Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Күкләр рәхмәте

18 Сентябрь 2018 843
ХИКӘЯ
   Тулай торак... Монда инде чын тормыш! Нәрсә ул үз фатирыңа кайтып диванга аву?! Менә син тулай торакның пычрак кухнясында, череп беткән электр плитәсендә, унсигез кешегә уртак булган бердәнбер табада бәрәңге кыздырып кара! Ну... бәрәңгең булса инде. Ә менә аш пешерү – үзе бер романтика! Үзе бер сәясәт! Егетләр тулай торагында айга бер аш пешергәндә читтән генә күзәтеп торсагыз, үзегез дә күрерсез. Әнә, курсның “спортивный” егете Эдуард бу кичне аш пешерә. Сигез литрлы кап-кара кәстрүлнең ничә ел кулланышта булганын беркем белми һәм инде белмәячәк тә. Ә ул һаман да горур кыяфәт белән плитә өстендә, ач студентларның авыз суларын агызып, егетнең ашны пешереп бетерүен көткәннәрен күзәтеп утыра.

   Эдуард, кәстрүлне кулына тотып коридор буенча кухняга юнәлде. Борынын чак кына җимермичә, каршында ук киң итеп каерылып ишек ачылды. Бөдрә чәчле Фәрит инде бу, ул гына шулай ишекне актык хутына каерып ача. Чын исеме Фәрит түгел, әллә әрмән, әллә грузин егете ул. Кара чутырның кулында суган күреп, Эдуард туктап калды. Аның сугансыз пешерелгән ризыкны ашый алмаганын бөтен тулай торак белә.

   – Кая киттең суган тотып? – дигән булды егет, исе китмәгәндәй.

   – Менә сиңа бирәм, аш сугансыз тәмле булмый ул, ал, әйдә, ал.

   – Туктале, каян беләсең син минем аш пешерергә йөргәнне?

   – Безнең этаж белә инде, кыланып торма, әйдә, ал!

   – Ну и нууу! Беркемгә ышанырга ярамый. Гайбәтчеләр!

   Эдуард артына борылып кемгәдер йодрыгын селтәде, әмма суганны алды. “Рәхмәтең кайда?” – дип кычкырып калды аның артыннан кара чутыр, бөдрә баш.

   Шактый озын коридордан барганда, Эдуардның кәстрүленә украин егете бәрәңге, әллә француз, әллә нәзберек поляк егете токмач китереп салды. Башкорт егете Салават тантаналы рәвештә тозга кадәр китеп бирде. Шулай булмый ни! Тозсыз аш пешереп булмый лабаса. Күңеле йомшаган егет, үзеннән дә качырып саклаган бармак башыдай каз маен кәстрүлгә озатты. Ите дә булса... Җырлый-җырлый аш пешергәндә, үзенең тамагы туйганчы шулпа ашаячагын уйлап кинәнде Эдуард. Менә аш пешеп чыкты. Кәстрүл яныннан бер минутка китмәгән егет өчен иң бәхетле мизгел җитте. Әмма...

   Кәстрүлен алып бүлмәсенә сызарга өлгерми калды егет. Борылган иде, артына утыра язды. Тулай торакта яшәүче егетләр тәлинкә тотып чиратка тезелгәннәр! Иң беренче булып суган хуҗасының тәлинкәсенә аш бүленде. Шулпа өстендә май йөзеп йөргәнен күргән ач Эдуардның эче сызды. Әмма суган, бәрәңге, токмач, тоз хуҗалары нык тордылар, үзләренең тәлинкәләрен тутырмыйча беркая да китмәделәр. Бераздан плитә янында буш кәстрүлен кочаклаган Эдуард кына калды. Егет авыр сулап кәстрүл эченә күз салды. Савыт төбендә калган аз гына шулпа өстендә бер-ике күз май йөзеп йөргәнен күргәч, эченә җылы йөгерде. Яши әле болай булгач! “Шулай инде, аш пешерергә уйлаганда, каз мае белән судан башка бернәрсәм юк иде бит”, – дигән нәтиҗә ясап, бер-ике йотым шулпаны баскан көе генә җөмләп куйды. Авыз кырыйларын сөртте дә чиратка язылган удмурт егетенә кәстрүлне кертеп бирде. Удмурт егетен дә ни көткәнен чамалаган Эдуард, әле генә ашсыз калуына исе китмәгәндәй, сызгыра-сызгыра бүлмәсенә кергән иде, гаҗәпләнүдән телсез калды. Бүлмә уртасындагы өстәл өстендә пешкән йомырка, яшел суган кыягы белән кыяр турап куелганын күреп, тагын сызгырып җибәрде. “Нинди бәйрәм?” – дип килеп утырды ул өстәл өстендәге бер бөтен икмәкне күреп.

   Бүлмәдәшләре:

   – Их син! Туган көнеңне оныт­кансың! Укып аңгыра каласың бугай инде. Котлыйбыз үзеңне! – дип аның колагын кызарганчы тарттылар.

   Аннан соң егетләрчә, өстәл астыннан гына мыек чылаттылар. Тулай торакның коменданты күрсә, туган көн дип тормас... Егетләр ашка кашык та тыкмаганнар, Эдуардны көткәннәр. Үзләренчә бер мәзәк ясаулары булган икән. Рәхәтләнеп бер көлешкәннән соң, барысы да кашыкларын алып “эшкә” керештеләр.

   Менә шулай, әкияткә охшаган чын тормыш шушы була инде. Бу вакытларны гомер юлын узганда кат-кат исенә төшерер әле Эдуард. Тулай торакта ач булсаң да үлмисең. Ә фатирдагы кеше тук булса да, аның үлеме яки тереме икәнен белә алмыйсың...

   Тормыш фәлсәфәсе шундый иде егетнең. Хәзер, Төзелеш институтының архитектура бүлеген тәмамлаганына утыз ел вакыт узып киткәч, бу фәлсәфә үзгәрде, нык үзгәрде. Үзенең төзелеш компаниясен булдырып, зур-зур йортлар төзи башлаганына да унбиш елдан арткан инде. Кайдадыр отты, оттырды, ялгышты, кемнедер алдады, үзе дә кемнәндер алданды... Ничек кенә булмасын, хәзер ул авыл малае Эдуард кына түгел, төзелеш компаниясенең генераль директоры Эдуард Баевич!

   Акчалар... Күзен йомса да шулакчалар кыштырдый, төшенә дә акча санаганы керә. “Төне буе акча санап”, саташып чыкканы да булды. Саный, саный... Санаган саен очына чыга алмый тинтерәп, манма тиргә батып уянулар... Бер уянгач, күзенә йокы керми. Китә уйлар еракка, балачакка, аннан соң яшьлек искә төшә. Ирексездән “ул вакытлар рәхәт булган икән, ач булсам да рәхәтләнеп йоклый, көлә идем” дигән уйлар килә. Кая теләсә шунда барып, кем белән аралашасы килсә, шуның белән кунакка йөрешеп... Ә хәзер нәрсә? Файдасы булган өчен түрә белән кунакка йөрешеп, кирәкле кешеләр белән танышу өчен берәр чарага барып, эт булып кайтулар... Их! Өч кенә көнгә кайтасы иде шул яшь чакларга! Кайтасы иде!

   Яшь чакларга кайта алмаганын белә Эдуард, ә менә туган ягына, әти-әнисе янына нигә кайтмый соң ул? Инде туксанны куып барган картлары янына өч кенә көнгә булса да кайтып, хәлләрен белеп килергә кем комачаулый?.. Объект тапшырасы бар барын... Аннан соң тендер отар өчен көрәш башланачак... Ә “зам”нар ни өчен? Чынлап та, нигә аларны күләгәдә яткырырга? Җитәр инде “шеф авызыннан ни чыгар икән” дип калтырап, каршысында тугрылыклы эт кебек койрык болгап йөрергә. Чыксыннар култык астыннан, карар кабул итәргә өйрәнсеннәр, ялгышсыннар, ул ялгышларын төзәтеп күрсәтсеннәр...

   Китте авылга зур нәчәлник булып, түп-түгәрәк корсак үстереп җи­бәргән ир. Хатыны белән кы­зы­ның да авылга кайтасылары кил­гән булган икән, әмма аларга: “Бөтенегездән туйдым, үзем генә ял итеп килим, комачауламагыз миңа”, – дигән бер сүз җитте. Холкын беләләр...

   Машина яхшы, юллар аннан да яхшы. Эдуард тизлекне арттырганнан арттыра барды. Күңеле дә күтәрелеп китте, җиңел бер көйгә сызгыра башлады. Студент чакта шул сызгыруы белән концертта катнашканы исенә төште. Бүләк тә алды бугай, әмма бүләкнең ни булуы онытылган инде.

   Шәһәр еракта калган саен һаваның чистарганы сизелә, ир машина тәрәзәсен ачып куйды. Өч йөз чакрым ни ул, тиздән кайтып та җитәр. Өч кенә көн тормас бәлки, артыграк та торырга була. Туйдырды шәһәр тормышы, бизнесы, парт­нерлары-дуслары...

   Гаиләсендә дә гел бәхәс, алары да... туйдырдылар... Гел бер сүз: имеш, ул акча гына ярата, гаиләсен яратмый. Әйе, менә акчасыз ир, әти белән торыр идегезме икән әле... Хуҗасының газ педаленә аз гына басуы булды, машина үкереп алга ыргылды... Шулчак... нидер булды... машинаны кемдер башта өскә алып бәрде... Аннан соң өч тапкыр әйләндереп, тимер бетон баганага китереп сылады... Бөтен дөнья караңгылыкка чумды...

   ...Бик озак барды Эдуард. Бернинди юлсыз, табигатьсез нинди җир соң бу? Нигә бер дә машиналар күренми? Ә кешеләр кайда? Хәле дә чамалы, тирә-юньдә бер авыл да очрамаса, нишләргә кирәк? Тукта, әнә тегендә бер авыл күренә түгелме соң? Әйе шул! Ир кызурак атлый башлады. Ниһаять, туган авылына кайтып җитте! Аяк атларлык хәле калмаганга, иң кырыйдагы йортка керергә булды. Йорт эче якты, җылы, чиста, әмма бер кеше дә юк иде. Эдуард тамагын кырган булды, адәм заты күренмәде. Шуннан соң ул: “Хуҗалар өйдәме?” – дип аваз салды. Юк, бер кеше дә күренми... Өстәл өстенә яңа гына мичтән чыккан ризыклар күп итеп куелган, чокырларга чәй ясалган, ә үзләре күренми... Менә кызык... сәер... Әллә тышта йөриләрме? Эдуард сарай, абзар тирәсенә күз салды, беркем күренми. Булмады инде, китәргә кирәк, йөрмәсен кеше шикләндереп. Шулвакыт аның күзе тәрәзәгә төште. Могҗиза! Хуҗалар өстәл тирәли тезелешеп рәхәтләнеп ашап-эчеп утыралар! Аңлашылды... Эдуардның кергәнен күрүгә, качканнар да, ул чыгып китте дип тагын утырышканнар. Тукта-тукта, кемнәр йорты әле бу? Ә-ә-ә, Зөлкәрәм абыйлар икән. Аңлашылды... “Саран”, “карун” дигән кушаматны кешегә зерәгә генә такмыйлардыр. Инде әллә кайчан бабай булып йөргән кеше әле дә исән икән! Шаккатмалы, бер дә картаймаган, шул килеш ничек саклана бу кеше? Ярар, бер чокыр чәеңне кызгангансың икән! Әнә, Кашшаф абыйларның тәрәзәсендә ут яна, шунда керә Эдуард.

   – Ни хәлләрегез бар, Кашшаф абый?! Нигә ишегегезне биклә­мәдегез, кем йөрмәс тә кем кермәс мондый караңгы төндә, – дип, ишекне киң итеп ачып кергән ирне буш өй эче каршы алды.

   Сәламен алучы булмагач, әдәп сак­лап тормады: “Нәрсә, мине күрүгә сез дә качтыгызмы? Чыгыгыз, сезне күрми чыгып китмим, барыбер китмим”, – дип үҗәтләнде. Шулай да бераз көтеп торганнан соң, чыгып китми чарасы калмады, өйдә бернинди хәрәкәт юк, кабер тынлыгы иде. Чыгып китте дә тәрәзәгә кап­ланды... Нәрсә инде бу, ә? Кашшаф абыйларның өй эче тулы кеше! Эдуард кабат өйгә керде, беркем юк. Йөгереп чыгып китте дә тәрәзәгә капланды, өй эче тулган... Акылыннан язды микәнни? Ирнең башына килгән беренче уе шул булды. Тик, кызыксынуы җиңде, ул өйгә берничә кабат керде, чыкты. Керә – бер адәм заты юк. Чыга, өй эче кеше белән тулган була. Аптыраудан гаҗиз булгач, тагын берничә йортка кереп, тикшерү уздырды да хәлдән таеп урам уртасына егылды. Нәрсә инде бу? Аларның йорты кайда? Нигә туган йортын таба алмый миңгерәп йөри ул? Авыл урамында бер кеше булмавына, әмма йортларның җылы, чиста, ризыклы булуына тәмам аптырады Эдуард. Гаҗәп, бик гаҗәп иде бу хәлләр. Авылга нидер булган... нидер булган. Кешеләр каядыр киткән дияр идең, өй эчләрендә җиһазлары, өстәлләрендә ризык­лары шул килеш. Китсә, кеше юк дигәндә дә бер-ике кадерле әйберсен ала бит инде! Китмәгәннәр беркая да, ул чыгып китүгә өстәл артына утырышканнар бит. Димәк, авылда да кеше бер-берсе белән аралашмый, күрше-күршегә керми диюләре дөрес булып чыга.

   Соң, шулай икән, ишегеңне бикләп куй инде!.. Юк, аңламый бу хәлләрне Эдуард, аң-ла-мый! Башка сыя торган хәл түгел бу... Кайчаннан бирле бер йотым суга тилмертәләр. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр булып ята икән авылында... Туктале, болар сүз берләшеп, аның авылга кайтмый ятуына ачу итәләрдер бәлки? Шулайдыр әле, башкача булуы мөмкин түгел! Ир аягына басты, өсте-башын какты да яктырып калган авыл урамына карап хәйран калды. Әле генә төн иде, кай арада көн булган? Каян җыелган бу халык шул арада? Әле генә беркем юк иде... Бу халык нигә көлә? Эдуардтан көләләр бит болар! Бармак төртә-төртә аннан көләләр! Җәмәгать, ни булды, нигә сез мосафирдан көләсез? Юлдан кайткан кешегә су булса да эчерер идегез... Көләсез... көлегез, әйдә... Их сез, якташлар, авылдашлар... Ни булды сезгә?..
Төркем Эдуардның һәр сүзеннән тәм табып, рәхәтләнеп көлде. Арып туктагач, аны таптап, изеп-сытып, өстеннән чыгып киттеләр. Пычракка баткан, тапталган ирне берәү дә кызганмады, аңа беркем дә кул сузмады. Шунда гына аңлады Эдуард, авыл халкы аны танымады. Авылдан чыгып киткәндә юка гына егет иде, хәзер ул – юан корсаклы бай ир! Кем танысын да, кем яратсын аны! Ярар, аңлашырлар, килешерләр... Шушы уйдан ирнең эченә җылы керде. Торып басты да акрын гына төркем артыннан китте. Әмма кешеләр аны күрүгә адымнарын тизләттеләр, кайберсе йөгерә үк башлады. Качып калучылар да булды. Актык көче белән: “Ярдәм итегез!” – дип кычкырган Эдуардка артыннан берәү: “Нигә кычкырасың? Кычкырма, сине монда барыбер беркем ишетми”, – дип дәште. Ир артына борылып карады, әмма беркемне дә күрмәде.

   – Кем син? Мин кайда?

   – Син барзахта.

   – Кайда, кайда?

   – Син, фани дөньядан китеп, кыя­мәт көнен көтеп ятучы адәм балала­ры янына барасың. Барзах дип атала.

   – Нәрсә-ә-ә?!. Син минем кем икәнемне беләсеңме?

   – Беләм. Эчендә тизәкле озын эчәгедән башка әйберсе булмаган җан иясе.

   – Белмисең икән. Дөньяны дер селкетеп яшәгән, байлар рейтингында алтынчы урында торган Эдуард Баевич мин!

   – Булмагаең тагын! Йә, күрсәт әле миңа байлыгыңны! Нәрсәңне алып килә алдың икән?

   Эдуард як-ягына каранды, машинасы кайда соң әле...

   – Берни дә юкмы? Эзләмә, чәл­пәрәмә килде инде ул.

   – Син аны каян беләсең?

   – Ә син үзеңнең нигә монда икәнлегеңне беләсеңме?

   – ...

   – Бөтенегездән туйдым, берегезне дә күрәсем килми, дидең. Синең сүзең минем өчен – боерык.

   – Алайса мин сиңа боерам: мине җиргә кире кайтар!

   – Юк инде, монысы булмас, сиңа хәзер мин хуҗа. Синең вәкаләтең чыкты.

   Эдуард ыңгырашып башын тотты.

   – Бу кешеләр нигә миннән качалар?

   – Алар монда синнән алда килделәр. Бик күп газапландылар, кызу утларда яндылар, бераз гөнаһларын киметтеләр. Хәзер синең белән аралашып, кабаттан гөнаһлы буласылары килми. Ә син алар сине яратсын өчен ниләр эшләдең? Аларның рухларына багышлап хәер, сәдака бирдеңме? Берәрсенә атап корбан чалдырдыңмы? Ә? Берәр вакыт үләсеңне уйладыңмы? Син бит иман китермәдең, үлемгә әзерләнмәдең! Үзен үлемсезгә санаганнар күп килә безгә. Килгән шәпкә синең күк алар да: “Минем кем икәнемне беләсеңме? Мин сине фәләнгә әйтеп, юк итәм!” – дип яный башлыйлар. Куыклары тиз шиңә, мондагы законнарны ришвәт биреп яки куркытып, бозам дисәң дә бозып булмаганын аңлагач, үкенәләр үкенүен...

   – Ризыклары күп, кайдан алалар?

   – Якыннары кылган догалар шулай алларына куела. Әле синең киткәнеңне беркем белми, шуңа синең өчен дога килми, ризыксыз торып торасың инде.

   – Нигә миңа күренмисең, курка­сыңмы әллә?

   – Әгәр дә мин сиңа күренсәм, син моннан кире кайтып китә ал­маячаксың. Синең кире кайтасың килә бит, әллә ялгышаммы?

   – Килә... килә... килә!

   – Ярар, кычкырма, болай да белеп торам. Минем бүген кәефем бик яхшы. Синең чын күңелдән, ахырын уйламыйча, нидер өмет итмичә кылган бер изгелегең бар икән. Шуның өчен генә сине кире кайтарам, әмма өч көнгә генә. Әгәр дә үзең рәнҗеткән өч кешедән гафу үтенәсең икән, җирдә калдырам, юк икән, үзеңә үпкәлә...

   – Үтенермен... үтенермен... җибәр генә мине!

   – Мин әйткәннәрне онытмас өчен, ике аягыңны монда алып калам. Вәгъдәңдә торсаң, кире үзеңә тапшырырмын. Тик шуны онытма, аягыңны кире алу өчен генә түгел, ихластан гафу үтен. Кара аны, алдарга уйлама да!

   – А-а-а-а-а...

   Эдуард коточкыч авыртудан шабыр тиргә батып уянды. Күзләрен ачмакчы булды, барып чыкмады. Янында кемнәрдер барын тойды. “Тагын күренмисеңме?” – дип әйтмәкче булды, теле аңкавына ябышкан ахры, авызыннан “ы-ы-ы” дигән өн генә чыкты. Кайсыдыр: “Врачны чакырыгыз, тизрәк йөрегез, аңына килде бугай”, – дип кемгәдер дәште. Эдуард аңына килгәнен аңлады, әмма хәле искиткеч авыр иде. Шулай да: “Әйткән сүзендә тора икән”, – дип билгесез зат турында уйлап куйды.

   Янына йөгереп килүчеләрнең сөйләшүләрен тыңлап яткан Эдуард үзенең үлемнән калуын, өч көн комада ятып, менә яңа гына аңына килүен белде. Өч көн, һаман шул өч көн... Өч кенә көн ял итәр идем дигән иде... Ялгышларын төзәтергә дә өч кенә көн бирелде...

   Өч көн шундый күп гомер икән... Кем уйлаган?.. Эдуард кемнәрне рәнҗеткәнен уйлап баш ватты. Шактый икән шул, монда өч кенә көн җитмәстер... Туктале, теге зат өч кеше диде бит. Димәк, өч кеше хакында бара сүз. Кемнәрдән гафу сорарга тиеш икән ул? Уйла, Эдуард, уйла!.. Синең өчен иң якын кеше кем?.. Әни! Әйе, нәкъ шулай, әнисе! Аның белән телефоннан гына сөйләште, кайтып килергә вакыт тапмады. “Кайтмыйсың” дип әнисе гел үпкәли иде... Тагын кем булыр икән?.. Әнидән кала тагын кем иң якыны?.. Хатыны! Әлбәттә хатыны! “Туйдым синнән” дип ничә тапкыр ычкындырды инде ул аңа. Кайсы хатын-кыз иреннән шундый сүз ишетеп тә бөтенесенә түзеп яшәп ята? Бүген үк икесеннән дә гафу үтенергә кирәк булыр... Ә өченчесе кем икән? Кем булырга мөмкин?.. Эштәгеләрнең берсе микән әллә?.. Кәефе булмаса да, эше алга бармаса да бар ачуын шулардан ала... Әллә... Секретаре Фәния Василовна! Олы яшьтәге ханымга, үз эшен намус белән башкарган кешегә кычкырырга, аның белән тупас сөйләшергә, кул куйдырырга алып кергән кәгазьләрен битенә ыргытырга ни хакы бар иде Эдуардның?..

   Урынбасары килгән икән, борчыла: “Кайдан, кемнәрне, нинди врачларны чакыртыйм?” – ди. Җитәкченең анда-монда эше юк, “Менә хәзер үк шушы өч хатын-кызны алып кил”, – дип фәрман бирде. Аптыраган урынбасар җилкәләрен сикертеп чыгып китте... Ышанып көтеп торган иде, өметләре өзелде Эдуардның... Әнисе каты авырып урынга калган, тел-авызы юк, беркемне танымый икән. Эдуардның хатыны телефонын өзеп үк куйган, фатир буш, кызы да юк, ди. Фәния Василовна ире белән каядыр, чит илгә киткән, кая китәсен беркемгә дә әйтеп, кисәтеп тормаган. Хәлләр... шәптән түгел... Торырга, табарга аларны! Әмма ике аякның берсе дә селкенми, әллә инде таш асып куйганнармы?.. А-а-а-а...

   – Нәрсә кычкырасың? Мине чакыруың түгелдер бит? Ике көнең бар бит әле, кая ашыгасың?

   – Ә-ә-ә, синмени әле бу? Бер көн үтеп тә киттемени инде? Бик тиз бит әле. Болай булса, минем өлгермәвем дә бар. Әйдә, килешик әле. Син минем аякларымны йөри торган ит, мин беркая да качмаска сүз бирәм!

   – Сүз бирә, имеш... Сез байларның биргән сүзенә ышанырга, мине адәм баласы дип белдеңме әллә? Өйрәнгәнсең син, биргән сүзеңне үтәмичә, кеше алдап... Качмаска сүз бирә, имеш! Моннан да ары качар җир булыр дип өметләнәсеңме әллә? Шундый ахмак сүзләр сөйлисең, валлаһи...

   – Ярар инде, шулкадәр мыскыл итмә! Мин шундый вак җанлы кеше булдым микәнни? Алай икән, төзәлергә мөмкинлек бир. Шул өч кеше белән тиешенчә исәп-хисап ясыйм инде. Алар минем янга килә алмый икән, мин үзем яннарына барырга, аякларына егылып, гафу сорарга тиешмен! Бир миңа шундый мөмкинлек. Миңа башка берни дә кирәкми, ал бөтен байлыгымны! Кая, кайсы кәгазьгә кул куярга? Ал бөтенесен! Ал!

   – Кыздың син... Ярар, мин үзем белермен байлыгыңны кая куярга... Димәк, моннан соң сиңа тормышта иң мөһиме байлык булмаячак... Ху-у-уп... Моннан кире кайтканнан соң берәүне дә рәнҗетмичә яшәячәгеңә ышандырдың тәки! Әйдә, тор! Ике көнең калды, җәелеп ятма монда.

   Эдуард күзләрен ачты. Берни булмагандай торып утырды. Янындагы кешеләрне күреп, аптырап калды. Янында утырган кешеләр дә аннан ким аптырамаганнар иде. Иң беренче булып әнисе телгә килде:

   – Һай, балам, котны алдың бит. Инде Аллаһка шөкер, күзләреңне ачтың! Кылган догаларым кабул булгандыр...

   – Әни, син ничек монда? Сине урында ята дигәннәр иде бит.

   – Кем әйтте, балам? Булмаганны! Аллага шөкер әле минем хәлләрем, әтиең дә әйбәт кенә йөреп тора.

   – Ә сез? – дип хатыны белән кызына төбәлде Эдуард. – Сезне югалтканнар иде бит. Ни арада табылдыгыз? Фәния Василовна да чит илдән кайтып җиткән... Әни! Кичерә алсаң, кичер мине! Моннан соң мин сезне айга бер кайтып туйдырып бетерәчәкмен!

   – Фу! Нәрсә сөйли инде тагын. Кешечә гафу да үтенә белмисең бит!

   Эдуард “теге зат”ның тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Тыңлап тора икән әле!

   – Әни, зинһар, мине гафу ит. Дөньяга алданганым өчен кичер мине! Моннан соң мин синең сүзеңнән чыкмам. Кал дисәң, китмәм калага, сезнең белән авылда калырмын. Бик яратам бит мин сине, әнием! Якты кояшым минем!

   – Әй бала, бала! Гомергә тәмле телле булдың. Кичерми тагы, кичерәм, улым, кичерәм, борчылма гына, яме. Өзлегә күрмә. Минем яраткан улым бит син, бердәнберем. Булмаса, күптән чакырасың, торырга сезнең янга китәрбез. Әтиеңнең калада яшисе килә башлаган. “Әсфәлттә йөрисем килә”, – ди.

   – Рәхмәт, әни, сөендердең! Әни, минем мулла азан әйтеп кушкан исемем ничек әле? Эдуард исемен ташлыйм мин.

   – Ай рәхмәт, улым! Өлфәт синең исемең, улым, Өлфәт!

   – Валя, син ризамы Өлфәт исемле ир белән яшәргә? Ул синнән гафу сорый һәм бөтен ялгышлыклары өчен кичерүеңне үтенә. Әмма шуны да әйтим, мин сиңа бервакытта да хыянәт итмәдем. Гаиләм рәхәт яшәсен, мохтаҗлык күрмәсен дип тырыштым.

   – Өлфәт, син дә мине кичер! Минем дә мулла кушкан исемем бар. Вәсилә мин, Өлфәт! Һәм шул Вәсилә синең гафуыңны кабул итә. Мин сине бик яратам!

   – Фәния Василовна! Мөмкин булса, аяк астыгызда туфрак булыр идем. Кичерегез мине!

   – Туфрак була күрмәгез, сез безгә бик кирәк, Өлфәт Бариевич! Кайчан эшкә чыгасыз инде? Сагынып беттек сезне.

   – Димәк, килештек! Гафу... Димәк, мин кичерелдем!

   Өч хатын-кыз бергә: “Кичерелдең, кичерелдең, кичерелдең!” – дип кычкырган тавышка Эдуард күзен ачты...

   – Әй балам, куркыттың бөтенебезне, – дип яшьләрен сөртте әнисе.

   – Эдуард, бәгърем, күзләреңне ачтың бит, – дип сөенде хатыны.
Ничек?! Бу хакта бер сөйләштеләр түгелме соң инде? Кайсы өн дә, кайсы саташу соң?

   – Әй, син кайда?.. Нигә дәшмисең?

   Эдуардның күңеле ниндидер бер аңлатып булмый торган халәттә иде. “Теге зат” дәшми, димәк, үзе тегендә калган... аны җибәргән?!

   Аякка басып торырлык хәлгә килүгә, Эдуард үзенең иң мөһим, хәлиткеч адымын ясады. Бизнесының яртысын партнерына бүлеп бирде дә үз өлешен икегә бүлде. Бер өлешен картлар йортына күчерде. Фәкать бер генә шарты бар иде аның: картлар йортының җитәкчесе тотылган һәр сум өчен аңа отчет бирергә тиеш. Юк икән, күчерелгән акча тулаем кире соратып алыначак. Бизнесының калган өлешен кызы исеменә күчерде. “Бала язмышы өчен җаваплылык тойган һәр ата шулай эшләр иде”, – дип акланды ул “кемгәдер”. Мулла кушкан исемен кире кайтарды, хәзер ул Өлфәт Бариевич. Әтисе белән әнисен үзләре янына алдырды да шәһәр читендәге өч катлы мәһабәт йортына күченде. Тирә-яклары урман, һава чиста. Авылда яшәп, гомер буе кара җиргә басып йөргән әти-әнисенә генә түгел, үзләренә дә монда яшәү бик ошый. Хәтта “әсфәлттә” йөрергә хыялланган әтисе дә елмаеп, үзалдына нидер көйләп йөри. Өлфәт кызының офисына эшкә урнашты, сак хезмәтенең башлыгы ул хәзер. Байлык сакчысы булып түгел, күбрәк кызының язмышын сакларга теләү сәбәп булды аңа. Байлык, дәрәҗә кызын юлдан яздырмасын, кешеләрдән аермасын. Хезмәт кешесеннән аерылдыңмы, син инде үзеңне кешегә санама, шайтан колы булдым дип бел. Башыннан кичкән хәлләр...

   Оныта алмый әле ул хәлләрне Өлфәт Бариевич, кайта-кайта исенә төшәләр. Ул “кемдер” дөрестән дә булдымы, әллә инде саташып кына яттымы? Булса-булмаса, моның әллә ни әһәмияте юк та кебек, бер уйлаганда. Өч көн, бары өч көн аның тормышын үзгәртте... Тормышын гына түгел, Өлфәтнең үзен үзгәртте. Ничек исән калды ул? Ни өчен аны “кемдер” исән калдырды? Машинасы белән бетон баганага бәрелгәч, сытылып бетәсе кешене! Гомер-гомергә каешын ычкындырып, машинасының тәрәзәсен ачып йөргәне юк иде... Нинди изгелеге булды икән? Нинди гамәле өчен күкләр рәхмәтенә лаек булды Өлфәт? Күкләр рәхмәте... Нинди яхшы затлар яши икән анда! Үзең белмичә, әҗерен өмет итмичә кылган бер изгелегең өчен дә гомереңне саклап калалар! Менә нинди икән ул... күкләр рәхмәте!

Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1570
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ