Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Күрәзәче беркайчан да “бозым юк” дип әйтми яки нәрсә ул сихер?

7 Февраль 2018 1073
Шәхси тормышта, эштә проблемалар башландымы? Бер сәбәпсез сәламәтлек какшадымы? Балалар әллә нишләде? Гаилә дә таркалды? Бер әйбер дә сөендерми, хәтта яшисе килми, тормыштан ямь, тәм таба алмыйсызмы? Димәк, бозым ясаганнар, сихерләгәннәр... Төне буе бала елый? Димәк, күз тидергәннәр. Ничек кенә аяныч булмасын, без бүген шулай фикер йөртәбез. Без моңа ышанабыз.
Менә шушы хатка гына күз салыгыз әле. Аны Чистайдан Булат язган.
“Берәр сихер кайтаручының адресын, йә телефон номерын бирегез әле. Хатыныма бозым ясадылар! Башта ул йөгереп йөргән җиреннән каты авырый башлады. Кайларда гына дәваланса да, хәле яхшырмады. Миңа мөнәсәбәте үзгәрде. Салкынайды. Йөзеннән елмаю китте, күзләре утырып калды. Гел хастаханәдә яту ягын карады. Югыйсә, үзе укытучы, эше турында да онытты. Нәтиҗәдә, операция ясатты. Шуннан соң хәле әйбәтләнгәндәй булган иде, тагын бозым! Ул мине ташлап, әниләренә китте. Югыйсә, “өшкерүче әбиләргә бар, бозымны алсыннар, сихерне кайтарсыннар дип тукыдым, ә аның ачуы гына чыга иде”, – дигән автор.

Монда сихернең ни катнашы бар икән соң? Әйдәгез, бу хәлләргә башкача аңлатма табып карыйк әле.

Язманы тулысынча 8 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 5 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4759
ӨСКӘ