Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Калкансыман биз дөрес эшләмәсә, балага уза алмыйсың

7 Февраль 2014 1641
Әгәр сезнең кул яки аяк чугыгыз зурайса, борын яки ияк формасы үзгәрсә, тән авырлыгы артса яки кимесә, йокысызлыктан интексәгез, моны депрессия яки стресска гына кайтарып калырга ярамый. Нәкъ менә шушы билгеләр эндокрин системасындагы тайпылышлар хакында сөйли.
Бу һәм башка билгеләр, авыру тарихы турында Казандагы 12нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-эндокринологы Илдус Вилданов белән сөйләштек.

– Илдус Зәйтүнович, эндокрин сис­темасына бәйле авыруларны санап китегез әле.

– Шикәр диабеты, симерү, калкансыман биз авырулары, бөер өсте бизләре тайпылышлары, балаларда физик һәм җенси яктан үсеш тоткарлану.

– Балалардагы шикәр авыруы турында аерым сөйләшик әле.

– Шикәр авыруы – эндокрин авыру. Аның нигезендә абсолют яки чагыштырмача инсулин җитмәү ята. Шуның нигезендә матдәләр алмашы бозыла. Ул төрле яшьтә килеп чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә балаларда, яшүсмерләрдә симерү белән икенче тип шикәр диабеты күзәтелә. Балаларда әлеге авыру кинәттән башлана. Сусау, төнлә бәвел тотмау, ябыгу, хәлсезлек, тән тиресенең кибүе, яңакларның кызарып торуы, һава җитмәү, ярсып китү, начар аппетит һәм эч авыртулар – шуңа ишарә.

– Калкансыман биз патологияләре белән еш мөрәҗәгать итәләрме?

– Көн саен безгә диффуз һәм төенле зоб, калкансыман биз гипоплазиясе, тиреоидиты белән мөрәҗәгать итәләр. Диффуз зоб – калкансыман бизнең нормаль эшләве, агулы зоб – гормоннар күп бүленеп чыгу, гипотелиозга бәйле диффуз зоб – калкансыман бизнең аз эшләве нәтиҗәсендә була. Ә тиреоидит – организмның калкансыман бизне җимерә башлавы. Бу авырулар барысы да организмга йод җитмәүдән килеп чыга. Бер тәүлеккә кеше 200-250 мкг йод кулланырга тиеш. Балаларга бу микроэлемент җитешмәсә, ул акыл һәм физик яктан артта калырга мөмкин. Селен, цинк җитмәү дә әлеге авыруларга китерә.

– Кеше калкансыман бизендә авыру барлыгын каян белә ала? Төеннәр ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Калкансыман биз авырулары һәркемне дә борчымый. Аны бары тик махсус тикшеренү вакытында гына күрергә була. Әгәр дә кеше үзендә арыганлык, һәрвакыт йоклыйсы килүен сизсә, тырнаклары катламланса, чәч коелса, биттә һәм аякларда шешенү күзәтелсә, авырлык артса, хатын-кызларда күрем циклы бозылса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

– Авыру нәселдән-нәселгә күчә аламы?

– Ала. Һәркемгә дә елга бер тапкыр булса да УЗИ ясатырга, гормоннарга анализ тапшырырга кирәк.

– Бүгенге көндә күп кешегә беренче дәрәҗә диффуз зоб диагнозы куелган. Ул ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Гормоннар яхшы бүленеп чыга икән, куркыныч түгел. Тикшеренергә, ким дигәндә елга бер тапкыр УЗИ ясатырга, елга ике тапкыр гормоннарга анализ тапшырырга кирәк. Гормон анализы әйбәт булып та калкансыман биздә үзгәрешләр булырга мөмкин. Андый вакытта даими күзәтү астында булырга кирәк.

– Калкансыман биз йод белән ничек бәйләнгән?

– Калкансыман бизнең гормоннары йодтан ясалган. Калкансыман биз кабарчык сыман фолликулалардан тора. Шул кабарчыкларда гормоннар эшләнә. Ул сыек халәттә. Әгәр дә ул куера башласа, кабарчык үсә башлый. Шул сәбәпле төеннәр барлыкка килә.

– Калкансыман бизнең организм өчен әһәмияте нинди?

– Ул – матдәләр алмашы өчен җаваплы төп орган.

– Аннан башка яшәп буламы?

– Юк. Калкансыман биз – эчке секреция өчен иң мөһим орган. Ул егермегә якын гормон һәм башка актив матдәләр эшләп чыгара. Иң кирәклесе – тироксин. Калкансыман бизне алганнан соң, бөтен гормонны берьюлы кабул итеп булмый. Шунлыктан йөрәк эшчәнлеге сафтан чыгарга мөмкин. Калкансыман бизне бөтенләе белән алмыйлар.

– Калкансыман биз кирә­геннән артык актив эшләсә, организмда нинди үзгәрешләр була?

– Гормоннарны күп эшләп чыгарса, кеше ябыга башлый, ярсуга әйләнә, йөрәк тибеше ешая, тын кысыла, кеше йокыга китә, әмма тиз уяна. Кәефе күтәренке булса да, аякларының хәлсезлеген тоя.

– Кайбер районнарның суларында йод күләме аз яки бөтенләй юк...

– Аларга йодка бай ризыклар ашарга киңәш итәм. Йод белән пешерелгән ипи, диңгез ризыклары, хөрмә дә бик нык булыша. Организмда йодның артуы турында да онытырга ярамый. Бу вакытта авырлык кими, күз алмасы зурая, кеше тирли, муенның алгы өлеше кыскан кебек була.

– Димәк, йодлы препаратларны барлык кеше дә кулланырга тиеш түгел?

– Профилактика максатыннан аш тозы йодлы булырга тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм укучыларга, авырлы хатыннарга һәм бала имезүчеләргә көненә ике-өч тапкыр составында йод булган препаратлар кабул итәргә кирәк. Ә 45 яшьтән узганнарга табиб рөхсәтеннән башка йод кабул итәргә ярамый.

– Гормоннар эшләп чыгу тиешле дәрәҗәдә булмаганда балага уза алмаучылар бар...

– Әйе. Бу калкансыман бизнең эшчәнлеге түбән булганда, ягъни гипотиреоз күзәтелгәндә була. Куркырга кирәкми, бизнең эшчәнлеген яхшырткач, балага узарга мөмкин. 40-45% хатын-кыз эндокрин система дөрес эшләмәү нәтиҗәсендә балага уза алмый. Кайчан да булса күрем циклы бозылу белән очрашкан, инфекцияләрдән дәваланган, авитаминоз белән чирләгән яки операция кичергән гүзәл затлар бала алып кайтырга планлаштырганда эндокринологка күренергә тиеш.

– Төеннәрнең яман шешкә әйләнгән очрак­лары бармы?

– Кызганычка каршы, бар. Төен 1 см дан зуррак булса, онкология хастаханәсенә җибәрәбез. Аның билгеләре булып: муенда үзгәрешләр барлыкка килү, тавыш карлыгу, еш йөткерү, тын кысылу тора.

– Эндокрин системасы авырулары кайсы җенестә күбрәк очрый?

– Калкансыман биз авырулары – хатын-кызларда, шикәр диабеты – ир-атларда күбрәк күзәтелә.

– Начар гадәтләр ничек тәэсир итә?

– Бер тәмәке сумаласы организмнан алты көндә чыга. Зарарлы матдәләр ул вакытта калкансыман биздәге йодны “ашый”.

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1543
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ