Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Иремнең беренче хатыны безне каргый, сихерлим ди..."

6 Март 2018 1989
Редакциягә Чистайдан Гөлия Камалова шалтыратты: “Иремнең беренче хатыны безнең гаиләне тынычлыкта калдырмый, шуннан ничек котылырга белмибез. Бергә торганда Илдарның аңа кирәге булмаган, хәзер ул яңадан өйләнгәч, гел шалтырата, куркыткан булып смслар яза, көтмәгәндә өйгә дә килеп керергә мөмкин. Өстәвенә, туктаусыз безне каргый, сихерлим сезне ди...” – диде ул.
Икенче хатын

Гөлия Камалова үзе укытучы икән, Чистай мәктәпләренең берсендә татар теленнән белем бирә. Беренче иреннән кызы белән улы үсеп килә, опекунлыкка алган баласы да бар. Илдар Гобәев белән өч ел элек никахлашып, бергә тора башлаганнар. Иреннән зарланмый, тормышлары яхшы дип аңладым. Бердәнбер каршылык – ирнең беренче хатыны Гүзәл Гобәева.

– Илдар белән Гүзәл 2010 елда ук аерылышканнар. Бергә 19 ел торганнар, ике балалары бар, – дип үзләре белән таныштыра башлады Гөлия Камалова. – Көннәрнең берсендә ирем йортын, машинасын, кием-салымын калдырып, аннан чыгып киткән. Чыдарлык булмагандыр инде, бик гаугалы хатын ул. Аның кем икәнен Каргалыда бөтен кеше белә. Шуннан соң Илдар берничә ел Каргалыда әти-әнисе өендә яшәгән, әнисен, абыйсын караган. Хәзерге вакытта минем йортта, Чистайда яшибез. Илдар балалары белән дә бик аралашмый, тик менә беренче хатыны үзе турында онытырга ирек куймый. Эш шунда, Гүзәл Гобәева 16 яшеннән авыру, II төркем инвалид, диагнозы – ревматоидный полиартрит. Закон буенча, аерылган очракта элекке ире аңа алимент түләп торырга тиеш икән. Янәсе, инвалидның караучысы булып санала. Хәзер Илдар кая гына эшкә урнашмасын, аның якынча ярты хезмәт хакын басып калалар. Бүгенге көндә эше юк, биржада теркәлгән, шуннан 4900 сум алып бара. Барыбер ай саен 3500 сумны теге хатынга түлисе! Үзенә 1400 сумы гына кала дигән сүз бит, шушымы дөреслек? Югыйсә, ул хатын үзе дә 10 меңгә якын пенсия ала, шул гына җитмиме икән? Гомер буе шулай иремнең акчасын кисеп барырлармы? Моның очына чыгып бетә алмыйбыз, инде 30 суд булды...
Ир

Гөлия ханым ире Илдарны бик йомшак кеше дип әйтсә дә, тегесе авызын йомып тормады. Эчендә булганын шундук чыгарып салды, бу судлар, беренче хатын белән ызгышып йөрүләр тәмам үзәгенә үткән, күрәсең.

– Гүзәл белән башта ярыйсы гына яшәдек, – диде ул. – Уртак көч белән Каргалыда йорт сатып алдык, үз кулларым белән шунда мунчасын, сараен җиткердем. Кышын кизү тордым, җәен чит шәһәрләргә шабашкаларга йөрдем. Гүзәлнең пенсия акчасына гына карап яшәмәдем инде. Тик тора-бара өйдә тынычлык бетте, хатын юктан да миңа акыра башлады. Кайтсаң да тавыш, китсәң дә тавыш. 2010 елның 28 июле иде. Шабашкадан кайтып кердем. Шул көнне түземлегем соңгы чиккә җитте, эш киемнәре белән өйдән чыгып киттем. Бераздан әйберләрне алырга дип әйләнеп кайтсам, киемнәремне яндырган. Мотоцикл, иске генә “Мос­квич” та шунда калды. Аннан әти-әни йортында яшәдем, ул вакытта Гүзәлгә кирәгем булмады, сәлам дә бирмәде. Хәзер менә Гөлия белән кушылгач, тыныч көннәр бетте миңа. “Нигә яңадан өйләнгәндә миннән рөхсәт сорамадың? Без бергә мәчеткә барырга тиеш идек, рәхәт күрсәтмим сиңа!” – дип теңкәмә тия. Нишләп мин аннан рөхсәт сорарга тиештер, кем соң ул миңа? Иң эчемне пошырган нәрсә – беренче хатынга ай саен алиментлар түләп бару. Аның инвалид булуында гаебем юк, кыйнамадым, имгәтмәдем – ник гомер буе акча түләргә тиештер мин?! Ул үзе канымны күп эчте бит! Эшләрлек көче бар аның, пенсиясе җитмәсә, акчаны үзе эшләп тапсын. Бөтен кергән акчаны беренче хатынга җибәреп, гомер буе монда альфонс кебек яшәп ята алмыйм бит инде. Тәмәкегә дә акча калмый алайса. Ярый да бу гаиләдә әлегә сүз әйтмиләр, тик һәр нәрсәнең чиге була, – дип күңелен бушатты Илдар Гобәев.

– Гүзәл Гобәеваны Каргалының данлыклы сихерчесе дип тә әйттеләр, анысы ни дәрәҗәдә дөрес? – дип кызыксынам.

– Ул сүзләрдә дөреслек бар. Башта Наталья Степанованың “Магия” дигән зур китабын сатып алды, шуннан кызыксынып китеп, байтак кына шуның ише басмалар җыйды. “Нигә кирәк бу сиңа?” – дисәң, “Авыруымны дәвалыйм, өйгә уңыш һәм акча китерәм”, – дип җаваплый иде. Йолаларының барысы да төнге 12дә эшләнә. Йә шул вакытта юллар чатына барып кайта, йә мунчага кереп нидер эшли. Бервакыт төн уртасында кайчыга әфсен-төфсеннәрен укып, шуны тәрәзәдән ыргытты. Чиркәүгә барып, чукынып, исемен дә алыштырып кайтты ул – Марияга әйләнде. Миңа да: “Чукындырам сине!” – дип әйтә иде. Әле бер таныш аша гына ишеттем, имеш, минем яңа хатын белән бергә төшкән фотоны бүлмәсендәге стенага беркеткән, шуның тирәсенә энәләр кадап чыккан икән. Ничек котылырга менә шушы кешедән, әйтегез әле? Дөресен генә әйткәндә, сихеренә дә ышанмыйм, үзеннән дә курыкмыйм. Аллаһы Тәгалә бар бит ул! Акчамны талап барудан гына туктасын иде...

Беренче хатын

Инде мәхәббәт өчпочмагының төп герое – Гүзәл Гобәева белән танышыр чак җитте. Аның белән бер сәгатькә якын сөйләштек, шул арада бөтен тормышын белеп бетердем. Каенана йортына килен булып төшүләрен, балалар табуын, ире Илдар белән үткәргән яшь чакларын искә алып, әңгәмәдәшем балавыз да сыгып алды.

– Беренче ирегез Илдар Гобәев: “Яңа хатынга өйләнгәннән бирле тынычлыкта калдырмый мине”, – дип әйтте. Һаман яратасызмы аны? – дип сорадым.

– Юк! – дип көлеп җибәрде Гүзәл. – Илдарны беркайчан да яратмадым. Аңа кияүгә чыгуым да ялгыш булды, ике тапкыр гына күреп өлгергән идем, әллә ничек, тиз генә өйләнешеп тә куйдык. Ирем яшьлегендә кеше кыйнап тотылган кеше булып чыкты, өстендә “судимость” дигән кара тап бар. Армиядән дә качкан булган икән... Боларның һәммәсен өйләнешкәч кенә белдем. Яшьтән үк авырый идем, табиблар бала тапмаска кушкан килеш улым белән кызымны тудырдым. Шуннан авыруым тагын да көчәйде, барлыгы 26 операция кичердем. Ә Илдар гомере буе юньләп эшләмәде, тормыш йөген мин тарттым, балаларны тәрбияләү дә минем җилкәмә ятты. Авылда кафе тоттым, терлек асрадым. Илдарга иң яхшы киемнәрне кидердем, “Гүзәл ире бу!” – дисеннәр дип тырыштым. Өч ел нык эчте, өч тапкыр каты кыйнады. Бервакыт мине буып ятканда туганы кереп коткарды, икенчесендә мунчадагы тазга башым белән тыкты – анда да чак исән калдым. Кыйнаганда борыннарымны төя иде. Урамда кеше белән сугышмасын дип чыгармыйм, ә өйдә миңа эләгә иде. Пычак-мылтык тотып тәрәзәдән дә кергәләде, күрмәгәнем калмады. Ләкин безнең тәрбия шундый инде, әби дә барган җиреңдә таш бул, дип үстерде. Шуңа күрә аерылышу турында уйламадым да.

– Сезнең сөйләгәннәрне тыңлагач, чәчләр үрә тора. Аерылышуыгыз ничек булды?

– Түзәр хәл калмагач, Илдарны әни өйдән куып чыгарды. Ә киемнәрен, чынлап та, башта алып чыгып сазда аунаттым, аннан яндырдым. Аерылышкач та аралар суынып бетмәде безнең, күпмедер вакыт килгәләп-киткәләп йөрде ул. Ашап-эчеп, мунча кереп дигәндәй. Тик башка хатыннар белән чуалуын ишеткәч, үземә якын да китермәдем. Аерылышуыбызга гарьләнеп, бер ел еладым. Илдарның балаларга да ярдәме юк, малайны армиягә озатканда акча сораган идем – бирмәде. Менә кызым әтисен бик ярата, аның безнең янда булмавын да авыр кичерә, сагына. Психологик яктан проблемалары башланды, хәзер кулларын лезвие белән җәрәхәтли. Инде ул начар гадәтеннән ничек коткарырга да белмибез...

Матди ярдәм дигәннән, Илдар Гобәев чынлап та күпмедер вакыт кызына дигән алиментны түләмичә торган. Ике як бу уңайдан судлаша торгач, шундый карар чыккан: Илдар Гобәев уртак мал булып саналган йорттан баш тарткан, ә Гүзәл Гобәева түләнми калган алиментларны кичергән. Бар да аңлашыла, эш беткән кебек. Әмма беренче хатын сугыштан соң да йодрык болгап калырга ашыга. “Ике яклы килешүгә кул куйганда аңышмадым” дигән сылтау белән, Татарстан Югары судына ук барып җитә, беренче иреннән алиментлар таләп итүен дәвам итә. Тик бу ниятен суд канәгатьләндерми, беренче карарны үз көчендә калдыра.

– Магия белән кызыксынасыз икән? Беренче ирегезне, аның гаиләсен сихерлисез, дигән сүзләргә ышаныргамы инде? – дип Гүзәл Гобәевадан төпченүемне дәвам итәм.

– Кирәкләре бар! Бердән, аларны сихерләү өчен күпме энергия кирәк! Икенчедән, сихер кире әйләнеп кайтса, тагын өчләтә көч түгәсең. Һәр кешенең яраткан китабы була, мин дә эзотерика белән кызыксынам – шул гына. Ә Илдар үзе миннән көнләшә ул, яныма килеп йөри торган ир бар, шуңа нишләргә белми, – дип акланды әңгәмәдәшем.

Шулай Гүзәл Гобәева белән күп­тәнге якын дусларча чөкердәшеп, хуш­лашуыбыз булды, минут эчендә редакция телефоны шалтырады. Гүзәл Гобәева эш номерына шалтырата. “Сездә фәлән-фәлән журналист эшлиме? Яңа гына миңа шалтыратты ул, иремнең сөяркәсе түгелме икән дип шикләндем...” – дип тезеп салды хезмәттәшемә. Кычкырып көлдем. Ирен чынлап та бик ярата бугай...

Соңгы сүз

Ике як ике төрле сайрый монда, тиз генә очына чыгам димә. Шулай да, авыл җирендә вакыйгаларны яхшы белгән кеше була – җирле үзидарә рәисе. Каргалыда күп еллар рәис булып эшләүче Марат Заһидуллинның телефон номерын җыйдым.

– Гобәевлар начар яшәмәде, – диде Марат Ахмадуллович. – Илдар һәрвакыт эшләде, азып-тузып, өйдә ята торган ир-ат түгел ул. Алтын куллы, уңган, агач эшенә дә оста. Хәзерге хатыны белән дә яхшы торалар дип беләм. Үземнең өйләрендә булганым бар, бөтен җирләре чиста-пөхтә, һәр яктан җитеш. Приюттан бала да алдылар. Менә Гүзәл Гобәеваны бераз сәеррәк дияргә мөмкиндер. Балалары кечкенә чакта туган авылы Яңа Ибрайга китеп югала иде, шул хәтердә калган. Әле заманында район хакимиятенә: “Мине совхоз директоры итеп куегыз әле, бөтен кеше рәхәттә яшәячәк, алга киткән совхоз булачакбыз. Ә авыл советы рәисе итсәгез, авылны гөлбакчага әйләндерәм!” – дип хатлар да язгалады. Кафе тотуына килгәндә, аны кафе дип әйтергә тел дә әйләнми инде... Гүзәл арендага бина алып, үзе скутерга утырып товар ташыды, мәктәптә укучы баласыннан шунда сыра саттырды. Гобәеваның үзенең яшәргә юньле урыны да юк, йорты ишелергә тора. Йә, эшмәкәр дип әйтергә тел әйләнәме инде аны?!

– Гүзәл Гобәева өендә аракы сатып ята, дип зарланучылар да булган. Бу уңайдан тикшерү булдымы? – дим.

– Тикшерү булды, ләкин берни дә табылмады. Шуңа күрә кеше сүзенә генә нигезләнеп, “сата” дип әйтә алмыйм.

– Ә авылдашыгызның сихерчелек белән шөгыльләнүе турында ни диярсез?

– Монысын сездән беренче тапкыр ишетәм, юктыр, булмас... – диде Марат Ахмадуллович.

Каргалыда менә шулай мәш килеп яталар. Санта-Барбара сериаллары бер кырыйда торсын. Инде элекке хатынга алимент түләүгә килгәндә, чыннан да, Илдар Гобәевтан аны законлы рәвештә алалар. Әгәр хатының белән озак еллар торгансың, өстәвенә уртак балаларың да булган, бергә яшәгәндә яки аерылышып бер ел үткәнче хатының (ирең) инвалидлык алган (I яки II төркем) һәм төп сәбәп – элекке тормыш иптәшеңнең кереме җан асрарга җитми икән, бу очракта син аңа матди ярдәм күрсәтергә тиеш. Алиментның төгәл күләме законда күрсәтелмәгән, анысын суд яшәү минимумыннан чыгып билгели. Бу очракта әлеге алиментны түләүне туктатуга нәрсә сәбәп булырга мөмкин соң? Беренче чиратта, Гүзәл Гобәеваның эшли башлап, кереме артуы. Бәлки, Илдар Гобәев үзенең матди хәленең дә шәп түгеллеген, ике хатын тәэмин итәрлек мөмкинлеге юк икәнен судта исбатлый алыр. Аңлавымча, әле бу “мәхәббәт өчпочмагы”на нокта куелмаган...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ