Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кәҗә сөте үлемнән коткарган

25 Июль 2018 1621
Питрәч районы Иске Шигали авы­лы аша атна саен диярлек узып йөрергә туры килә. Авылны чыккач та уң якта “Натураль кәҗә сөте сатабыз”, дигән элмә так­тасы бар.
Ниһаять, кереп чыктым мин әлеге фермага. Көн кичкә авышкан иде. Тиз генә сораштырам дип кергән идем, шактый озакка сузылды, чөнки нәкъ кәҗә сауган вакытка эләктем.

Саву процессын күзәтәм. Өйрә­телгәннәр, малай! Махсус савым аппаратларына икешәрләп кереп басалар да, сөтләре савылгач, икенче яктан чыгып китәләр. Аннан икенчеләре керә. Кәҗәне кире мал дигән булалар тагын...

Фермасының хуҗасы шушы авылдан Яков әфәнде Степанов икән. Ферманы 5 ел элек төзеткән.

– Хуҗалыкта ничә кәҗәгез бар? – беренче соравым шул булды.

– 75 баш, – ди Яков әфәнде. – Артык күп тотуның файдасы юк. Чөнки сөтне куярга урын юк. Быел яңа глава килгәч кенә бераз эшне оештырып җибәрде. Хәзер сөтне үзебездән ерак түгел – Заречьеда сыр ясый торган җиргә тапшырам.

– Ә башка елларны нишләтә идегез?

– Сабага алып барып тапшырдым. Барырга 82 чакрым, кайтырга тагын шулкадәр. Литрын 40 сумнан тапшырдым. Ә монда ара 10 чакрым һәм 50 сумнан алалар. Татарстанда фермерлардан кәҗә сөте алып продукция җитештерүче оешма юк, шул комбинат кына инде. Марий Эл ягында бар ул менә. Шуңа бездә фермерлар сөтләрен кая куярга белми җәфалана.

– Үтеп баручылар кергәлиме? Җайлы җирдә урнашкансыз бит, юл өсте.

– Керәләр. Шимбә, якшәмбе кеше күп йөри. Әле кәҗә сөтеннән “Брынза” дигән сыр да ясыйбыз. Өйдә үзебез җитештерәбез. Күп күләмдә түгел, күпме сорыйлар, шулкадәр генә. Әле быел, Аллага шөкер, сөтне алалар.

– Күпмедән сатасыз? – дип сорыйм Яков әфәндедән.


Язманың тулы вариантын 28 июнь көнне чыккан “АКЧАРЛАК” газетасының 25нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1733
5 Октябрь 2018 11:37 1461
21 Сентябрь 2018 14:17 1408
ӨСКӘ