Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кәпийкә”

16 Август 2018 638
Шаян хикәя
   Халык арасында “кәпийкә” дип йөриләр мине. Паспорт буенча тулы исемем – “ВАЗ – 2101” . Менә шушы гараж итеп үзгәртелгән элекке абзарда гомер итеп ятам. Миңа кадәр дуңгызлар торган монда. Тик тегеләрнең сасысына чыдый алмыйча хуҗаларның мал-туары кырыла башлагач, дуңгызларны суеп сатканнар да шул акчага базардан мине сатып алдылар. Ул чакта унсигез дә юк иде әле миңа.         Яңа гына өлгереп җиткән шалкан кебек… сап-сары идем.
    Хуҗам хатынына өйләнгәч тә өч кенә көн гүләйт иткән булган. Мине алып кайткач фараларымнан сый­пый-сыйпый “кәпиечкәм” дип 23 февральдән алып 8 мартка кадәр эчте. Минем кабинада йоклап салкын тидергәч кенә өенә алып кереп киттеләр.
    Үзе начар кеше түгел ул. Яздан алып кара көзгә кадәр кырда эшли. Башта тракторда, аннары комбайнга утыра. Кышка кергәч авылда эш юк инде, кышны минем кабинада үткәрә. Мин хуҗамның җәй буе трактор “пускач”ыннан урлаган, май кушылган 76 лы бензинын ягып утырам. Аның үз гәрүчие.
    Җүнләп йөргән дә, ватылган да юк минем. Елына 100 – 150 чакрым йөрим микән?! Шул, Сабан туена төялеп төшәбез инде, ә менгәндә мин һәрвакыт буш менәм. Хуҗам салмыш була да бөтен гаиләләре белән арттан этеп кайталар. Хатыны ягына кунакка баргач та хуҗаның әйбәт гадәте бар. Каенанасы авыррак сүз әйтсә бик нык үпкәли дә хатынын өч баласы белән әнкәсенә калдырып кайта да китә. Берәр атнадан “бабасы” ат җигеп китереп куя тегеләрне. Ә бүтән чыгып йөргән юк безнең. Җәен эштә, язын-көзен пычрак, юл юк. Шуңа күрә утызда да кызлар кебек әле мин, Аллага шөкер…
    Көтү кайтты бугай, ишегалдында тавыш күтәрелде. Эчәргә сусаган сарык-бәрән тавышларын басып хуҗабикәнең әче тавышы ишетелә:
– Атланма дим! Атланма сарык өстенә! Мәктәпкә барасы ыштаныңны туздырасың!
– Абыйдан ук тузган иде инде ул. Хәзер кечерәеп тә бетте. Миңа зур ыштан кирәк. Бусын Люция кисен.
– Люция мәктәпкә итәк киеп бара.
– Эһе!.. Абыйдан калган иске кием­нәрне миңа кидерәсез, Люциягә яңа-а.
– Ул кыз бала. Кызлар ыштан кими.
– Син киясең ич әле.
– Карале син моның әнкәсенә каршы әйтеп торуын!?
   Хуҗабикә уртанчы малаен сүгеп туйгач, иренә бәйләнә башлады
– Ә син нәрсә мужик башың белән бер сүз әйтми торасың?
– Ә нәрсә әйтим?
– Нәрсә әйтим, нәрсә әйтим?.. Минем итәккә ябышып килгән үги балаларың түгел бит алар. Син – ата кеше. Ата тәрбиясе җитешми аларга.
    Беренче ике малай турында тәгаен белмәсәм дә, өченчеләре – Люция хакында хуҗабикә дөрес әйтә. Анысына үзем дә шаһит. Анысын колхоз басуында, процентка люцерна бүлгән көнне бергәләп минем кабинада укмаштырып-әвәләдек. Шуңа да хуҗаның кәефе булганда кызының чәчләреннән сыйпап Люцирнәкәем дип сөя торган гадәте бар.
    Ата кеше әлләни озакка сузмый гына тәрбия эшенә тотынды. Аяк арасында буталып йөргән уртанчы малайны сарыгы-ние белән тибеп тә екты. Иң элек абзар ишеге астыннан малайның сыңар сандалие очып керде, аннары бичара сарыкның “бәэлдәп” бозау өстеннән сикергәне күренде. Тәрбия эше шуның белән тәмам иде, тик мал-туар арасында чабып йөргән хатынның тавышы янә ишетелде:
– Тиздән 1 сентябрь җитә. Вьетнам базарына барып балаларга кием-салым алырга кирәк.
– Кылны кырыкка яра торган урак өстендә комбайнны калдырып ничек чыгып китим мин?
    Хуҗабикә янә күп тапкырлар сыналган аргументын кулланды: “Минем итәккә ябышып килгән үги балаларың түгел бит. Тудыра белгәнсең икән – киендерә дә бел!”
    Иртәгә иртүк вьетнам базарын әйләнеп чыгу өчен бүгеннән кузгалырга булдылар. Шунда ук хәстәрен дә күрә башладылар.                   Хуҗабикә акырта-акырта балаларның чебиләп беткән аякларын юарга тотынды. Ә хуҗа яздан бирле трактор пускачыннан экономияләп җыйган бензин белән минем бакны тутырды. Ачкычны борып караган иде, аккумулятор утырган булып чыкты. Авыл башында салам эттереп йөрүче “Белорусь” тракторын чакырып китерделәр. “Әйдә, бәйлә тросны. Хәзер арттан әйбәтләп тарттырабыз аны”, – ди трактор хуҗасы.
     Ниндидер тузанга, пычракка батып беткән төтенгә буылучы шапшак трактор белән төпләремне сыдырып-ертып, юл дип аталган кантар өеме өстеннән өстерәп киттеләр. Гарьлегемнән бугазыма әллә нинди төерләр тыгылды. Урам буйлап мыскыл итеп сөйрәп йөри торгач, ниһаять, кабындым. Газымны ачтылар да аккумуляторга зарядка җыелсын дип бар көчемә эшләтеп калдырдылар.
      Үкердем дә үкердем! Үкседем дә үкседем! Үземнең ачы язмышымны каһәрләп еладым. Соң, шушы җирдән, шушы туфрактан бит мин. Мондагы тимердән, мондагы металлдан ясалган.                           Көпчәкләремдә дә мондагы резина, пыялаларым да сезнеке! Нигә шушы хәлгә төшерәсез сез мине, кешеләр? Нигә эчәгеләрем белән кантар өсләреннән өстерәп йөрисез? Нигә кызганмыйсыз! Хәер, сез үзегез дә миннән артык түгел. Кемнәрдер, каядыр адәм балалары кебек уйлый торган машиналар эшләгәндә, сез түшегез белән җир себереп, әлегә кадәр өчәр баланы бер ыштан кидертеп үстерәсез.           Үсеп җиткәч балачагын сагынып, горурланып сөйләрлек нәрсәсе калыр соң аның? Вьетнам базарыннан алып кигән ертык ыштанымы? Ишегалдында атланып йөргәндә әтисе тибеп еккан сарык бәрәнеме? И-их, кешелә-әр…
     Хуҗалар балаларының өчесен дә утыртып Казан ягына кузгалды. Мин кайда юл читеннәнрәк, кайда сикертеп, кайда әйләнеп дигәндәй арпа басуы буйлап турыдан гына олы юлга якынлашам.
Басу өстеннән барасы гына авыр булган икән. Асфальт юлга менгәч канатлар үсеп чыккан кебек булды. Төнге офыкны балкыткан серле яктылык ягына элдерәм генә, минсиңайтим. Сыңар күзне кысып бара торгач Казанга килеп кергәнне дә сизми калганмын. Хуҗам мине җизнәләре яшәгән ишегалдындагы төнге саклау урынында калдырды да, үзе күп катлы йортка кереп китте.
    Ялгыз калгач сыңар күземне кыса төшеп тирә-якка карана башладым. Кинәт замыкание булган кебек алдагы бампердан арттагы бамперга кадәр бөтен агрегатларым чымырдап китте. Йа, Ходаем! Каршымда патша егетләре генә утырып йөри торган чем-кара, мәһабәт бер нәрсә тора иде. Минем андыйларны гомеремдә дә күргәнем юк. Мөгаен чит илдән кайткан нәрсәдер, маңгаена язган хәрефләре дә безнеңчә түгел. Шул асыл затка мөкиббән китеп күпме карап торганмындыр, үзем дә белмим. Кинәт теге кара чибәркәй ялт иттереп утларын кабызып алды. Шаяра чукынчык! Ошатты ахры, хи-хи-хи. Мин андый түгел шул. Мин тәртипле, мин тыйнак. Авылныкы шул мин. Мин ялындырып кына… Без шундый…
     Кинәт почмак яктан өрәк шикелле тавышсыз диярлек бер нәрсә шуып керде. Һичнигә исе китмәгән сыман минем кара шаһзадәмнең борынына кадәр барып туктады да, артын килешле генә боргалап минем янәшәмә килеп басты. Йа, Хода! Булса да булыр икән шуның кадәр матурлык! Түгәрәкләнеп тулган Ай нурлары астында ап-ак туй күлмәге кигән кәләш кебек, билләһи! Ә исе-е... тирә-ягыннан минем төшемә дә кермәгән әллә нинди хушбуй исләре аңкый… Җүнле нәрсә түгелдер әле. Кара төнгә калып кайтмас иде. Ярый ла мин авылдан килдем, ә ул кайларда сөйрәлеп йөргән?!
      Ул арада теге кара пәһлеван миңа тагын күз кысып алды. Мин бу юлы тыйнак кына оялырга да өлгерә алмый калдым, теге сөйрәлчек бер-бер артлы өч тапкыр зәңгәрсу фараларын сирпеп тә куйды. Шуны гына көткән кебек кара шаһзадәм бөтен урамны яңгыратып үз телендә “Мии-а, мии-а, мии-а! Уаа-һа! Һа! Һа!” – дип ташып торган көч-дәрманын сиздерде. “Ие-хи-хи-хи-хиой! Ие-хи-хи-хи-хиой!” – дип кеткелди минем янәшәдәге әнчеге.
      Тегеләр шулай мин белмәгән телдә берничә тапкыр җавап алыштылар да тындылар. Ә минем капот астымда аккумулятордан саркып чыккан кислота әкрен генә бәгыремне кимерә башлады. Чү!.. Бусы нәрсә тагын?.. Нидер тама кебек?.. Әллә картердан май җибәрә инде, Ходаем?! Уф-ф, Алла-а! Кара инде, ә?! Критический көннәре дә нәкъ шушы вакытка туры килде бит! Оятымнан төне буе сыңар күземне бүтән күтәреп тә карамадым.
     Иртән туры вьетнам базарына киттек. Мине юл кырыенда калдырып үзләре эчкә кереп киттеләр. Минем өчен дөньяның яме бетте. Берни кызыксындырмый, берни кирәк түгел. Тизрәк алсыннар да киемнәрен, тизрәк үзебезнең авылга кайтып, үземнең дуңгызлардан калган абзарыма кереп бикләнергә. Беркемне күрәсем килми! Бетте! Кояш сүнде!
     Кинәт каршы якта, киң урам буйлап менеп килүче төнлә очраткан җавапсыз мәхәббәтемне күреп алдым. Елкылдап торган кара кузовын горур тотып ул миңа якынлаша иде.
    Кинәт зиһенем таралып, ни кылганымны да аңламый калдым. Сөйгәненә каршы йөгергән тиле гашыйк кебек мин әкрен генә аңа таба кузгалдым. Секунд саен арабыз якынлаша, секунд саен тизлегем арта бара. Һәм менә мин аның кочагында! Ул мондый очрашуны үзе дә көтмәде бугай, җайсыз гына мине үзе астына бөтереп салды. Булсын! Җайсыз булсын! Из мине! Тапта, тапта! Авырттыр! Тагын, тагын!.. Ой-й, ой-й… Рәх-х-мә-әт… О-о-ох…
                                                            * * *
      Моны күреп торучылар “аһ” итте. “Аллаһу әкбәр!” – дип битен сыпырды, теге якта бер шикле бәндә. Бераздан изелеп-яньчелеп беткән “Кәпийкәне” эвакуаторга төяп каядыр алып киттеләр. Сул якка салынып төшкән бамперы Мона Лизаның серле елмаюын хәтерләтә иде. Бәхетле иде бугай ул бу минутта...  

                                                                                                       Аманулла



      “Акчарлак” газетасының яңа саннарындагы хикәяләрне дә укып, танышып барыгыз, дуслар! Фикерләрегез, үзегезнең иҗат җимешләрегез белән уртаклашыгыз!
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: Аманулла

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1357
ӨСКӘ