Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Көнчеләргә ничек каршы торырга?

24 Ноябрь 2017 321
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бер-берегездән көн­ләшә-көнләшә изге эшләрдә ярышыгыз!” – дип өн­­ди, ак көнчелек, яисә ак хөсетлек кылырга куша. Аның (с.г.в.) сәхабәләре Әбү Бәкер (р.а.г.) белән Гомәр (р.а.г.) дә гел бер-берсеннән көнләшеп, яхшы гамәлләр кыла. Әйе, кемдер Аллаһы Тәгалә биргән көн­ләшү һәм хөсетлек сыйфатларын акылы белән ар­кан­лап куя да файдага тота. Кемдер исә аны башкага – зыян салу өчен куллана. Андый кешеләрдән ничек сак­­ланырга? Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән чираттагы әңгәмәбез шул хакта булды.
– Үзеңдәге көнчелек хисен җиңдең, ди. Ә көнчеләрнең зарарыннан ничек сакланырга?

– Әйе, яшәгәндә төрле хәлләр була. Безнең һәркайсыбызда көнчелек дигән авыру яши. Ул иң зарарлы чир һәм иң зур гөнаһлардан санала. Аның агы, ягъни ак көнчелек файда китерсә, карасы инде, билгеле, зыян сала. Болар турында вәгазьләрдә күп мәртәбә әйткәнебез бар. Бүгенге көндә берәрсе сәүдә ачып баеп китсә, эше тагын да зурайса яки хәтта туганнар арасыннан берсе бераз хәллерәк итеп яши башласа, көнчелек уты кабына. Конкурентлар арасында көнләшү сәбәпле зыян салырга әзер торган кешеләр дә бар. Бер оешмада эшләп, бер бүлмәдә утыручылар да кайчак көнчелек утында яна. Кемдер җитәкчегә якынрак, кемдер ераграк, кемнеңдер хезмәт хакы югарырак, кемнеңдер ире баерак һәм болар һәммәсе дә көнчелек хисе кабынуга сәбәп булып тора.

– Нәкъ менә шундыйлар берәр төрле зыян сала күрмәсен дип уйласаң, нишләргә соң?

– Бу халәт кешене куркуга сала, ул нишләргә белми. Мондый зыян итүләр дөньяда киң колач җәйгән. Галимнәр әйтүенчә, Җир йөзендәге җитмеш процент җинаятьнең нигезендә көнчелек хисе ята. Аның тәэсире нинди зур! Зыяннан саклану өчен кеше төрле-төрле ысуллар куллана. Аллаһы Тәгалә шәригать канунында көнчеләрдән дөрес итеп котылу һәм кылган зарарлары сиңа ирешмәсен өчен саклану, хәтта дәрәҗәңне күтәреп, өстен калу юлларын күрсәткән. Болар берничә пункттан тора.

– Ул нинди пунктлар?

– Әгәр берәрсенең зарарыннан куркабыз икән, яки ул кеше зарар салса, көрәш башланса, нишләргә белми аптырасак, иң беренче эш итеп Аллаһы Тәгаләгә ялвару зарур. Тәһарәтләр алып, намазга бас һәм “Йа Раббым, мине шушы кешенең көнчелек зарарыннан сакла, коткар”, – дип ялвар.
Икенче юл: берәр кешегә килгән зарар, авырлык, кайгы-хәсрәт кем тарафыннан гына булса да – көнчедәнме, сихерчедәнме, хайваннанмы, мал, ризык, сәламәтлек ягыннанмы – аның асылында үзең кылган гөнаһлар ята. Тиккә генә Аллаһы Тәгалә көнче кешегә сиңа зарар китерергә ирек бирми. Димәк, Аның рөхсәте булган һәм гөнаһтан чистарынырга кирәк. “Йа, Раббым, мине кичер”, – дип хаталардан арыну мөһим. Иманыңны арттырып, тәүбә итеп, үзеңне чистарту хәерле һәм эшне шуннан башларга кирәк. Ә без кимчелекләр турында уйламыйбыз, беренче эш итеп, көнчеләрнең гайбәтен сатарга керешәбез. Бу – зур ялгышлык.

Өченчесе – сабырлык. Аллаһы Тәгалә боларга ник шулкадәр ирек бирә икән, дип уйларга ярамый. Үзеңнең гаепләрне төзәтеп бетергәч, Аллаһы Тәгалә зарарны туктатачак. Белеп тор: зыян син төзәлгәнче, Аллаһы Тәгалә риза булганчы барачак. Берәүгә дә зарланма, хәтта яныңа килеп: “Синең хакта фәлән кеше шулай дип әйтте”, – дисәләр дә, “мин аны кичердем, исемен дә телгә аласым килми, әлхәмдүлилләһ”, диген. Үзебез дә һөҗүм итсәк, көнчеләрнең дә зыян салуы, әшәкелеге беркайчан туктамаячак.

– Бу курку гына түгелме?

– Юк. Моны курку белән чагыштырырга ярамый. Әгәр син көнче кешенең зарарыннан котылып, дәрәҗәң үсеп, биеклектә каласың килә икән, сабыр ит. Шуны онытма: башкаларның һөҗүм итү дәвамы Аллаһы Тәгалә кулында.

Дүртенче юл – Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылу. Коръәни Кәримнең “Талак” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Кем Аллаһка тәвәккәл кыла, Ул аңа җитәр”, – диелә. Бу: “Мин берәүгә дә ышанмыйм, фәкать Аллаһы Тәгаләгә таянам”, – дигән сүз.

Бишенче юл – изге гамәлләр кылу. Берәрсенә ярдәм кулы суз, сәдака бир, ярдәм ит, үзеңнән дә авыр булганнарга булыш һәм шул чагында Аллаһы Тәгалә сиңа рәхим-шәфкатен җибәрер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә”, – ди. Зыян килә башлады икән, бу көнче кешенең генә зарары түгел, ә ниндидер гамәлләрең өчен Раббыбызның сиңа төшкән ачуы да, Аның газабы теге бәндә аша бара. Монда ул кеше белән сугышу-сугышмаудан мәгънә юк. Шуңа да мохтаҗларга, фәкыйрьләргә ярдәм ит. Кайчак урамга чыгып, кошларга җим сипсәң яки сукбай эт-мәчеләргә ризык бирсәң дә савап эшлисең. Ялгыз әбигә ярдәм итсәң дә, Аллаһы Тәгалә ачуын сүндереп, тормышыңны хәерлегә үзгәртергә мөмкинсең.

Алтынчы юлга фәкать киң йөрәкле һәм иң сабыр кешеләр генә бара аладыр дип уйлыйм. Ул – зыян салган кешеләрне кичереп калу гына түгел, аларга изгелек тә кылу.

– Андый кешеләрне очратканыгыз бармы соң?

– Ни кызганыч, юк. Хәзер без явызлыкка явызлык белән кайтарырга күнеккән. Ә менә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) иң зур дошманнарын да миһербанлылык белән буйсындырган. Аның шундый бер зур дошманы була. Аның гаскәре Пәйгамбәребез яшәгән Мәдинә шәһәренә якын килә алмаган. Бервакыт сәхабәләр яу вакытында шул дошманны кулга алалар, тик кем икәнен танымыйлар. Пәйгамбәребезнең мәчете янында тоткыннарны яба торган урын була. Бервакыт узып барышлый караса, ни күзе белән күрсен – читлектә иң зур дошманы утыра. Тоткын ир чабып килә дә: “Мөхәммәд, үзеңне дә, динеңне дә яратмыйм. Мин хәзер шундый хәлдә, ни телисең, шулай эшлә. Хөкем синең кулыңда”, – ди. Расүлебез сәхабәләрен җыя да: “Гаиләгезгә кайтып әйтегез. Өегездә нинди тәмле ризык бар, шушы кешегә китерегез”, – ди. Шулай итеп, сәхабәләр иң тәмле ризыкларны теге тоткынга ташыйлар, сыйлыйлар, берәү дә каршы сүз әйтми. Бервакыт Пәйгамбәребез мәчеткә барганда, читлекне ачып, аны чыгарырга куша, үзе гыйбадәт йортына кереп китә. Урамда берәү дә калмый. Теге кеше урамга чыга. Ул читлектән соң Расүлебезнең игелеклелек әсиренә эләгә. Качаргамы, утырып торыргамы, Пәйгамбәребезне күрергәме – нишләргә белми. Шуннан соң мәчеткә кермәкче була, аны бер сәхабә туктатып, тәһарәт алырга куша. Тәһарәтләнгәч, мәчеткә уза һәм Расүлебезне күрә. Шунда: “Иң яратмаган бәндәм син идең, иң яраткан кешемә әйләндең”, – ди. Пәйгамбәребез игелек кылып, аның күңелен үзгәртә. Көнләшкән кешегә дә ягымлы сүз әйтсәң, яхшы мөгамәлә кылсаң, бүләк бирсәң һәм боларны куркудан, аннан котылу өчен түгел, ә күңелен үзгәртү нияте белән эшләсәң, шәт, ул икенчегә әйләнер. Без бит көнләшкән бәндәне аңлап карарга теләмибез. Кайчан уллары өйләнгәч, әниләре көнләшә, киленгә авырга туры килә. Хатын-кыз шуны аңлап, каенанасына яхшылык эшләсә, күбрәк аның янына кайтса, булышса, күчтәнәчен жәлләмәсә, идәнен юса, аның да күңеле үзгәрми калмас. “Минем каенана көнләшә, тагын болай итте, тегеләй эшләде”,– дип утырып кына хикмәт чыкмый. Алда әйтелгән ысуллар белән көнчелек утын сүндерергә омтылырга, сәбәп кылырга кирәк. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Габдулла ибн Габбаска: “Әгәр бөтен җир халкы сиңа зыян китерергә дип җыелсалар, Аллаһы язган кадәр генә зарар сала алырлар. Әгәр бөтен халык сиңа ярдәм итәргә теләсә, шулай ук Аллаһы Тәгалә боерган кадәр генә булышырлар”, – ди. Зыян да, ярдәм дә Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән килә. Бу төшенчәләр безнең истән чыга, зарарны һәрчак читтән эзлибез, Раббыбызның тәкъдире белән барганын аңламыйбыз. Шуңа күрә без Аллаһыга якынаерга, авырлыклар да Аңа этәрергә тиеш. Коръәни Кәримдә: “Әгәр берәр зыян килсә, аннан сине Аллаһы Тәгаләдән башка берәү дә азат итә алмый”, – диелә. Авырлыкларны да Раббыбыз безне үзенә якынайту, көч-кодрәтен аңлату өчен бирә. Әйе, көнчел кешене дәвалый алмаска да мөмкинбез. Иң мөһиме – аның зарарыннан котылу, гайбәтен сатмау, әшәке сүз әйтмәү, әрләшмәү, ләгънәт укымау. Бу – тикшерелгән ысул һәм иң дөрес юл. Кеше үзен никадәр ныграк чистартса, Аллаһы Тәгалә аңа шулкадәр ныграк ярдәм итә.

– Үзегезнең көнчеләр белән очрашканыгыз бармы?

– Укытучыдан – сыер савучы, җырчыдан – профессор һ.б. көнләшми. Гадәттә, бер өлкәдә эшләүчеләр бер-берсен ашый башлый. Мулладан – мулла, язучыдан – язучы, журналисттан – журналист, хатын-кыздан – хатын-кыз, ирләрдән – ирләр... Ләкин кайчак көнчелекне үз-үзебезнең тотышыбыз белән дә тудырабыз. Аллаһы Тәгалә нигъмәт биргән икән, аңа кадәр ничек булдың, шулай кал, гадилегеңне югалтма. Ә без киресенчә масаябыз, тәкәбберләнәбез, үзебезне зурдан саный башлыйбыз. Шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә дус-иптәшләребез ягыннан көнчелек чыгарып, безне урынга утыртырга тели. Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.) дә көнләшкәннәр. Гәрчә ул фәкыйрьлектә яшәгән. Ә байларга аның гадел, чиста, пакь күңелле, акыллы, иманлы булуы тынгы бирмәгән. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Әгәр сабыр булсагыз һәм тәкъвалыкка ирешсәгез, үзегезне төзәтсәгез, көнчеләрнең зарары сезгә ирешмәс”, – дип вәгъдә итә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ