Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Камил Кәримов: "Син үзеңне аңлый торган хатын тап!"

27 Октябрь 2017 597
Камил Кәримов белән әңгәмә.
– Камил абый, телне мәҗбүр итеп бетереп буламы?

– Юк. Әләзәндәге (Пенза өлкәсе) федераль Сабантуйда булдык, анда халык чатырдатып татарча сөйләшә. Аларда проблема юк та кебек. Ә монда чаң кагабыз. Чөнки без Казан тирәсенә тупланган. Шәһәр ул киптергеч кебек үзенә сеңдереп бара да, халык белән нәрсә тели – шуны эшли. Телне күбрәк кыскан саен, әлбәттә, ризасызлык туа. Революция. Кеше шартлый.

– Сезнең эш нидән гыйбарәт?

– “Казан утлары” журналында матур әдәбиятны саклау. Укучыга кызыграк булсын дибез. Бүгенге көнгә яраклашасың инде... “Без 1921 елда ач яшәдек, черек бәрәңге ашадык. 1941 елда безнең әтиләр сугышка китте, әниләребез үгез җигеп җир сөрде”, – дигән әсәрләр белән генә мавыгырга ярамый хәзер. Ачлык белән мактанып кына булмый, заманча язарга кирәк. Тарихны чынлабрак язар вакыт җитте.

– “Казан утлары” – язучыларның өстәл журналы булырга тиешме?

– Нәкъ шулай! Чөнки әлегә ул – матур әдәбият. Кызганыч, соңгы елларда гаилә низагларын язу күбәйде. Бу – хатын-кызларның әдәбиятка күбрәк килүеннәндер. Бактың исә, алар бер яңалык та өстәми. Кемдер кавышкан, аерылышкан, ятим бала калган... Яңадан кемнедер тапкан, әти-әнисе каршы булган... Авырган, үлгән, авария булган, хастаханәдә яткан... Гаилә мәшәкатьләрен язып, чын әдәбиятка барып җитә алмый андыйлар. Менә шушы күренеш тенденциягә әйләнә башлады. Без моның белән нәрсә эшләргә дә белмибез.

– Кире борасызмы?

– Аңласалар. Аңламыйлар. Үпкәләп: “Ә сезгә нәрсә кирәк соң? Бөтен кеше шундыйны укый”, – диләр. Бөтен кеше андыйны укымый. Рус, татар әдәбиятының классикларын кара, алар берсен-берсе кабатламаган. Һаман юрган астына гына кермәгәннәр. Бу тенденцияне үсендермичә, матур әдәбиятны саклыйсы иде.

– Хәбир Ибраһим: “Мәхәббәт турындагы романнарымны хатыным да укый, аннан курыкмыйм”, – ди. Күп кенә татар язучылары курка икән...

– Син үзеңне аңлый торган хатын тап! Алыштыр! Ялгыз яшә! Әйе, андый язучылар бар, сиңа исемнәре белән әйтеп бирә алам, әмма яхшы түгел. “Хатын мине өйдән куып чыгарачак бит... Хатын белән берәр хәл булса, мине балалар өйдән куып чыгара... Ай, бу җөмләне хатын укымаса иде...” Ничек инде ул? Бу гаиләдә иҗат итү иреге юк, димәк. Хатыныңнан дер калтырап тор, имеш... Бу иҗат кешесеме? Мин мондый нужа күрмәдем. Махсус китапханәчегә өйләндем. Әле ул да: “Зифа Кадыйрова кебек язсаң, сине егылып укырлар иде”, – ди. “Юк, мин Кадыйрова була алмыйм. Китапханәче башың белән шундый киңәш бирәсең”, – дим. Әдәбиятта кайтып-кайтып укый торган әйбер калырга тиеш. Ильф һәм Петровның “Унике урындык” әсәрен ике айга бер укый алам. Рәхәт, табыш, яңалык бар. “Ах, кара әле, ничек шәп әйтелгән!” – дисең. Анна Каренинаның поезд астына ташлануыннан әллә нәрсә тапмыйм.

– “Анна Каренина”ның бит яңадан-яңа фильмнарын гел төшереп торалар.

– Анда җөмләгә, тел байлыгына өйрәнәләр. Толстойда тел байлыгы җырлап бара, майланган, бөтен тәгәрмәчләре шәп әйләнә. Егылып укыйсың. Ул үзе бер талант.

– Хәзер гонорар әз диләр, ә социализм заманында ничек иде?

– Юка гына бер китабың чыкса, “Урал” мотоциклы алырлык гонорар бирәләр иде. “Казан утлары”нда бер хикәям чыкты, 75 сум бирделәр, бер айлык хезмәт хакы иде ул. “Чаян” да чыккан хикәя өчен 54 сум гонорар килә иде миңа – мәктәп малаена. Шигырьгә, гомумән шәп түлиләр иде: бер юлы 1 сум 50 тиен тора иде ул вакытта.

– Камил абый, 10нчы катта эшлисез, моннан тормыш ничек күренә. Көн дәвамында тәрәздән урамга карарга вакыт буламы?

– Күзне ял иттерер өчен генә карыйм. Төзелеш шушы темп белән барса, ун елдан Казанга кояш төшмәячәк. Үтеп кенә китәчәк. Элек кояш баешы күренә иде, хәзер юк – йортлар каплый. Казанга халык сыймый, авылдан кача. Барысына да фатир кирәк. Авылыбызда (Шәле) мең ярым йорт бар, ә халык, балалар аз, чөнки яшьләр шәһәргә качып бетте. Шәһәрдә эш табуы җиңел.

– Ә бит Чувашстандагы Шыгырдан кебек авыллар гөрләп үсә...

– Алар компактлы, бердәм халык. Бер-берсе белән ярышып үсә. Алар туганны, өлкәннәрне хөрмәт итә. Аларда дин көчле.

– Ә бездә дин көчле түгелме?

– Монысы икенче тема. Кил, бу турыда башка вакытта сөйләшербез.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ