Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Иван мулла (шул исемдәге хикәядән өзек)

31 Октябрь 2018 671
ХИКӘЯДӘН өзек
– И-иеһ... Бәла агач башыннан йөрми, бәндә башыннан йөри икән. Бер чакны абындым мин. Тегендә... бушлый калач ашый торган җиргә кереп утырырга туры килде... Менә шул. Җәй көне чыгардылар. И-их, туган! Сөенүемне күрсәң иде, юл читенә ятып еладым. Нишләдең син, Ибәтулла, дим үземә. Арбага тагылган дегет чиләге шикелле гомер буена артыңнан сөйрәлә бит инде бу кара тамга. Бер сөртендең – икенче булмас дим. Тик аркылы килдеме, торкылы килә дә тора, дигәндәй, күрәсене күрмичә, гүргә кереп булмый икән.

Эш кирәк бит хәзер. Ансыз булмый. Агач әртиленә бардым. Башлыгын күреп хәлне сөйләп бирдем. Ул мине болай җылы каршылады. Әйбәтләп тыңлады да. Ул-бу әйтмәде. Мин бүген иптәшләр белән сөйләшермен, иртәгә тагын кагылырсыз, диде. Чыксам, шома гына киенгән берәү миңа күз кыса. “Йә, ничек, алалармы?” – ди бу. “Алалар”, мин әйтәм. Шуннан теге көлә башлады. “Тиле син, агай-эне, алар мине, иртәгә-иртәгә дип, бер ай йөртәләр инде, ди. Төрмәдә булганнарның бер тиенгә дә кирәге юк аларга. Без хәзер үлгәнче иң соңгы сорт кешеләр, элекке арестантлар”, – ди бу. Шундый сөйләде бу, ах-вах килде, без беткән кешеләр инде хәзер, туганкай, үз көнебезне үзебез күрергә генә кала, диде. Минем баштагы куанычым бөтенләй бетте. Күңелемә кара кайгы, өметсезлек кереп утырды.

Кыен булды, туган, а-ах, кыен! Аны мин әйтимме, син әйтәсеңме?..

Әйе, туган, бер пычрангач, агару бик кыен шул, ай-һай кыен!..

Менә, туган, нинди көннәрне кичердем мин. Хет ышан, хет ышанма. Теге бәндә мине бик кызганган булды. “Икебез дә бәхетсез инде, туганкай, бер-беребездән аерылмыйк, бетәрбез”, – диде. Хәл кадәренчә киендерде. “Ашарга, киенергә кирәк. Тик тору ярамас. Берәр нәрсә әмәллик, туган”, – диде. Мин риза булдым. Чыннан да, мин аны ул көннәрдә бөтен тирә-якта бердәнбер рәтле кеше дип уйладым. Киң агымга каршы йөзүче пычрак йомычка икәнен соңыннан гына белдем. Әмма нишлисең, туган, терсәкне тешләп булмады шул. Ул кешенең бик яраткан бер сүзе бар иде: “Акча килә-китә тора, гомер үтә тора, читкә карамаска – яшәү ягын карарга кирәк”, – ди торган иде. Элек-электән үк җиңел кәсептә йөргән. Аның чемоданында, хет ышан, хет ышанма, валлаһи дип әйтәм, күгәрчен сөте дә булгандыр. Сөйдергеч, көйдергеч бөтиләре, төйгән таракан, җидееллык мунча себеркесе, күз төймәсе, кара мәче койрыгы, бака кабырчыгы, таң суы – тагын әллә нәрсәләр!

Ул мине мулла итмәкче булды. “Табышы уптый илаһым! Үгез теләгәндә, мөгез эләгә. Синең кыяфәт нәкъ тәкъва суфый. Компаньон булыйк та иләс-миләс карчык-корчыкларны өтеп калыйк, тиздән аларны биш күзлек киеп эзләсәң дә таба алмассың”, – диде.

– Алла сакласын, – мин әйтәм, – Коръәнның “к” хәрефен дә аңламаган баштан нинди мулла! Тәһарәт тә ала белмим мин.

Ул шуннан соң миңа Коръәндә йөз дә ундүрт сүрә, ике йөздән артык аять булуын, рамазан аенда безгә “фытыр” сәдакасы тамарга тиешлеген, “тәүбә” сүрәсенең хакы чама белән ун-унбиш тәңкә торуын сөйләде, дистәгә якын гарәп сүзе өйрәтте. Аннан ерак бер авылга – күптән күрмәгән каен сеңлесенә алып китте.

Ну, туган, шуннан безнең эшләр майланды да, җайланды да. Авылда шул ук кичне “бик укымышлы, изге мулла килгән, мөфтинең кулын үбү бәхетенә ирешкән, изге Бохара мәдрәсәсендә унҗиде ел укып коръән Хафиз булган”, дигән имеш-мимеш таралып өлгерде. Уйласаң, акыл җитми, туган, ышаналар. Карчык-корчыклар шунда ук без – “изгеләрне” ашата-эчертә башлады. Ул сәдака дисеңме, ул бәлеш умырырга йөрү дисеңме?! һу-у, барысы да булды. Тегенең белән майда-балда йөзәбез. Сәдака әйберләрен шәһәргә илтеп аракыга алмашабыз, һи, ник күп сөйләп торырга. Безнең ниндиерәк суфый булуыбызны шуннан аңла, гүр сәдакасына килгән мескен ала кәҗәне дә базарда сатып эчтек.

Әмма, туган, бүренең үзе туйса да, күзе туймый, диләр – дөрес икән. Ай үтүгә ниндидер изге кызның каберендә коръән чыгабыз, дигән булып, поездга утырып киттек. Теге әйтә: “Мин бер керәшен авылында элек “Хак православие чиркәве өчен газап чигеп” йөргән идем. Шунда барып кайтыйк әле, калҗаның тагын да майлысы эләкмәсме”, – ди. Миңа нәрсә, риза. Киемнәрне алыштырып, муенга тәре тактык та, әйдә! Авыл башындагы өйгә керсәк, пәһлевандай карт утыра.

– Бу изге йортка Алланың мәр­хәмәте төшсен. Исән-сау гына яшисеңме, Алексей абзыкай? – ди минем иптәш. Аннан миңа күрсәтә.

– Бу – Иван. Безнең мәзһә­­бе­безнең яңа кешесе. “Хак пра­восла­вие чиркәве” өчен җанын фи­­да кылырга ант итте, – ди. Шуннан соң китте тезеп, китте тезеп. Үз ко­лак­­ларыма үзем ышан­мый торам. Тиздән дөньяның асты-өскә киләчәк икән. Бөтен кеше туп-туры җәһәннәмгә олагачак, оҗмахка без генә керәчәкбез, җимешләр ашап, хур кызлары кочаклап кына торачакбыз икән. Күп инде, күп. Сөйли башласаң, мең дә бер кичә дә җитмәс.

Ә Алексей абзый нишләде дип уйлыйсың, туган? Ул, теге бәндә берни абайламыйча сандугач кебек гөлдерәгәндә, кисәк сикереп торды да безгә йодрыгын иснәтте.
– Менә сезгә оҗмах җимеше! – ди.

Минем бала йоным кабарды. Теге, күзен шарайтып, мич казнасына сөялде.
– Нишләдең син, Алла колы!

– Эшләмәдем! – дип кычкырды Алексей абзый. – Сезнең көтүегез белән соры корт, жулик булуыгызны аңладым. Вон минем өемнән! Икенче күземә чалынмагыз. Югыйсә...

Куркуыбыздан шыр җи­бәреп зиһенсез калсак та, бу “югыйсә”нең мәгънәсенә башыбыз җитте. “Вон!”ны икенче тапкыр ишетергә теләмәдек. Яшен ташыдай тышка ыргылдык. Берсе-берсе карбыз кадәр йодрык­лар белән аек килеш кем шаярсын...
Шуннан соң инде мантый алмадык. Икенче көнне үк мине якалап авыл Советына илттеләр. Бу эш ничек булды, диң? Муендагы тәрене салырга онытып ашка йөгер­гәнмен. Тамак тәмугка кертә, диләр иде. Тәки дәрес булып чыкты. Симез сарык ботын кимереп азапланганда, бик тирләгәч, үзем дә сизмәстән, изүне ычкындырганмын...

Менә шул, туган. Авыл хал­кы, клубка җыелып, үзе хөкем итте мине. Ни булган, берсен-бер яшермәдем, бәйнә-бәйнә сөйләдем. Кичерегез, туганнар, гаебемне тирем белән юармын, дидем. Рәхмәт, ышандылар. Башта шул авылда тимерче булып эшләдем. Яхшы исемем телгә менде. Кабат төшермә­дем. Хәзер менә үрдәкләр үрчетәм. Эшем бик рәхәт, тормышым мул, үзем бәхетле. Тик менә кайчагында “Иван мулла” дип шаярткалыйлар. Үпкәләмим. Элекке чаклар исемә төшеп, чәчләр үрә торган вакытлар хәзер дә була әле. И-һи-һи-и!

1960

Газиз Мөхәммәтшин

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ