Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Камырның рецептын сорап алалар, ахырдан “алдалый” диләр”

9 Февраль 2018 4344
Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче Кәри­муллиннар капкасын ачып керүем­нең төп сәбәбе: Фирая апаның биз­несы белән танышу иде. Камыр ризыклары пешереп сата ул. Ә өй ишегеннән ук каршы алган ире – Илсур абый үзе бер язма герое булырлык кеше булып чыкты. Фирая апа аш бүлмәсендә чәй әзерләп мәш килгән арада, үзе турында шактый нәрсә сөйләп өлгерде йорт башлыгы.
“Башта мәгарифне күтәрдем, хәзер мәдәниятне үстерәм”

– 67 яшьтә булсам да, эшләп йөрим әле, – дип елмая Илсур абый. – Соңгы 13 елны мәктәп директоры булып эшләдем. Өйдә тик ята торган кеше түгел мин. Дәүләт программасы нигезендә яңа мәдәният йортлары төзи башладылар. Җирлек башлыгы: “Төзелеш вакытында гына клуб мөдире булып тор әле”, – дип сорагач, ризалашкан идем. Ул ремонт дигәннәрен тиз тоттылар, ике-өч ай эчендә эшне тәмамлап та куйдылар. Башка кеше булмагач, шунда калдым инде. Башта мәгарифне күтәрдем, хәзер мәдәниятне үстерәм менә!

Мәктәптә директор вазыйфасына керешкәнче, башта музыка, соңрак география, аннан “военное дело” укыта ул. Соңгысы буенча район күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашып, зур нәтиҗәләр күр­сәтә, призлы урыннар ала.
  
– Аннан милли мәгариф проекты килеп чыкты. Мәк­тәп­ләргә – миллион, укытучыларга 100 мең бирә башладылар. Үзем директор чакта мәктәпне миллионлык грант­та катнаштырдым, үзем 100 меңлегендә катнаштым. Иң кызыгы: ике проект та җиңеп чыкты. Ул акчаларга мәктәпне баштанаяк “киендердек”.

Хәзер менә мәдәният йортының театр коллективын “халык театры” исеменә үзгәртү эшен башлап, документлар әзерләп җибәрдек. “Иң яхшы мәдәният йорты” дигән конкурста да катнашабыз. Җиңүчегә – 100 меңлек грант. “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” дигәнендә үз көчемне сынап карарга булдым. Анысында 50 меңлек грант.

Илсур абый бик кыю кеше дә икән. Директор булып эшкә урнашкач, иң беренче эш итеп мәктәп ишегенә “Бисмиллахир-рахманир-рахим” дигән язу тактасы элдерә. Аннан рамазан аенда дога уку конкурслары, ашханәдә Коръән ашлары уздыра башлый.

– Куркып тормадым инде. Кусалар, куырлар дидем. Күңел кушкан буенча яшәлде. Безнең нәсел динле булган. Канда бар. Бервакыт Балтач районына Җәлил хәзрәт Фазлыевның мәчетенә әхлак дәресләрен тыңларга чакырдылар. Шундый яхшы итеп оештырылган иде. “Кайткач, миңа да ясарга кирәк мондый чараны”, дип уйлап утырдым. Мәктәп укучыларын яхшылап әзерләп, Җәлил хәзрәтнең үзен дә дәштек. Аны иң шаккатырганы да мәктәп ишегендә эленеп торган “Бисмилла” язуы булды. “Күпме җирдә булдым, мондый мәктәп күргәнем юк”, – диде.
“Камыр рецептын үзем уйлап табам”

Ул арада пешергән пироглары бе­лән чәй эчәргә дип, Фирая апа табын артына дәште. Ул пироглары-ы, авызда эреп китә, йомшак, тәмле...

Фирая апа үзе тумышы белән Арча районы Яңа Ашыт авылыннан. 60 яшьтә. Аның бу якларга килен булып төшү тарихы белән кызыксынам:

– Казанда “Детский мир”да эш­ләгән чакта урак өстендә булышырга дип Кама Тамагының Кече Салтык авылына әвенгә эшкә җибәрделәр. Килеп төшү белән үк бу яклар күңелемә хуш килде. Метеордан төшүгә кәрҗин-кәрҗин алма сатып торалар. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел. “Ай-яй матур җирләр, шушында яшәсәң иде”, – дидем. Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең. Бер белмәгән, күрмәгән Илсур абыеңа алдап, урлап алып калдылар. 40 ел бергә яшәп, дүрт малай үстердек: Илфир, Илфат, Инсаф, Илназ... Һәрберсенә югары белем бирдек. Икесе үз гаиләсе белән яши, төпчегебез үз яныбызда. Киленнәрем бик әйбәт. Кызганыч, иң олы улыбыз берничә ел элек, 30 яше дә тулмаган килеш юл һәлакәтендә вафат булды... 40 ел сату өлкәсендә эшләдем. Хезмәт юлым райпо кибетләрендә башланып киткән иде, инде хәзер үз кибетемне ачканга да 20 еллап вакыт узган.

Фирая апа камыр бизнесын кабартмадан башлап җибәрә. Аннан әкренләп пирогларга заказлар кабул итә башлый.

– Шаурма, самса ясап та кибеткә алып төшеп саткан чаклар булды. Хәзер дә сорыйлар әле. Атнасына алты көн кибеттә эшләгәч, җитешергә авыррак. Кеше үлгәч, өченә, җиде­сенә, кырыгына камыр ризыклары пешерергә әйтсәләр, каршы килә алмыйм. Район администрациясеннән дә заказлар була. Бер төнгә 16шар пирог пешереп өлгертәм. Вакыт исәпләнгән. Эшкә киткәнче өлгерергә дип, төнге 2дә торам. Электр мичендә бер сәгатькә дүрт пирог пешеп чыга минем. Дүрт пирог саен камырны яңаны ясыйм, алай тәмлерәк була!
– Клубка концерт килсә дә, Фираяны эшкә “җигәм”, – дип сүзгә Илсур абый кушыла. – Һәр килгән кешене хатынның кабартмасы белән сыйлыйбыз. Өстәлдә лимонлы чәй тора. Белдерүләргә дә шулай дип язабыз. Артистларга да тау кадәр кыстыбыен, йә булмаса гөбәдиясен өлгертә. Исләре китеп ашыйлар инде, камыры бик уңа. Рецептын сорап алалар. Ләкин ахырдан “алдалый” диләр. Фирая пешергән кебек килеп чыкмый чөнки. Кулдан да тора инде ул...

– Бервакыт Гүзәл исемле бер укытучы өйгә керде дә аның күз алдында кабартма пешердем. Кибеттә бер пешекче “алдалый” дип сөйләп торган чагында, “Гүзәл, күз алдыңда камырын ясадым, алдалыйммы?” – дим. “Барыбер нәрсәдер сихерләдең инде син анда”, – диде. Бүген кулланыла торган камыр рецепты үземнеке. Төрле тәҗрибәләр ясап карап, уйлап табылды ул. Пирогка да, пиццага да, өчпочмакка да бик тәмле. Интернеттагыча пешергән әйбер килеп чыкмый. Барыбер үземчә үзгәртәм. Киләчәктә торт пешерергә хыялланам. Пистолетларын да алып куйдым инде. Барысы да шул вакыт җитмәүгә килеп төртелә. Дүртенче малай өйләнсә, кибетне кече киленгә генә калдырыр идем. Авылга кайтырга курка шул хәзер кызлар.

                        NypoE2NEdg8.jpg

Җәй җиткәч, Фирая апа бакча җи­ләге сату эшенә керешә. Моннан тыш, халыкка ел буена җитәрлек кишерен дә үстерә ул.

– Яшь чагым булсамы?! Теплицалар ясап кыяр-помидор үстерер, ми­ни-пекарнялар ачар идем. Хәзер хө­күмәт үзе акча биреп булыша. Без яшь чакта андый ярдәм булмады. Банктан ссуда алулар да юк иде. Кибет ачкан чакта 10 %ка халыктан акча җыеп эшли башладым. Бик кыенлык белән эшләп киттем. Хәзер менә мөм­кин­лекләр күп тә, без олыгайдык.

Фирая апаның белмәгән эше юк. Бәйләү эшенә дә хирыс ул. Бәйләгән әйберләрен кибеткә куя. “Бу авылга килен булып төшкәч тә, йон эрләп, оекбаш саттым”, – ди булган хатын. Авылда интернетны беренчеләрдән булып үзләштергән яңа танышым. Хәзер менә авылдашлары өчен почта хезмәтен башкара. Интернет аша гына ут-газга түли, телефоннарына акча сала... Өй тутырып берсеннән-берсе зур гөлләр үстерә. Тәрәзә төпләре яранга күмелеп утыра аларның.

Әйтергә онытып торам икән, Фирая апаның әнисе дә 20 елдан артык кияве һәм кызы тәрбиясендә яши. Без килгән көнне үз бүлмәсендә урындык киезе бәйләп утыра иде. Йөзе шат, күңеле көр, ирененнән елмаюы төшми Фәния апаның да.

Менә шундый актив, тырыш, тор­мышның тәмен белеп, баскан җи­рендә ут чыгарып яши торган гаилә булып чыкты Кәримуллиннар.


Фирая ападан “фирменный” камыр рецепты:

3 стакан җылы сөткә 1 стакан сыек май, 4 йомырка, 4 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, 2 пачка кипкән чүпрә (“Саф момент”), 7 стакан он салып, камыр басабыз.


Гөбәдиядәге дөге ап-ак булып бүртсен өчен:

Дөгене өч мәртәбә юып, шаулап кайнап торган суга сала да, тоз, әз генә уксус өсти. Нәкъ 15 минут бүрттерә. Аннары салкын су белән юып, сөзгечкә куя.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

ТВ-газета

Шәле халкы баш күтәрә

23 Апрель 2018 1224
Барлык сюжетлар
Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ