Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

КҮЗ ЯШЕҢ БУЛЫР ИДЕМ яки Декабрист хатыны

9 Июль 2015 2064
Әгәр Ходай кабат гомер бирсә,
Бу йөрәк, әйтче, нишләр?
Битең буйлап агар идем
Булып күзеңдә яшьләр.
Битләреңнән аккан чакта
Иренеңнән үбәрмен.
Мине онытмасын диеп
Кочагыңда үләрмен.
Бу шигъри юллар Актаныш районы­ның Апач авылында яшәүче яшь, матур, батыр, бераз хыялый Рузилә Хәмзинага багышланган. Аның белән булган әлеге серле, гаҗәеп һәм кызганыч тарихны бәян итеп, кешелеккә тагын бер тапкыр мәхәббәт, тугрылык кебек хисләрнең барлыгын исбатларга телим. Гашыйк булу хакында түгел, чын, тирән сөю һәм ярата белүче хатыннар турында сүзем. 

Өстәге шигъри юлларны Рузиләнең сөйгәне Илкин язган. Вафаты алдыннан язган. Анда бераз алдан күрү сәләте дә булган, күрәсең. Кадерлеләрен вакытсыз ташлап китәсен белгән ул. Һәм бүген, чыннан да, күз яшенә әйләнгән. Алар инде туктаусыз акмый хәзер. Моң, сагыш булып Рузиләнең йөрәгендә мәңге яшәргә калган...

“Кара халык” кирәкми!

Минем туган авылым Апач элек тә кечкенә генә иде, ә хәзер йортлар әкренләп бушый, чөнки авыл халкы тау башында урнашкан зиратка “күчә бара”.
Кайткач, урамга чыгып, авылымны күзәтәм. Йортлары төзек, урамы матур аның. Бервакыт күзем каршыдагы күршеләребезнең капка төбенә төште. Киң бәдәнле, озын буйлы ниндидер егет басып тора. Җиңелчә генә башын иеп матур итеп исәнләште. Киемнәре зәвыклы, җитмәсә, ап-ак күлмәктән үзе. Безнең авыл кешесе түгел инде бу, мин әйтәм. Соңыннан белдем: Рузилә Азәрбайҗанның Закаталы районы Алибайрамлы авылы кешесе Исмаилов Илкин Гудрат оглы белән никах укыткан, Илкин – цахура милләтеннән икән. Цахуралар – Кавказда яшәүче төп халыкларның берсе. Шулай ук Дагыстанның көньягында һәм Азәрбайҗанның төньяк-көн­батышында киң таралганнар.
     
Шул рәвешле берничә тапкыр очраштык әле без. Бу хәлләрне язасымны белсәм, Илкинның янына барып, сөйләшеп утырган, аның белән якыннанрак танышкан булыр идем. Әле дә хәтеремдә, тирә-як күршеләр аны үзләренчә кызгана, “бу мескен баланы нинди җилләр безнең якка китерде икән, безнең авылда нишләп йөри инде бу?” дип әйтәләр иде. Ә мин шатландым гына. Ике гашыйк җан. Күзләрен – күздән, кулларын кулдан алмыйлар... 

Рузилә – гади авыл кызы. Мин аның әти-әнисен генә түгел, ике як әби-бабасын да беләм. Барысы да иманлы, тырыш кешеләр. Алар турында начар сүз сөйләүчеләрне очратканым булмады. Беркайчан да яманатлары чыкмады.

Рузилә мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый. Әкияттәгечә, көн артыннан көн үтә.

– Беркөнне кызлар белән җыелышып бер азәрбайҗан кафесына бәйрәм итәргә бардык, – ди Рузилә. – Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан киләм, шул вакытта гел кафеда бу. Югыйсә, көн дә йөрмибез бит. Соңыннан мондый еш очрашуларыбызның сере мәгълүм булды: ул кафеда эшләүчеләргә “теге кыз килсә, шалтыратыгыз” дип, телефон номерын калдырган икән.

Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул: күп сорауларга җавап юк. Нигә без гашыйк булабыз? Нигә безне яраталар? Рузилә белән дә шулайрак була инде. Башта иптәш кызлары “ул бандитка охшаган” дип тәкрарласа, әнисе Светлана “кара халык кирәкми, алар бит биегәндә дә авызларына пычак кабып бии” дип кызына егетен ташларга куша, әтисе Зөфәк тә яшь аермасына ишарәләп, булачак киявенә каршы икәнен белдерә.

Илкинның әти-әнисе, туганнары да йөрәгенә ябыша. Гомумән, алар Россия кызларын өнәп бетерми икән. Әйтергә онытып торам: очрашканда Рузиләгә – 24, Илкинга 35 яшь була. Кызны күргәч кенә егетнең туганнары Рузиләгә, гомумән, татар кызларына карашларын үзгәртә, җаннарына тынычлык иңә. Бер атна очрашкач, мәчеткә кереп никах укытып чыга яшьләр. Шулай итеп, мәхәббәт барлык киртәләрне дә сикерә-сикерә узып китә...

– Илкин шушы яшькә кадәр өйләнми нишләп йөргән? – дип сорыйм Рузиләдән.

– Әнисе аның үз ягында өйләнүен теләгән, ә Илкин “мәҗбүр итсәгез, авылның иң начар кешесенең кызын сорарга барачакмын”, дигән. Авылларындагы банкир хакында әйткән ул. Ата-ана куркып калгандыр инде. Аларның авыллары бездәге зур бистә кебек. Анда халык та бик бай яши. Йортлары ике катлы, бик зур. Илкин бездәге йортларны күреп, аптырап калган иде. Әрмәнстан белән сугыш башлангач, әтисе башта олы улы Илкинны, соңыннан кечесен “балаларымны үтерәсем юк” дип, Россиягә җибәргән. Илкин да “классташларым үлеп бетте, мин генә калдым” дип сөйли иде. Россиягә килгәч әйбәт яши Илкин. Йөк машинасында товар ташый. Әтисенә машиналар алып кайтып бирә, әнисен Россиягә алып килеп, яман чирдән дәвалый. Илкинның әтисе – авылларында җирле үзидарә рәисе, әнисе – хуҗабикә. Төп шөгыльләре – әстерхан чикләвеге. Алар шуны ватып сату итә. Без килгәндә энесенең 20 капчык чикләвеге бар иде. Безнең акча белән килосы – 550 сум. Чикләвекләрне Америка, Россия сатып ала, – ди Рузилә.
   
Яшьләрнең бәхете дүрт елга сузыла. Бала туар чак җитә. Шунда Илкин сөйгәненә: “Шамилне тудыр. Мин үлгәч, ул сиңа миннән истәлек булыр. Әле ул бик тә миңа охшаячак. Мин ничек әнине җәфаласам, ул сине җәфалаячак”, – ди. Шамил туа. Илкин аны Ходайның бүләге, мәхәббәт җимеше итеп кабул итә. Аңа карап елмая, аптырый, бәхетеннән күктә йөзә... 

Бәхетсезлек

– Илкин Россиягә адвокатлыкка укырга дип килә, – дип дәвам итә сүзен Рузилә. – Әмма ничектер барып чыкмый. Югыйсә, мәктәптә әйбәт укыган ул. Күбрәк төзелештә эшли. Бер елны аның белән күрәзәчегә бардык. Шунда күрәзәче Илкинга “аягыңны сакла” диде. Өч көн үттеме-юкмы, төзелештә бер тимер очып китеп, Илкинның аягына тигән. Аягын өзә язган. Табиблар “сөягенә тимәгән” диделәр үзе. Әмма шешеп, төзәлмичә җәфалады. Тора-бара төзәлде тагын, урыны гына калды. Аягын гел саклап йөрде, какмыйча аяк киемен дә кимәде.

Ләкин күңелсезлекләр моның белән генә тәмамланмый, 2014 елда Илкин төзелештә тагын зыян күрә. Аннан, аягы балтырыннан шешә башлый. Ә егет вакыт-вакыт аңын җуя.

– Август аенда Ил­кинның табан астында яра барлыкка килде һәм төзәлмичә интектерде.Чиләнде, канады. Хастаханәләргә йөрдек. “Зыян юк, бәйләп торыгыз”, диделәр. Тора-бара ул үкчәсенә басып та йөри алмас булды. Үзе “юк-бар яра өчен хастаханәгә бармыйм, аягыма пычак та, пуля да тиде, барысы да төзәлде”, дия иде.

Ул да булмый, аны туган якларына, 400 кешелек туйга чакыралар. Өч туганы шунда булгач, ничек кайтмый калсын инде ул? Әтисе дә “кайтмасаң, үзем киләм” дип, гел шалтыратып тора. Байтак кына икеләнә Илкин. Беренчедән, Рузилә аның белән бара алмый, чөнки бала кечкенә. Икенче­дән, аягындагы яра әрнүдән туктамый. Соңыннан “кайтасым килми, ләкин үз туфрагыңа кайтып үлсәң, әйбәтрәк булыр”, дип әйтеп куя.       Соңыннан төннәр буе урамда утыра башлый. Рузиләгә: “Төшләр тынгылык бирми, үлгән апамны күрәм, ул ярдәм сорагач, бандитка бер тапкыр аттым, икенчесендә ата алмадым,” – ди.

Дүрт көн автобус белән Азәр­бай­җанга кайта ул. Җитмәсә, автобуслары ватыла. Ә инде аның кыяфәтен күргән туганнары күз яшьләре түгеп ала. Ябыккан, талчыккан була ул.

“Үләсе кеше өч көн алдан үлеп куя” диләр. Әйтерсең лә, Илкинның үзе түгел, шәүләсе генә йөри, күзләренең дә нуры калмаган була.

– Ходай Тәгалә аңа туган ягына кайтып җитсен өчен бераз гомер өстәгәндер. Аларда туй өчәр көн бара. Беренче көнне туйда утыра да алмый ул, ә икенче көнне яраткан җырларын куеп, авырткан аягы белән туйганчы бии. Ә инде туйдан кайтканда машинаның ишеген ачып, аягын асылындырып бара, – ди Рузилә.

Соңыннан хәлләр башлана инде. Аягы бик каты сызларга тотына. Өстәвенә, Илкинның әнисе дә туйдан соң хастаханәгә китә. Әнисе барыбер ярдәм итә алмас иде анысы, чөнки Илкин аңа аягын күрсәтергә дә ояла. Авыртуны баса торган уколлар кадый башлыйлар.

– Азәрбайҗанда дәваланасы кил­мә­венең сәбәбе: анда дәвалану бик кыйммәт, ә Илкинның акчасы аз иде. “Ун көн торам да, Россиягә кайтып хастаханәгә барам”, дигән ул туганнарына, – ди Рузилә.

Илкинның хәле көннән-көн начарлангач, аны район хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар исә “бу безнең пациент түгел, берәр бозым булгандыр, теләсәгез, респуб­лика клиник хастаханәсенә алып барыгыз, теләсәгез – Грузиягә”, диләр.

– Илкин минем белән телефоннан да сөйләшә алмый башлады, – ди Рузи­лә. – Көч-хәл белән “бар да әйбәт булачак” кына диде. Икенче көнне Грузиягә юллама алганнар. Алып китәргә урыныннан кузгаткач, өч тапкыр “лә илаһә илләллаһ” дип әйткән ул. Бу – аның соңгы сүзләре булган. Хастаханәдә аны аппаратка тоташтырганнар. Ә ул комага киткән. Әле бит анда дәвалану өчен көн дә акча кирәк, туганнары кредит алды, алтыннарын саттылар. Дәвалау якынча ике миллионга төште, аякларын да чистартып карадылар...

Рузилә үзе турында сөйләми. Ә бит ул күкрәк баласын әти-әнисенә калдырып, бар булган акчаны алып, башта Азәрбайҗанга, аннан Грузиягә бара. Сөйгәненең аяк очында утыра. Әллә ничә тапкыр ясин чыга. Илкинның хәле бер яхшыра, бер начарлана. Аппараттан да аералар үзен. Әмма 2014 елның 17 ноябрендә мәңгегә күзләрен йома ул... 

Сәер хәлләр

Илкин – Россия гражданины. Тумышы белән Азәрбайҗаннан, Грузиядә харап була. Шуңа күрә аның үле гәүдәсен Азәрбайҗанга алып чыгарга ярамый. Янәсе, Россиягә алып китегез! Көч-хәл белән урлап диярлек ирнең гәүдәсен туган авылына алып кайталар. Ул да булмый, Грузия хирургы “мәетне кая куйдыгыз, сез аппарат өчен ике миллион тиеш!” дип шалтыратырга керешә.
   
Рузилә исә сөйгәне янында Гру­зиядә була да, хәле яхшырды дигәч, Азәрбайҗанга китә. Янәсе, азрак торачак та, ирен алырга барачак. Ләкин Илкинның үле гәүдәсе кайта.

– Ул минем исемне соңыннан гына әйтергә өйрәнде, “Роза”, “роднуля” дип йөрде. Илкинның гәүдәсе кайтып җитәр алдыннан аның тавышын ишеттем, тавыш “син мине бакча янында көт” диде. Чыгып бастым. Күпме торганымны да белмим. Туганнары “катып үләсең бит, өйгә кер” дип ачулана. Шулвакыт чикләвек агачының кыштырдавын ишеттем һәм “чикләвек җыясыңмы?” дип сорадым. Карыйм, Илкин агачның теге ягына чыкты да басты. Кап-карадан киенгән. Ябык һәм бик яшь үзе. Чыккан җан кешенең 20 яшьлек кыяфәтен ала диләр. Илкин да 20 яшькә кадәр бик ябык булган. Үзем “мин акылдан язмадым” дип кабатлыйм. Аны мин генә түгел, күпләр күргән икән! Балаларга хәтле күрүләрен әйтте. Машина кайтып та туктады, шәүлә кереп тә китте. Аннан соң миңа Илкинның йөзенә карарга куштылар. Кич булган, караңгы төшкән иде инде. Битен ачуга кояш күтәрелгәндәй булды, аны озатырга килгән 200ләп кеше аһ итте! Илкинның йөзе дә ап-ак булды, – ди Рузилә.

Илкинны җирләгәч тә, кайтып кит­ми Рузилә. Зиратка йөри. Чардуганнарын буягач кына күңеленә тынычлык иңә.

Апачка кайткач та сәер хәлләр тә­мамланмый. Әле аның телефоны шалтырый, әле цахурыча “хатын” дип язылган смс-хәбәр килә. Ләкин теге очракта да, бу очракта да номеры булмый. Магнитофонда да Илкин яраткан җырлар яңгырый башлый. Коточкыч, кыскасы! Әллә Илкин Рузиләне җибәрми, әллә Рузилә аның юклыгына ышанмый.
Рузиләнең әнисе Светлана әле дә Илкин турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.

– Алар хакында “кара халык” дип кенә сөйлибез. Илкин бик тә йомшак холыклы, акыллы, тәрбияле, хатын-кызны ярата, хөрмәт итә белүче ир-ат иде. Башта миңа “Светлана ханым” дип дәште. Кечкенәдән авылдан чыгып киткән, авыл тормышының рәтен белми. “Кияү, утын яра беләсеңме?” дим. “Юк” дияргә оялгандыр инде, “беләм” ди бу. Гәүдә зур, утынга каты суга. Ләкин ярган утыннары мичкә сыймады, бүлгәләгән дә аткан. Аннан, “кияү, килен – кеше баласы” дигән сүзнең дөрес түгеллегенә инандым.

Үз баламдай якын, кадерле иде ул миңа. Берсенә бер сүз әйттермәдем. Аны ничек онытасың? Рузиләсез урамга да чыкмады, дуслары белән очрашуга да, машина тәгәрмәче алыштырганда да үзе белән алып барган. Кавказ халкына карата хөрмәтем артты. Аның каравы, үзебезнең җитәкчеләргә үпкәм калды. Мин Әтәс фермасында хисапчы (учетчица) булып эшлим. Рузилә киткәч, күкрәк баласы белән калдым. Үзем Илкин өчен ут йотам. Йокысыз төннәр, бала көйсезләнә. Бервакыт бәргәләнә-бәргәләнә елады ул, туктата алмадык. Әтисе үлгән вакыт булган. Шушы сәбәпләр аркасында эшкә соңга калам, йә бара алмыйм. Җитәкчеләребез директорга әләкләгән, “эштән кудыртабыз” дип йөрделәр. Кем начар да, кем яхшы соң? – дип өзгәләнә Светлана.

Соңгы сүз

Рузиләнең кулына игътибар иттем: балдагын салмаган...

Кемдер үлә, кемдер туа. Тормыш дәвам итә. Димәк, Ходай Рузиләгә шундый язмыш язган. Кечкенә генә авылда дөньяга килгән кыз боларны башыннан уздырырга, әллә кайда туып-үскән Илкин белән очрашырга, аннан Шамил атлы бала алып кайтырга тиеш булган. Шамил бүген урамны ямьләп йөгереп йөри. Шук, тиктормас. Әтисенең туганнарын да белә. Чөнки каршында ноутбук. Тегеләр шуннан сәлам бирә. Әтисен дә таный.

Рузилә күптән түгел тагын Азәр­бай­җанда булып кайткан. Илкинның туганнары белән аралашып яши, иренең каберенә йөри. Роза чәчәкләре бәйләп алып барып сөйгәненең каберенә куйган. Якын ара түгел, барган саен акча кирәк... Ләкин ул моны бик аңлап та бетерми. Аңлыйсы да килми бугай. Чөнки анда Илкин ята...

Шуңа игътибар иттем: ул Илкин хакында туктаусыз сөйли. Әйтерсең лә ул исән, беркая да китмәгән. Мин аның бүтән кайтмаячагы турында әллә ничә тапкыр әйттем. Тик ышандыра алмадым.

“Мәхәббәт юк”, диләр тагын. “Егетләрнең кадерен белми” дип, кызларны шелтәләргә генә торалар. Әхлаксызлыкта гаеплиләр! Ә Рузилә? Мин аны элекке декабрист хатынына тиңләр идем.

Эльмира ФЛҮН
Казан – Актаныш – Казан

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1386
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ