Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Исламны Аллаһы Тәгалә үзе саклый

17 Октябрь 2018 425
Ел саен 13 октябрьдә татар халкы Хәтер көненә җыела. Бу дата 1552 елда Казан ханлыгын һәм динне саклап калу өчен 41 көн барган сугыш белән бәйле. 30 октябрьдә исә Россиядә патша хөкүмәте бәреп төшерелгәч башланып киткән репрессия корбаннарын искә алалар. Белүебезчә, репрессия елларында күп мәчетләр һәм мөселман уку йортлары ябыла, җимерелә, дин әһелләре эшләреннән читләштерелә, сөргенгә җибәрелә, кайберләренең язмышы әле дә билгеле түгел. Боларны белү, әлеге фаҗигале хәлләрне хәтердә тоту һәммәбез өчен мөһим. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән шул хакта сөйләштек.
– Ел саен халык Хәтер көненә җыела. Аяныч хәлләргә бәйле вакыйгаларны гел искә төшереп, йөрәкне яралап торырга кирәкме?

– 13 октябрь татар халкының үз дәүләтчелеген югалтуга бәйле. Әлбәттә, 1552 елдагы вәзгыять татар халкы өчен дә, Казан ханлыгы өчен дә аяныч булган. Сугыш, канкоеш, күпме кешеләрнең гомере өзелү – әйтеп бетергесез зур фаҗига. Аннары чукындыру сәясәте киткән, татарлар таралган: кемдер – Себергә, кемдер Әстерханга, кемдер хәтта чит илләргә качкан. Әлбәттә, бу көнне тарихи бер вакыйга итеп искә алу, Коръән уку, дога кылу, мөнәҗәт әйтү урынлы. Әмма шуны онытмыйк: без хәзер башка сәяси вәзгыятьтә яшибез. Моның белән килешергә һәм канәгать булырга кирәк. Чөнки дөньяви мәйданда тору өчен бердәмлек зарур. Аерылган республикаларның күбесендә хәл бездәгегә караганда да авыррак. Таралу, бүленүдән берәүгә дә файда юк.

– Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Казан ханлыгын басып алганда да, репрессия елларында да гомере өзелгән дин әһелләренең, татарларның хөкеме нинди?

– Татар кебек киселгән, туралган, нәселе югалган халыкларны җир йөзендә табуы авыр. Шул сәбәпле, күбебез нәсел-тамырыбызны, шәҗәрәбезне белми. Күпне күргән татар халкы әле дә яши, телен, гореф-гадәтен, динен саклап килә. Бу – безнең кыюлыгыбыз, батырлыгыбыз һәм Аллаһының безгә булган рәхмәте. Ә инде үзенең динен, дәүләтен, халкын яклап көрәшкән барча батырларны шәһитләр, дибез. Егерменче гасырның 20-40 елларында хаксызга рәнҗетелгән дин әһелләре, язучылар, сәясәтчеләр – барысы да шул заман корбаны. Алар Аллаһы Тәгаләгә ышанучы бәндәләр булган, күңелләрендә иман яшәгән. Изге нияттә яшәгәннәр икән, аларны да шәһитләр дип әйтергә хакыбыз бар. Шәһит китүче “газапланучы” (мученик) дигән мәгънәне аңлата. Дошман тарафыннан хаксызга җәберләнгән, каны коелган бәндәгә шәһит киткән, диләр. Адәм баласы суга батып, янгын эчендә калып яки төрле корал белән хаксызга үтерелсә дә, күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышанган икән, аны шәһит, дибез. Кол Шәриф һәм аның шәкертләре кебек яуда үлгәннәр дөньяви вә ахирәти шәһитләр булып санала, аларны шул килеш күмәләр.

– Шәһитләр дә догага мохтаҗмы?


Дәвамын "Акчарлак" газетасының 41нче саныннан укыгыз!

Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ