Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Күрәзәчегә күбрәк ир-атлар йөри

18 Сентябрь 2018 1804
Алабуга күрәзәчесе Эльвира Кутуева сүзләренчә, аның янына килгән ирләрнең күбесенә бозым һәм сихер ясалган.
   Сеанслар вакытында Эльвира куллары белән, догалар белән, көзге, шулай ук ак, кызыл, яшел төстәге шәмнәр кулланып эшли.

   “Тискәре, начар әйберләрне үземә кабул итмәс өчен, барлык “пычрак” нәрсәләрне, авыруларны шушы кечкенә көзгемә “тутырам”. Көзге бар нәрсәне хәтердә калдыра, теләсә нинди энергетиканы да үз эченә сеңдерә ала”, – дип сөйли ул.

   Кешеләрне үзеннән еракта булганда да карый ала икән.

   “Күрәзәчеләрнең бу сәләте аларның энергетикасы көчле булуын күрсәтә. Мактанып әйтмим, минем кебек ерактан сеанслар үткәрә алучылар күп түгел”, – ди Эльвира.

   Ул үз телефонына килгән фотосурәткә карап, бу кешедә сихер-бозым бармы икәнен генә әйтеп калмыйча, аны дәвалый да, “чистарта” да ала икән.

   Язманы тулысынча газетабызның 20нче сентябрьдә чыгачак 37нче санында укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Мәрьям Заһиди

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ