Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Исеңдә калдыр!

17 Сентябрь 2018 844
Һәр гөнаһка җәза бар. Кайчан буласын белмибез.
   “Фатиха” сүрәсе шифа бирә.

   Иң зур дошманыбыз – иблис.

   Аллаһы Тәгаләдән: “Җан сәламәтлеге һәм тәнемә дә сихәт бир”, – дип сорарга кирәк.

   Кеше тәкъвалык юлына басса, ризыгы арта.

   Раббы адәмнәрне бер җаннан яраткан.

   “Йәсин” сүрәсен мәрхүмнәргә укыйлар, савабы ирешә. Үлеп баручы кешегә укысаң, ул җиңелрәк җан бирә. Көн саен йоклар алдыннан укысаң, гөнаһларың гафу ителгән хәлдә уянасың.

   “Бәкара” сүрәсе укылган йорттан шайтан качар.

   “Гыймран” сүрәсен укысаң, ул Кыямәт көнендә яклаучы булып килер.

   “Рәхмәт яусын” дию генә дөрес түгел, “Аллаһның рәхмәте яусын” дияргә кирәк.

   Зәкятне бертуганнарга бирергә ярый. Алар фәкыйрь булса, аларга бирү тагын да әйбәт. Иң якын туганнарыңа (әти-әни, әби-бабай, аларның әти-әниләре, балаң, балаңның баласы) бирергә ярамый.

   Госелең булмаса, хәләл ризык ашавың да гөнаһ. Мәчеткә керергә, Коръән укырга ярамый. Коръән тота, намаз укый алмыйсың. Әмма госелсез уразага керергә ярый.

   Зәкят, гошер түләнмәсә, АллаһыТәгалә җир йөзенә корылык бирә.

   Кояш баегач, балаларны урамга чыгармагыз. Җир йөзенә җеннәр тарала.

   Сыер тизәген кыяр-помидорга сибү – нәҗес түгел. Ул җиргә сибелә, ризыкта калмый.

   Азан вакытында мәчеттә сәлам бирергә ярамый.

   Һәр намазны вакытында үтәү – фарыз.

   Кеше тәүбә иткәч изгелек кылса, Аллаһы Тәгалә гөнаһларын изге гамәлгә алмаштыра.

   Тәсбих тартып намазны көтеп утыру – сөннәт.

Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ