Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Көзге кояш (Хикәя)

23 Август 2017 1218
Кояшка алданып, өстенә юка киенеп чыгуын тукталышта автобус көтеп торганда гына аңлады Нурисә. Мәрхүмә әбисе: “Көзге кояшның җылысы юк, күпме генә тырышса да җылыта алмый. Җәйге кояш кына батканда да төнгә җылытып калдырырга тырыша. Моның батканын да сизми каласың”, – ди торган иде. Дөрес әйткән икән, мәрхүмә...
Кыз калтырый ук башлады. Автобус та, үч иткәндәй, килми дә килми. Болай булса, эшенә соңга калачак. Шеф: “Биш кенә минутка соңарсагыз да, ике кат тирегезне туныйм, үпкәләмәгез”, – дип кисәтеп куйган иде. Бигрәк инде... Әллә такси тотаргамы? Кыз читкәрәк китеп басты да үткән-сүткән машиналарга кул күтәрә башлады. Ник берсе тизлеген киметсен дә, ник берсе туктасын! Бар да ашыга, башлары-күзләре тонган, кызда эшләре юк. Аның урынында берәр кыска итәк басып торса, туктарлар иде. Ул кыз каршында чиратка тезелерләр иде әле... Хезмәттәше Минхәт абый әйтмешли, утыздан узган, “яшьлек панорамасын бозып”, кияүгә чыкмый йөргән кызга кемнең күзе төшсен?! Шулай да, бәхете бар икән әле. Тормозларын чинатып, Нурисә янына бер машина килеп туктады. Ачык тәрәзә аша аңа хезмәттәше Минхәт абый карап торганын күреп, “Карале, гомере озын булыр, әле генә искә алган идем!” – дип уйлап куйды кыз.

– Сәлам, панорама! Әйдә, сикер, нәрсә карап торасың? Эшкә түгелме әллә?

– Эшкә! – дип, Нурисә тиз генә машина эченә чумды. – Нишләп йөрисең бу якта? Син бөтенләй икенче якта торасың түгелме соң?

– Да-а-а... Соңга калынды бүген, – дип гөрелдәде тегесе, Мисыр күгәрчене кебек. – Эләгәчәк шефтан, болай да котырынып йөри иде. Китәм, болай эшләп буламы?.. Әле дә яңа эш артыннан йөрүем, бер дус күптән чакыра иде, сөйләшеп чыктым. Ике атнамны түзсәм, тю-тю, Алла боерса!

– Шеф котырган саен эштән китә башласаң...

– Тавыш яратмыйм мин. Хатын белән дә кычкырышканым юк. Кешенең ярты гомере эштә үтә, шуны да кычкырыш-талаш белән үткәримме? Телисеңме, сиңа да икенче эш табып бирәм! Синең кебек эшчән, ут кебек кызга менә дигән эш бар. Автопаркта, диспетчер... Язу-сызу эшен беләсең, аннан соң... Ну... бәлки синең бәхетең шундадыр? Ә нәрсә? Анда, беләсеңме, күпме ир-ат эшли?

– Рәхмәт, Минхәт абый! Мин башка эштә эшли алмамдыр инде, пенсиягә дә шушыннан китәргә язсын!

– Нәрсә-ә-ә? Нинди пенсия әле сиңа! Скажешь тоже…Башта яхшылап уйла, отказ бирергә ашыкма! Шефның акылын беләсең, әллә бүген куып чыгара ул сине.

Күпме генә ашыксалар да, соңга калдылар. Реклама бүлегендә эшләүче кызларның елаудан күзләре кызарып беткән иде. “Сөенче”не Әлфинә алды: “Шеф сине көтә, үтермәс анысы, әмма эштән куачак!”

Минхәт абый хак әйткән икән, шефның акылын аннан да яхшы белүче юк шул...

Шефның моның кадәр сүгенгәнен, акырганын күргәне юк иде әле Нурисәнең. Аның тоташ сүгенүдән торган ярты сәгатьлек монологыннан “кризис”, “акча”, “рейтинг”, “хрен” дигәннәрен генә аңлый алды ул. Бүген иртән генә ишеткән сүзләр исенә төште: “Ярты гомер эштә үтә, шуны да кычкырыш-талаш белән үткәримме?”

– Пошли вы! – диде кыз, көтмәгәндә, искиткеч тыныч тавыш белән. – Вам надо лечиться!

Кыздан мондый дорфалык көтмәгән шефның акыруыннан тәрәзәләргә кадәр зыңлап куйды:

– Ты уволен!

– Спасибо, давно мечтала! – дип кыз ишеккә таба китте дә борылып шефның канына “тоз салды”. – Кстати, уволен түгел, уволена!

Шеф тагын ниләрдер әйтте, сүгенде, янады. Кыз боларын тыңлап тормады инде, берни булмагандай, хезмәттәшләренә кулын болгап, кайтып китте. Кемдер Нурисәдән көнләште: котылды теге җүләрдән... Кемдер сокланды: бик шәп әйтте! Кемдер гаепләде: иртәгә үк килеп гафу үтенәчәк, кайдан таба ул мондый эшне!
Әмма кыз үкенергә дә, эшенә кире кайтырга да җыенмый иде. Ун елдан бирле бернигә ярамаган, кешегә зыяннан башка берние булмаган товарларны рекламалап туйган иде инде ул. Иртән Минхәт абыйсына юри сиздермәде, зарланасы килмәде. Күчәр иде ул башка эшкә, тик аны кайдан табасы? Аннан соң, бер көйгә барган тормышын үзгәртәсе, эшен ташлап, икенче коллективка, мохиткә ияләшү газапларын кичерәсе килми иде.

Уйларына чумган кыз барды да барды, хәтта тукталышны узып киткәнен дә абайламый калган. Әллә бүген автобуслар йөрми торган көнме соң? Нигә берсе дә күренми? Нурисә бер машинага туктарга кушып ишарә ясады. Зәңгәр төстәге машина узып киткән иде, артка чигенеп килеп, кыз янына килеп туктады.

– Нурисә, синме соң? Әйдә, утыр, кая барасың?

Үзен таныган кешене күреп, кыз елмайды.

– О-о-о, Кәрим! Ничек болай... Каян килеп чыктың? – Кыз шулай каушавын сиздермәскә тырышып, сөйләнә-сөйләнә алгы утыргычка кереп утырды.

Кәрим белән институтта укыганда танышкан иде алар. Күпмедер вакыт очрашып та йөрделәр. Мәхәббәт кебек хис тә булды бугай, һәрхәлдә, Нурисә шулай уйлый иде. Тик Кәрим бер сүз әйтеп тормыйча юкка чыккан иде. Һәм менә, ничә елдан соң, көтелмәгән очрашу!

Кәрим ашыкмый иде ахры, кызны юл уңаендагы кафега алып керде. Үзенең югалу тарихын сөйләде: өйләнеп, аерылып йөргән икән!

– Әле ярый бала булмады, көчкә котылдым мин аңардан, – дип йомгаклады сүзен егет.

Нигә яшереп торырга, Нурисә егетне очратуына шат иде. Кызның күңелендә кабат өмет чаткылары уянган кебек булды. “Аерылдым” ди бит, кызны очратуына сөенә кебек, очрашырга тәкъдим итә. Нигә очрашмаска ди?

Өч көннән соң очрашырга сүз куешып аерылышкач, Нурисәгә канатлар үсте. Шундый авыр көннәрендә егетне очратуын яхшыга юрады. Болытлар арасыннан килеп чыккан кояш кебек, авыр вакытында ярдәмгә югарыдан җибәрелгән кеше итеп кабул итте ул Кәримне. Алар очраша башладылар. Дөрес, бу Нурисә хыялланган, ул өмет иткән кайнар сөю, мәхәббәт түгел иде. Кәрим белән очрашуны өзелеп көтеп алган кыз, очрашудан үзе көткәннең яртысыннан да мәхрүм кала иде. Җанын җылытмый, күңелдә юшкын кала торган салкын очрашулар иде бу. Мәҗбүри үтәлергә тиеш булган гореф-гадәт диярсең... Әмма шушы очрашуларга да риза иде кыз. Чөнки, инде яшь бара, сүз катучы юк, алда ялгызлык көтеп торганы аңлашыла иде. Сирәк кенә булган очрашулар аның тормышына ниндидер үзгәлек керткәнгә, артыгына өмет итмәде Нурисә. Кәрим бервакытта да чәчәк күтәреп килми, матур сүзләр әйтә белми... Боларына да күнекте кыз. Тик менә эш таба алмавы гына үзәгенә үтте. Баштарак эзләмәде дә, Кәрим яхшы эш табып бирер дип өметләнде. Әмма тегесе ярдәм кулы сузарга ашыкмады. Көтеп-көтеп түземлеге беткән кыз тәвәккәлләп сүз башларга булды. Ык-мык килеп, кызның сүзен ничек башларга белми торуын үзенчә аңлап, Кәрим кырт кисеп әйтеп салды:

– Акча юк! Әҗәткә дә!

Кыз аның сүзләреннән куырылып килде. Кем аннан акча сорый? Нинди хурлык! Көч-хәл белән исен җыеп тел тибрәтте:

– Мин бит... Акча сорарга уйламадым да! Эш табарга ярдәм итмәссең микән, димәкче идем.

Кәрим бераз тын гына утырды да Нурисәгә туры карап:

– Әйдә болай килешик. Мин үз проблемаларымны үзем, ә син үзеңнекеләрне үзең чишәсең, яме. Эш табып бирү, тегендә-монда йөртү, нидер тиеш булу... Мин болай яратмыйм. Очрашабыз икән, очрашабыз, бер-беребезгә тагылмый гына, атнага ике тапкыр. Син шуңа ризамы? Юк икән, юк инде!

Нурисәнең башына суктылармыни! Ай, бу сүзләрне әйткәнче суккан гына булса... Кыз оятыннан кая качарга белмәде. Кәримнең: “Нурисә, син кая? Җай чыккач, үзем шалтыратырмын!” – дип кычкырып калуын да ишетмәде. Машинадан атылып төште дә фатирына йөгерде. Тизрәк! Елаганын берәрсе күреп калмасын! Менә сиңа мәхәббәт! Менә сиңа югарыдан җибәрелгән ярдәм! Менә нәрсә өчен очраша икән ул синең белән! Ә син? Их, кызый...

Фатир ишеген бикләргә дә онытып, кыз душка атылды. Тәнендәге керне генә түгел, күңелендәге юшкынны да юып төшерергә иде исәбе. Юынды да күз яшьләре беткәнче елады да кыз. Тәмам бушанып, җиңеләеп калгач кына туктады. Чибәр егет, зәңгәр машина... Үз бизнесы булган ир заты кыз белән очрашуга бер тапкыр гына булса да чәчәк күтәреп килер иде бит!

Гадәттәгечә, өч көннән соң кызның кесә телефоны шалтырады. Экранда шалтыратучының исеме чыккач, Нурисә телефонын сүндереп үк куйды. “Җылыта алмадың, китүең хәерле, сау бул, көзге кояш!” – дип, башын югары тотып, горур кыяфәт белән юлын дәвам итте.

...Тормыш дәвам итә. Ярдәм бөтенләй көтмәгән җирдән килде. Нурисә бик яхшы эш тапты. Фатирын алыштырды. Беренче көн иртән эшкә барырга чыккач, иң беренче итеп кояшка күз кысты: “Нәрсә, кыздырып булмыймы? Булмас шул, көз җитте бит!” Кыз башын артка ташлап рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә, тротуарга тек-тек басып, тукталышка таба китте.

Әбиләр чуагының соңгы көннәре, күктәге көзге кояш һаман да тырыша-тырыша кыздыра, көнне җылытырга тели иде...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ