Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ирләр ник юкка чыга?

3 Декабрь 2018 370
Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) кыямәтнең кече билгеләре турында сөйләгәндә, заман төгәлләнер алдыннан ирләр санының бик нык азаеп, хатын-кызлар саны кискен үсеп китәчәген бәян итә. Аның бу хактагы сүзләрен белгечләр, ихтимал, зур сугышлар чыгар да, ирләр күпләп кырылыр, хатын-кызлар күп калыр дип фаразлый иде. Ләкин сугышлар һәр заманнарда да барган, алар нәфис затлар белән ир җенесендәгеләр арасындагы зур тигезсезлекләргә китермәгәннәр, чөнки уклар һәм пулялар яңгыры монысы ир, монысы хатын дип аерып тормый, ике як та бер чама кырыла. Хәзерге сугышта кешеләр сугыш кырында түгел, ә тылда күбрәк җан тәслим кылала. Әҗәл бу очракта ирләрне хатыннардан өстен куймый: хатын-кызлар да, картлар һәм балалар да бомбалар яңгыры астында башларын күпләп салалар. Хәзерге Сирия иттарткычы моны яхшы тасвирлый.
Дөньякүләм аналитиклар исә күп кенә илләрдә хатын-кызлар саны кискен үсеп, ирләр саны кимүе турында чаң сугалар. Мәсьәләнең кызык ягы шунда: Җир шары масштабында караганда, ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк.

БМО мәгълүматлары 100 хатын-кызга 101,8 ир кеше туры килүен сөйли һәм пәйгамбәрнең сүзләре тормышка ашудан бик ерак булып тоела. Согуд Гарәбстанында, әйтик, 100 хатынга 130 ир туры килә. Әмма үзен цивилизация үзәге дип санаган илләрдә хәл бөтенләй башкача: гүзәл затлар үзләренә ир таба алудан гаҗизләр, чөнки ирләр аз, хатыннар күп. Латвиядә хәл аеруча кискен: 100 хатынга 84 кенә ир туры килә. Украинада бу нисбәт – 100гә 86. Россиядә дә шулай ук –100гә 86.

Ирләр саны азрак булган илләрнең тулы исемлеген китереп тормыйк, бары тик бер генә закончалыкка игътибар итик: азгынлыкны байрак итеп күтәргән ирекле җәмгыятьләрдә ирләр юкка чыгып бара, илне хатын-кызлар туры мәгънәсендә басып ала. Җитмәсә, бу җәмгыятьләрдәге ирләрнең дә күпмесе гомосексуалистлар, күпмесе альфонслар икәнен искә алсак, моңа җенси яктан көчсезләнгән миллионлаган ир-атны китереп кушсак, хатын-кызга мондый җәмгыятьләрдә яшәү бик үк татлы булмавын аңларбыз. Ник дисәк, сан ягыннан арту хатын-кызның очсызлануына, гаилә корудан мәхрүм булуына, бәясе төшкән товар кебек кирәксезгә чыгуына китерә. Сәхнәләргә менеп ярымшәрә сикерү дә, шәрә флешмоблар да булышмый – пар табу гүзәл зат өчен кискен проб­лемага әйләнә дә куя.

Ирләрнең хатын-кызлар санына нисбәте исә җәмгыятьнең ничек яшәвен чагылдыра торган бик үзен­чәлекле тестка әверелә башлады. Ирләр саны эчкечелек, наркоманлык, җенси тотнаксызлык кебек күр­сәткечләргә параллель рәвештә кими.
Тагын бер кызыклы факт: туганда кызлар белән малайлар чагыштырмасы мондый җәмгыятьләрдә дә якынча бер чама була. Әйдәгез, моны безнең Татарстан мисалында карыйк. Без дә бит көнбатыш мәдәниятеннән бик аз аерылабыз хәзер.

2017 ел башына Татарстанда яңа туган малайлар саны 28 мең 599 булган, кызлар – 26 мең 719. Сизәсездер: малайлар кызларга караганда ярыйсы ук күбрәк туа. Өйләнү яшенә якынлашканчы, бу нисбәт саклана диярлек: ир җенесе күбрәк, нәфис зат булып яралганнар азрак. Тик малайлар ир булып җитешә башлау белән, ниндидер бер серле кул аларны чүпли башлый. Менә, карагыз: 16-17 яшьлек 38763 үсмер егет булса, кызлар – 35871, ягъни ир җенесе сан ягыннан өстенлекне тота әле. 18-19 яшьлекләр арасында инде егетләр – 35189, кызлар – 37103. 20-24 яшьлекләр арсында, гаилә кору өчен тәмам өлгереп кенә җиткәндә, аерма арта: ирләр – 105 мең 614 булса, хатын-кызлар – 110 мең 724. Тулы канлы гаилә тормышы белән яшәргә тиешле 35-50 яшьлекләр арасында без инде хатыннарның сан ягыннан тулы өстенлеген күзәтәбез. Монда инде кыямәтнең ачы тавыш белән кычкыруын ишетмәү өчен, тома саңгырау булырга кирәк.

Татарстан әле Россия составындагы төбәкләр арасында бу өлкәдә хәле чагыштырмача уңайрак төбәк санала. Хатын-кыз өстенлеге беренчелекне исә традицион рәвештә кәләшләр шәһәре булып булып саналган Ивановода түгел, ә Новгород шәһәрендә яулаган икән. Төп рус төбәкләре Тула һәм Тверь дә аларның үкчәсенә басып килә.

Ни генә дип әйтсәң дә, җәмгыятьтә җенесләр арасында табигый баланс югалган икән, бу инде якынлашып килүче катастрофаны аңлата. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда ирләр башбаштаклыгы, хатын-кызның бәясе төшүе, рухи яктан түбәнәйтелүе, аларның иң кара һәм авыр эшләргә җигелергә мәҗбүр булуы моны бер тапкыр раслады бит инде.

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ