеңме? Бернинди үгеткә дә керми, Мостафа дип елый бит, йоммый түгә. Алла сакласын, авыры-мазар юк микән? Бәласеннән башаяк!

Мин аңгы-миңге кыяфәттә торып утырдым. Кемнең-кемнең, Мостафаның баласын тәрбияләп үстерү минем уй-нияткә керми иде. Алай гына да түгел, өйләнергә дә исәпләп торуым түгел әле. Әнкәйнең уйлаганы хак булса...

Шул гына җитмәгән иде.

Мин өйгә кергәндә Хәниянең инде тавышсыз калып үксегәне генә ишетелә иде. Мин аны мич арасыннан йолкып дигәндәй тартып чыгардым. Элек күпереп, кызылланып торган иреннәре зәңгәрләнеп каткан, чит-читенә бер төн эчендә буразналар сызылган, ике озын толым итеп үргән чәче тузгып-юешләнеп беткән. Күзләренең дә төсе уңып, нуры сүнеп калгандай тоелды. Күңелемне кызгануга охшаш бер хис биләргә маташса да, сүземне сүз итү теләге көчлерәк иде.

– Нәрсә, Мостафа эшеңне бетергән идемени, ә? – Минем шулай дип кырт кына соравыма Хәниянең йөзе җыерылып куйды, күзенә ниндидер өркү йөгерде. – Яшермичә әйт. Соңыннан барыбер беленәчәк бит.

Әнкәй дә сүзгә кушыласы итте. Ул инде чын-чынлап туйга әзерләнгән кешедәй, бәбәй итәкле күлмәге өстеннән кара камзулын киеп куйган, чәч-башын кызыл чәчәкле ак яулыгы астына яшергән иде.

– Безгә сандыгы ачык кыз кирәкми. Авырың-мазарың булса, уен уйнап торды юк, кайт та кит.

Хәния кызарган күз кабагын аска төшерде. Беркадәр тын торгач:

– И Аллам... Рабига апакаем, кеше хурлыкларына калдырмагыз, – диде башын иеп кенә.

Әнкәйнең талканы коры иде, ике сөйләшеп тормады, ишекнең келәсен генә күтәрде дә шунда ымлады:

– Хурлыкка каласын алданрак уйлыйлар аны, балакаем, эш узгач түгел... Җан көекләре...

Хәния ачык ишектән атылып чыгып китәргә ашыкмады. Хәле киткән кешедәй, лып итеп сәкегә утырды да тагын мышкылдап елап җибәрде.

– Мостафа белән икәү генә белә идек... Кеше телләренә керермен микәнни?
Әнкәй Хәнияне жәлләп куйды бугай, башыннан сыйпагандай итте.

– Бездән чыкмас. Бар, азагы хәерле булсын, – дип Хәнияне урыныннан торгызып чыгарып та җибәрде. Аннан мине эт итеп сүгеп аткач, камзулын салып ыргытты, башындагы яулыгын бөтәрләп ташлады.

Нәрсә дим, тормышымның кырт үзгәрүе шушы адымымнан башланды микән? Шушы төннән, Хәниянең күз яшеннән...

Әнкәй: «Бездән чыкмас», дисә дә, минем теш сирәгрәк иде –Хәнияне урлап кайтуым турында да, кызның «бирнәсе» хакында да авыл өстенә таралырга өлгерде. Мостафаның, егетләр яллап, мине эт итеп кыйнап ташлавын искә төшереп торасым килми. Чыннан да, арт санын җыялмаган карт эттәй өйгә кайтып егылдым ул көнне. Әнкәй белән дә пычакка пычак килеп талаштык. Аның гаепләүләреннән соң мин үземне дөньяда бер адәм актыгы итеп тоя башладым. Үзе кычыткан сулары эчерә-эчерә, яраларыма бака яфрагы ябып бәйли-бәйли, тәнемне дәвалый. Теле белән, һәр көн ишетеп кайткан хәбәрләре белән җанымны әкрен генә үтерә бара иде.

– Синең аркада урамга чыгарлыгым калмады. Кеше бармак төртеп күрсәтә...

– Мостафаның ата-анасы Хәнияне алдырмаган. «Башта чистарынып килсен, шуннан соң гына никахлашырсыз», дигәннәр икән...

– Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди...

– Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт...

Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем. Әмма яшисе килү теләге көчлерәк булып чыкты – шул кичне авылдан чыгып югалдым. Хәниянең үлемендә үземнең тора салып турыдан-туры гаебем булмаса да, Мостафа белән икесе арасына кара елан урынына үтеп кергәнемне акылым яхшы аңлый иде. Авылны, әнкәйне, үзем уйнап үскән урамны, су коенган Әрә елгасын, бәбкә үләнле ишегалдын, әткәйсез үткән балачагымны һәм яшьлегемне бөтенләйгә калдырып, Албаба станциясенә ашыктым. Артыма соңгы тапкыр борылып караганда күреп калганым – җилкапканы тотып торган юкә бауның, чертләп өзелеп, әкрен генә җилфердәве булды.

Эш эзләп урамда йөргәндә, Камчаткага балык эшенә кешеләр кирәк дигән игъланны укыгач, тоттым да шунда язылдым. Кайда ул Камчатка, мин анда нәрсә эшләргә тиеш, авыл капкасына кадәр генә барып җитәрлек урысчам белән ничек көн күрермен – мондый уйлар соңрак, инде поездда барганда гына башыма типте. Бөтенесе руслар, татарлардан мин дә, Әлмәттән минем белән бергә язылган Зөфәр исемле ачык йөзле, тапкыр сүзле бер егет. Мин сүзгә әллә ни кушыла алмадым. Русчам да такы-токы, аннан күңелне кинәт кенә әллә нинди шом да сырып алды. Билгесезлеккә күз төбәп юлга кузгалуымнан булдымы, әллә инде кинәт кенә Хәниянең яшьле карашы исемә төшеп, җанымны айкап җибәрдеме... Өске киштәдә чалкан ятып, поезд түшәменә текәлеп баруымны белдем. Шул чагында аңладым мин юлларның гына түгел, атналарның да елларга тиң озынлыгын. Юлларның гына түгел, уйларның да иге-чиге юк икән.

...Ап-ак булып ялтырап яткан балык өемен беренче тапкыр күргәндә, минем күзләр, мөгаен, маңгайга сикергән булгандыр. Зөфәр дә шундый хәлдә иде бугай. Әле тау-тау булып яткан балыкларга, әле бер-беребезгә карашып торгач, Зөфәр:

– Безнең инештәге ташбаш түгел инде болар! – дип тел шартлатып куйды. Эчемдә тагын нидер өзелде. Абый белән икәү Әрәгә төшеп, әнкәйнең иске яулыгы белән балык сөзәргә маташуыбыз хәтеремдә яңарды.

Безне бригадаларга бүлгәләп, төрлебезне төрле урынга тараттылар. Без чанда тозланган сельдь балыгын тип-тигез итеп мичкәләргә тезеп барырга тиеш булдык. Бригадир дигәннәре аксыл чырайлы, аксыл чәчле, күк күзле бер немка икән, ирененә ниндидер мыскыллы елмаю берегеп каткан. Әле безгә, әле биек өстәлгә таратып ташланган балыкларга карап алды да:

– Егетләр, эшкә тотынганчы, йола буенча, ана балыкны эзләп табыгыз инде сез, – диде үтенгән һәм шул ук вакытта әмер биргән кыяфәттә.

Көлсәң көл, еласаң ела. Балыкны да шулай җенескә аералар микәнни?

Ул да булмады, Зөфәр ялт итеп өстәлгә сикереп тә менде, ак тәнле балыклар өстендә ауный да башлады. Без шаккатып, авыз ачып карап торган арада, чалбар аелына эләккән бер балыкны немкага сузды.

– Вәт, пажалысты.

Немканың ирен читендәге баягы мыскыллы елмаюы югалып, йөзе күзгә күренеп җылынып китте.

– Ну хитрый татарин, – дип башын чайкады да, эшкә тотынырга кушып, яр буена китте.

– Каян болай... башың эшләде? – Мин сокланып та, беркадәр көнләшеп тә Зөфәрнең аркасыннан кагып алдым.

– Соң, шул немец марҗасына сер биреп торырга... – Зөфәр, авызын җыя алмыйча, симез-симез балыкларның әле берсен, әле икенчесен тотып карады. Егетләр аңа мактау сүзләре яудыра башлагач, кыланып, оялгандай итте дә өстәл өстеннән сикереп төште.

Безнең тормыш ипләп кенә үз көенә ага башлады.

...Тик мин аннан да качып китеп бардым. Ә бит, ныклап уйлап карасаң, кайда да бер кояш. Тик авылга... Юллар өзелгән шул. Мин күңелемнән үземне кеше үтерүче итеп тоя идем. Бу хис айлар үткән саен отыры көчәя генә барып, җанымны талкый. Әнкәй, аның иртә картайган йөзе, «кеше арасына чыгарлыгымны калдырмадың» дип битәрләүләре искә төшә, шуларның барысын бергә минем алда бер гаепсез Хәниянең күз яше томалап ала.

Уйларымны уртаклашырга теләгәндәй, баш очында саран гына балкыган кояшка күтәрелеп карадым. Чыннан да, кайда да бер кояш лабаса...

...Язмыш мине Тын океанның Авачинск култыгы ярындагы Петропавловск-Камчатский шәһәрендә бөтенләйгә беркетеп калдырыр дип кем уйлаган...

Элегрәк сагыну һәм җирсү дигән нәрсәләр күңелемнең үземә үк билгесез бер сандыгында бикләнеп ятканнар бугай, соңгы елларда шул сандыкның әллә капкачы кубарылды, әллә төбе төшеп китте – миңа әллә нәрсә булды. Болай да артык яме булмаган тормышның бөтенләй мәгънәсе калмагандай тоела башлады.

Шундый уйлар чоңгылына чумып, аякларыма ияреп, гәүдәмне өстерәп дигәндәй генә атлаганда, колагыма ниндидер гаҗәеп аһәңле бер көй ишетелгәндәй булды. Мин үз колакларыма ышанмыйча башымны күтәрдем. Порт каршындагы кибеттән бертөркем кызлар чыгып килә, үзләре гөр-гөр сөйләшәләр. Ниндидер моң белән, аһәң белән сөйләшәләр!

Алар татарча сөйләшә иде! Колагыма түгел, кочагыма татлы бер әрнү сарылгандай булды. Мин үз-үземне белештермичә, аларга таба йөгерергә тотындым. Үзем йөгерәм, үзем, кулларымны тиле кеше күк болгый-болгый, сөйләнәм-кычкырам. Татарча кычкырам! Кыргый җәнлек кебек ыргылган шашкан йөзле кешене күреп курыккандыр, мөгаен, кызлар, чыелдашып, шаулашып, үзләре дә йөгерергә тотындылар.

Читтән карап торган кеше булса, ни уйлар иде икән: алдан, бер-берсенә бәрелә-сугыла, кулларына капчык-сумка тоткан кызлар йөгерә, алар артыннан, бар көченә кычкыра-кычкыра, чигә чәчләренә бик иртә чал кунган ир заты чаба. «Кызлар, туктагыз, зинһар!» дип ачыргаланып дәшүем кайсыныңдыр колагына барып иреште бугай, кызларның берсе туктап калды, башкаларны да туктатты.

Яннарына барып җитүгә, берсенең икенчесенә: «Берәр псих була күрмәсен», дип татарча әйтүен ишеткәч, мин кызларны берәм-берәм кочаклап еларга тотындым. Битем буйлап ихтыярсыз күз яшьләрем ага, үзем елыйм, үзем:

– Кызлар, курыкмагыз! Татар мин, сезнең кебек үк татар! Инде күптәннән шушында яшим. Бер авыз татарча сүз ишеткәнем юк иде, сезнең сөйләшкәнне ишетеп, артыгыздан йөгердем. Бәгырькәйләрем, шулкадәр моңлы итеп сөйләшәсез! Туган яклар да, туган телкәйләр дә бик сагындырды... – Ни сөйләгәнемне үзем дә аңламыйм, кызларның бер-берсенә карашып торуларын күреп, тиз генә китеп бармасынннар берүк, дип, ашыга-ашыга шул ук сүзләремне тагын кабатлыйм.

– Соң, абый, марҗага өйләнмәсәң, үзебезнең татар кызлары беткән идемени сиңа? – дип төрттереп куйды кызларның бер чаясы, нечкә кашларын дугаландырып.

– Ә безнең кызларны урыс егетләре чүпләп тора. Аңламассың инде, – дип моңсуланып өстәде икенчесе, карлыган күзлесе.

Минем үз кайгым кайгы иде.

– Кызлар, сез каян болай, җыйнаулашып, сез дә авылдан качып киткән җаннармы әллә?

– «Сез дә» дигәч, үзең авылдан качкан инде син, абый. Без сезонлы эшкә генә, ялланып килдек. Алты ай балык сасысына батып, өйгә кайтып барыш. Менә, кибеттән алка, төймә ише әйберләр җыеп чыктык. Бераздан Владивостокка кораб китә, шуңа утырабыз да...

– Әй, абый, бәхетеңне җир читенә килеп эзләмәсәң... Әйдә, Зәйтүнә, тагын үксетик әле бу авылдан качкан татарны. Ничек әле безнең җыр? – Баягы чая кыз карлыган күзгә елмаеп карады да алар икесе моңлы тавыш белән җыр сузып җибәрделәр:

Уфа тараклары алдым,
Чәчләремне тарарга.
Таулар биек, юк баскычлар
Сагынганда карарга...

Җырга ияреп, мин инде күзләремнән аккан яшьләрне сөртергә дә онытып, кызлар әйткәнчә, үксеп-үксеп елый идем. Бу җыр бетеп, кызларның Зәйтүнә дигәннәре әкрен генә «Рамай» көен җырларга тотынгач, йөрәгем урыныннан купты.

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.

Күз алдымда, яшен уты яктырткандай, Күгеш тавы астындагы кичке уен, мәхәббәтле карашларын Мостафага ташлый-ташлый җыр сузган Хәния шәүләсе пәйда булды. Мин яралы аю кебек үкереп җибәрдем:

– Җырлама! Җырлама! – Учларым белән йөземне каплап, җиргә тезләнгән халәттә мин кызларның әкрен генә бер-бер артлы китеп баруларын сизеп тордым. Чая кыз кире борылып килде бугай, кыяр-кыймас кына минем чәчләремә кагылды.

– Абый, кайтасы килгән кешегә юллар бикләнмәгән бит, – дип гади генә әйтеп куйды да кызу адымнар белән башкалар артыннан атлады.

Юллар бикләнмәгән анысы. Күңелләр генә... Мең йозакка бикләнгән кебек...

***
Айгөл Әхмәтгалиева
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2132
18 Май 2020 10:04 1668
11 Май 2020 10:05 1596
ӨСКӘ