Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кәҗә генә җитмәгән, ирләр белән кертәсез!

12 Октябрь 2018 1341
Килгән хатлардан
Сугыш елларының афәте турында язам сезгә.

Марипосадка Молвино авылыннан без алты хатын-кыз – Зәйтүнә Фәтхуллина, Разия Гайнуллина, Вәфирә Галиәскәрова, Хәлимә Фәтхуллина, Сания Гыйззәтуллина, Зәйнәп Сәлаховалар идек.

Урман кисәргә барганда колхоз аты белән озаттылар. Тик без генә утырмадык, атка ияреп җәяү бардык, адашып, шактый юлны кире кайттык. Соңыннан бер авылга кереп кундык. Өйләре бик салкын иде, тезелешеп озын эскәмиядә генә утырып чыктык та, иртән идарәгә бардык. Анда безгә зур гына землянка күрсәттеләр. Ә анда салкын, төтен, стеналардан су ага. Землянканың эчендә адәм заты күренми. Кызлар елый башлады, шунда безне авылдан алып килгән Минһаҗетдин абый: “Еламагыз, бер җае чыгар әле”, – диде. Җитәкчеләр бездән: “Ат белән килдегезме?” – дип сорый. Атыбызны да алып калмакчы булалар. Җитәкчеләр ашханәгә ашарга кереп киткәч, Минһаҗетдин абыйны аты белән качырдык, авылга озатып җибәрдек.
Нык аруыбызга карамастан, бу төнне беребез дә йокламады. Шул килеш эшкә чыгып киттек. Урманга кадәр өч чакрым барырга кирәк, анда эш, ашханәдә ашауның рәте булмады, судан торган кәбестә шулпасы эчтек, анысы да кайсыбызга җитте, кайсыбызга юк. Менә шулай җәфаландык.

Төш вакытында ашарга кайтып тормыйбыз, чөнки ашарга юк. Иртә таңнан чыгып китәбез, кич караңгыда кайтабыз. Землянкалар рәтләнеп китте, тычкан күзе кадәр лампабыз бар. Шешәгә чүпрәк тыгып, шуны ягабыз, яктырып киткәндәй була. Караватыбыз икегә ярган агачтан. Атлар алдына салган саламны урлап кайтып, матрас урынына салабыз.

Беркөнне җыенырга куштылар, “икенче җиргә барасыз” диделәр. Землянкадагылар елаша. Тышта буран дулый, сызгыра, салкын җил. Идел буена алып килделәр. Мондагы землянкалар үтә кечкенә. Тегеләрен җылыткан кебек, яңабаштан җылытып карарга кирәк. Без елашып йөргәндә бер мари бабай тимер мич алып килде, Разия апа, ашханәдән сорамыйча гына утын алып килеп, мичкә ягып җибәрде. Тагын тамчылар тама, тагын төтен. Ул көнне эшкә чыга алмадык. Ашарга да бирмәделәр. Ә икенче көнне Идел буена салга бүрәнә тәгәрәтергә киттек. Эшләр җайланды, сал ясыйбыз. Без бүрәнә тәгәрәтеп торабыз. Соңыннан ул эштән алдылар, вагончыкларга ике-өч метрлы өч кубометр утын төяп ташыйбыз. Эш авыр, ашарга яхшы булгач, түзәбез. Ипи 900 грамм, кайвакыт бер кило да бер йөз була. Ашны безнең өчен аерым пешерәләр, чиратта да тормыйбыз. Баштарак, качарлар дип, землянканы бикләп куялар иде. Тора-бара бикләми башладылар.

Беркөнне безнең авылдан килгән өч кыз кайтып китте. Алар ун көннән соң яңадан килеп җиттеләр. Бик арыганнар, каралганнар, кайтканда битләрен өшеткәннәр икән. Колхоздан ат белән озатмаганнар, ашарга да бирмәгәннәр.

Мунча керәсе килә башлады. Ике-өч чакрым ераклыктагы мунчага җибәрделәр...

Хатны тулысынча "Акчарлак" газетасының 40нчы саныннан укыгыз.


Яшел Үзән, Мулла Иле.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ