Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Искәндәр Мотыйгулла: “Яңа ел казын пешергәндә бүлмәгә төтен тулды”

15 Январь 2018 1618
Ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш, диләр. Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек авылы егете, “Мунча ташы” артисты Искәндәр Мутиев боларны әллә кайчан булдырып куйган инде. Утыз яшендә үк заманча иркен йорт төзеп кергән һәм хәзер: “Урман эчендә, шүрәлеләр янында яшим”, – ди.
– Искәндәр абый, нинди яңалыкларыгыз бар?

– Гадәттәгечә эшлим, яшим, иҗат итәм. Улларыбыз Рәмис белән Данис гаиләләре белән Казанда яши. Икесе дә юридик белем белән бик дәрәҗәле, олы урыннарда эшлиләр. Өч оныгым бар, Аллага шөкер. “Мунча ташы”нда эшли башлавыма 30 ел була. Театр белән иң нык чирләгән кешеләрнең берсе инде мин. Озакламый “Чамаламадык” исемле 38нче сезон башлана. Февральдә Казанда 11 көнлек тамаша булачак. Бүген үк китәр идем, зарыгып көтәм.

Сәхнәгә юлы урау була Мотыйгулланың. Казанга китеп, үзе әйтмешли, төзелештә бер ел буе бетон атканнан соң, болай булмый икән бу дип, кооператив техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, “Эластик” кибетендә директор урынбасары булып эшли. Техникумда укыганда татарча көрәш белән шөгыльләнә, өч ел рәттән призлы урыннар яулый, Сабантуйларда баш батыр кала. Шуның өстенә, “Яшьлек” ансамблендә җырлап йөри.

– “Мунча ташы”на килүегез ничек булды?

– 1988 ел. Автобуста барам. Гамил миңа карады да: “Искәндәр, борының зур синең. Син безгә туры киләсең, әйдә безнең белән”, – ди. Шуннан кереп кителде, һаман чыга алмыйм. Кайчан чыгарып җибәрерләр, белмим. Һәр елны “китәм инде” дим, һаман китеп булмый әле. Үземнең оешмам да бар, ләкин беренче урында барыбер сәхнә кала бирә.

                 aMyu_h3batc.jpg


– Көрәшне ни сәбәпле ташладыгыз?

– Ас белән өс бутала башлагач. Һәр нәрсәнең үз вакыты. “Мунча ташы”на килүемә сөенәм, чөнки бик күп дуслар, танышларым барлыкка килде. Сәнгать бөтен кешене берләштерә. Әле беркөнне машина ватылды да трамвайга утырып бардым. Күп кешеләрне бу дөньядан киткәннәр дип уйлаган идем, гади кешеләр бөтенесе трамвайда, автобуста йөри икән бит! Шулкадәр рәхәт булды, элекке заманнар искә төште.

– “Мунча ташы”ның хәзерге составы элеккесеннән аерыламы?

– Һәрбер элекке артистны аерым сагынам. Хәзерге яшьләрнең килүенә дә бик шатмын. Мин, мәсәлән, планшетта да яза белмим, ә яшьләр талантлы, белемле... Күптән түгел Камил абый, Салих абыйлар арабыздан китте. Аеруча Салих абыйны сагынам. Ул үз заманында Камал театрында да уйнаган профессиональ артист иде. Шулай ук минем белән бергә “Эт оясы” спектаклендә уйнаган Рузалия Җиһаншинаны сагынам. Кызганыч, күптән очрашкан юк. Хәзергә кадәр аны алыштырырдай хатын-кыз артист очратканым юк әле. Кабат кассеталарны карап утырам, тагын шул спектакльне уйнар идем.

                        iJD814WoWjc.jpg

– “Мунча ташы” вакыйгаларны юрап китерә, ахры. Узган тамашада ни турында сүз куерса, икенче елга шул була. Күрәзәчелек сыйфаты каян килә сезгә?

– Кая гына барсам да, тәнәфескә чыккач, гади халык белән аралашып, йомры, матур сүзләрен кәгазьгә төртеп куям. Хәтер юктан түгел, фикерләре төгәл булсын өчен. Кесә тулы кәгазь минем. Перчатка тартып чыгарганда акча төшкән кебек коела. Аннан театрда бергә утырып, фикерләшәбез дә халыкчан миниатюралар туа.

– Соңгы арада татар теле тирәсендәге ыгы-зыгының шәхсән сезгә йогынтысы сизелдеме?

– Юк. Милләтне бетерерләр дип уйламыйм да, курыкмыйм да. Кем бетерсен безне? Кем уйлап чыгарган нәрсәдер инде ул... Рус та өйрәнсен татарча сөйләшергә! Без русча сөйләшәбез бит. Бөтен дусларым рус минем. Үзебезнең төркемдә 38 ел оператор булып эшләүче Сергейны Сабирҗан дип йөртәбез. Без бер гаилә кебек.
– Татарстанда яшәмәсегез, кайсы төбәктә гомер итәр идегез?

– Минем кыяфәт Урта Азиянеке, әрмәннәргә охшаган. Кая барсам да мине үз милләте кебек кабул итәләр. Кайда яшәсәм дә югалмас идем. Фамилиям дә Мутиев бит, Мотыйгулла ул “Мунча ташы”нда куелган бер миниатюрадан гына кереп калды. Малайларым – Мутиевлар, үзем Мотыйгулла булып йөрим.

– Күпләр сезне “Камал театрында эшләсә, театрга да плюс булыр иде, үзенә дә уңыш китерер иде”, ди. Ничек уйлыйсыз?

– Бу ике театрны чагыштыра алмыйм. Камал театры дәрәҗәсенә җитәргә аерым талант кирәк. Безнең бит “театр-импровизация”. Мин китаптан сүзен сүзгә әйтеп уйный торган артист түгелмен. Җиңел, гади генә, кайвакытта кысалардан чыгып уйнарга ияләнгәнмен. Камал театрын хөрмәт итәм, анда талант та, белем дә, түземлек тә кирәк.

– Шәмси Закир сезгә үпкәләп киттеме? Аралашасызмы?

– Аралашабыз. Үпкәләп китмәде, андый кеше түгел ул. Төшкә дә керә хәтта. Икебез дә бертөсле, үпкәләсәк тә шунда ук чыгып китә. Аңа зур рәхмәт, театрда үз эзен калдырды.

– Ипотека, кредитларыгыз бармы?

– Юк, Аллага шөкер.

– Кергән акчаны кая куясыз? Банкта счетыгыз бармы?

– Счет юк. Кергән акчага килгәндә, мине хәзер бөтен җирдә беләләр инде. Ашыгып беркайчан әйбер алмыйм. Башта кесәдәге акчаны карыйм, аннан 5-6 кибетне йөреп чыгам. Хәзер бит рәхәт, фотога төшерәм дә чагыштырам. Менә шунда 2 тәңкәгә очсызракны алып кайтсам, кош тоткан кебек мәш киләм инде.
– 31 декабрьне ничек уздырасыз? Кунак чакырасызмы?

– Гаиләм белән каршылыйм. Хәзер домофон бар, кунакны кертмим дә, үзем дә бармыйм... Сәгать уникене көтә алмыйм, 11гә кадәр түзәм дә, казны ачып, үз-үземне, театрны мактап бәйрәм каршылыйм.

– Балаларыгыз Яңа елга кайтамы?

– Кайткан чаклары да була. Аларның да хәзер үз гаиләсе. Яңа ел дигәннән, мин бер нәрсәне яратып бетермим. Үгез елы, әтәч, тычкан... киләсе ел эт елы инде. Андый әйбергә кырын карыйм. Менә бер елны килсен иде акча елы! Почтадан да килсен акча, тегеннән дә, моннан да... Хайван елының ни дә булса китергәнен күргәнем юк әле.

– Духовкага каз куябыз дидегез. Укучыларга рецептын тәкъдим итегез әле.

– Казны төрлечә пешереп була. Борай ярмасы белән пешерелгәнен Балтачта күреп кайттым. Казның эченә борай ярмасы, караҗимеш салып, тегәм дә, тышына тоз, тәмләткечләр сөртәм. Аннан фольга белән кыландырып төрәм. Эченә бәрәңге, алмалар тутырмыйм. Пешеп чыккач, алам да, казыма карап торам. Фотога төшерәм. Кызыктыра малай... Ашыйсы килә. Аннан турыйм инде. Бервакыт каз пешергәндә бүлмәгә төтен тулды. Фольгасы тишелгән... Хәзер пилмән генә салабыз. Бер 4-5 елга казга ял бирдек, 20 ел ашадым инде, җитте.
Әле тагын балык башы ашарга яратам. Һәрбер сөяген кырыйга алып куеп, мыр-мыр килеп ашыйм.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4669
ӨСКӘ