Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Күзләренә кара…

27 Сентябрь 2018 677
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
   Күзләр – күңел көзгесе, дибез. Аларда кешенең эчке халәте генә түгел, ә организмның сәламәтлеге дә чагыла. Күз һәм аның тирәсендәге үзгәрешләр органнардагы җитешсезлекләрне, гормональ тайпылышларны, витамин җитмәүне ачыкларга ярдәм итә.

   Күз арыганда һәм ялкынсыну процесслары башланганда кызара. Еш кына әлеге тайпылышны конъюнктивит китереп чыгара. Бу вакытта күз яктыдан курыкса, авыртса, күрү сәләте кимесә, гөмбәчекле авыру, герпес, блефарит булуы ихтимал. Әгәр күз авырта, кызаруы берничә көндә бетми икән, офтальмологка күренү зыян итмәс.

   Күздәге кан тамырлары бик нечкә, зәгыйфь, сизгер һәм көч килгәндә, арыганда, хәтта ютәлләгәндә дә шартлый. Бу куркыныч түгел. Ә менә күздәге кан тамырлары сәбәпсез еш һәм күп булып шартлый икән, мондый тайпылыш кан басымы күтәрелүгә ишарәли. Кан басымын даими үлчәп торырга, кардиологка күренергә кирәк.
Күз алмасында кызыл таплар исә шикәр авыруы вакытында барлыкка килә.
 
   Калкансыман биздә гиперфункция күзәтелгәндә күзләр аска төшеп тора башлый. Авыруның башка билгеләре: йөрәк тибеше ешаю, тирләү, гәүдә авырлыгы кимү. Әлеге сырхауны препаратлар ярдәмендә дәвалыйлар. Офтальмологтан тыш, эндокринологта күзәтү узу шарт.

   Күзләр, гадәттә, иртән йокыдан торганда шеше­нә, күз төбендә “капчык” барлыкка килә. Бу хәл бөерендә тайпылышлар булган кешеләрдә күзә­телә. Күз шешенү – организмнан артык сыеклык чыгып бетмәгән дигән сүз. Димәк, бөер үз функциясен тиешенчә башкармый. Кайбер хатын-кызларның күз төбе күрем циклына бәйле рәвештә шешә.

   Күз алмасы саргаю яки яшькелт төскә керү организмда холестерин күләме күтәрелү турында сөйли. Бу кан тамырлары өчен зыянлы. Кичекмәстән табибка барырга кирәк.

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1254
ӨСКӘ