Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ирадә Мостафаева: “17 ел элек балалар лагерена киткән улымны көтәм...”

8 Август 2017 1399
Мостафаевларның гаилә башлыгы – Аяз Әхмәт улы, Ленинградта уку йортын тәмамлаганнан соң, Әзербайҗанга эшкә китә. Озак вакыт үтми, өйләнә. 1996 елда гаиләсе белән Башкортстанның Бәләбәй шәһәренә күченеп кайта. Туган якта бар да яхшы: вакытлыча яшәп торырга фатир да була, эше дә табыла. Җәй җиткәч, Аяз әфәнденең хезмәттәше аның балаларына лагерьга юллама тәкъдим итә.
Бер кешегә юллама бәясе 900 сум була. Заманына күрә аз сумма түгел. Соңгы акчаларын җыеп, 2000 елда Мостафаевлар өч баласын – 13 яшьлек Рашадны, 10 яшьлек Узеирны һәм кеченәләре – 7 яшьлек Кенанны Иглин районындагы Сим елгасы янында урнашкан “Саргай” ял йортына җибәрә.

Бәла 13 июль көнне була. Мостафаевларның иң кечкенәсе – Кенан югала. Аның белән бергә Мәскәүдән килгән Ярослав Чепков та сәер рәвештә юкка чыга. Кенан белән Ярославның соңгы тапкыр елгада су кергәнен күрүчеләр була. Водолазлар 30 чакрым араны тикшергәч, балалар батмаган дигән нәтиҗәгә килә.

– Һәр иртәдә Раббыма рәхмәт укыйм, Кенан табылганчы мине якты дөньядан аермаса иде. Кенан хәзер үсте, аңа 23 яшь. Ул исән! Йөрәгем шуны сизә. 17 ел көтәм аны! Һәм көтүемне дәвам итәм...

Язманы тулысынча 10 августта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 31 нчы саныннан укый аласыз.

Кенан турында нинди дә булса мәгълүмат билгеле булса, Ирадә Мостафаевага хәбәр итүегез сорала: 8-927-237-46-37.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ