Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Интернеттагы популяр әби

20 Июль 2017 578
Берничә ел элек интернет челтәрендә гади, көләч йөзле татар әбисенең фотосурәте популярлашып китте. Сабантуйда төшерелгән әлеге сурәт яшьләр тарафыннан афоризм буларак шактый файдаланыла. Әбинең фотосын күргәч, шаккаттым, чөнки ул миңа яхшы таныш кеше – авылдашым Гайнур әби булып чыкты.
Интернетта гадилеге һәм ягымлылыгы белән үзенә җәлеп иткән әби, тормышта да нәкъ шундый ук оптимист һәм җор телле. “Гайнур әби, интернетта фотосурәтең барлыгын белә идеңме? – дип сорыйм үзеннән. “Беләм, кызым, оныклар-чукынчыклар кертеп куйганнар бит, әле минем авыздан ниндидер сүзләр дә әйттерәләр икән. Күршеләр, бик күп таныш-белешләр кызыксындылар, фотоны күрсәтәләр. Шулай да әле кызыл матур түбәтәем булгач, кеше каршында ямьсез түгелмен дип, сөенеп куйдым”, – ди ул.

Гаилә битләрен ачканда

Гайнур әби 1930 елда Сарман районы Юлтимер авылында дөньяга килә. Җиденче классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый. Фермада сыер сава, бозау карый. Алдынгылар рәтендә була. Шунлыктан ударниклар почмагына фотосурәтен дә куялар. “Ленин белән бергә алдынгылар тактасында тордым”, – дип искә ала Гайнур әби.

Яшьлегенең таңы бик өметле була: җитеш тормышта әти-әнисенең тигез канаты астында үсә. Әмма аның уй-теләкләре чынга ашмый. Булачак иренә димләп бирәләр. Ләкин бу парга бәхетле, озын гомер кичерергә язмый. “Кавышкач, озак та үтмәде, авырга уздым. Әниемнең җылы кочагында тәрбияләнгәнгә, чын авырлыклар белән күзгә-күз очрашканым булмады”, – ди Гайнур әби. Иртәләрен кайвакыт сыер саварга соңга калып, кояш күтәрелгәч кенә уянган яшь килен, аптырап, малларын туганнары Бибинур һәм Мөнәвиргә төшерә. Алар сыерларны көтүлеккә илтеп куя.

Гаилә йөген иңнәрендә тартып барырга авыр була аңа. Балалары туса да, тормышлары барып чыкмый. Өстәвенә, Гайнур әби бу вакытта авырып ала. Гаилә таркала. Бала белән кияүгә алырга риза булучылар табылса да, Гайнур әби улы Азатны кызганып, яңадан кияүгә чыкмый.
Трактор күтәрергә дә әзер

Әбигә аеруча энесе Мөнәвир булыша, Азатны үстерергә ярдәм итә. Әмма Мөнәвир типсә тимер өзәрдәй чагында мәңгелеккә күзләрен йома. Өстәвенә, әлеге вакыйга Гайнур әбинең күз алдында була. ...Мөнәвир абый малларга ылыс ботагы алып кайту ниятеннән, трактор арбасына хатын-кызларны утыртып, басу юлы буйлап бара. Шул вакыт юлларында чокыр очрый, трактор шунда эләгә һәм ава. Ишегеннән башын тыгып: “Кызлар, хәлләрегез ничек?” – дип сорарга теләгән Мөнәвир абый тракторга кысыла. Буыла башлый. Шулчак Гайнур әби берүзе трактор кабинасына килеп ябыша, “Мөнәвир, энекәем!” дип кабатлый-кабатлый туганын коткарырга тели, хәтта тракторны кузгатмакчы, күтәрмәкче була. Әмма ул арада инде Мөнәвир абый барлык туганнарын, хатыны Хәмдияне, ике яшьлек улы Тәлгатьне һәм өч яшьлек кызы Эльмираны калдырып үлеп китә.

Үлем какса ишегең...

Улы Азат – Гайнур әбинең бердәнбер баласы. Акыллы, тәүфыйклы һәм хезмәт сөючән Азатның гомере генә озын булмый. Ул Себердә бораулауда эшләп йөргәндә, йөрәге тотып үлеп китә. Бу вакыйга 31 декабрь көнне була. Азат абыйның үлеменә инде 20 ел. Ә ананың ярасы – төзәлмәслек. Югыйсә, шул елны туганнарына якынрак булу өчен Азат абый эшен калдырып кайтырга җыенган була. “Әни, мин быел кайтырмын инде, өйне дә төзекләндерергә кирәк” дисә дә, җитешә генә алмады, – дип уфтана Гайнур әби. Яңа елга туры килгәнлектән, самолетлар очмады. Бер атна буе мәетен көттек. Авыр булды, юләрләнә яздым хәтта”.
Азат абый Себердә дә үзен эшчән, тырыш кеше итеп таныта. Шуңа күрә меңнәрчә чакрым ераклыктан аны соңгы юлга озатыр өчен җитәкчеләре, хезмәттәшләре дә кайта. Азат абыйның әтисе дә кайта. Улының битләрен озаклап сыпырып утыра.

Азат абыйның хатыны кабат кияүгә чыкса да, төп йорттан эзен суытмый, еш кайта. Гайнур әби килененә: “Кияүгә чык, тик кара аны, безнең йортны гына узып китмә, миңа авыр булачак”, – дип үз ризалыгын биргән.

Үлем дигән куркыныч сүз ишекне бер какса, тиз генә китми шул! Азат абыйның үлемен аңлап кына килгәндә, Гайнур әбинең оныгы Айдарның гомере киселә. Ул кечкенә улын ятим калдырып, фажигале рәвештә вафат була.

Биш туган – бер йодрык

Гайнур әбинең телендә һәрчак туганнары. Алар турында гел яхшы яктан, рәхмәт әйтеп кенә сөйли ул. Аеруча энесе Мөнәвирнең гаиләсе – әбинең якын терәге. Тәлгать һәм киленнәре Кадрия Гайнур әбине ярдәменнән ташламыйлар. Энесе Мөнәвирнең хатыны Хәмдия апа Гайнур әбигә һәрчак терәк һәм ярдәмче, бар йомышын үтәп кенә тора. Авыр чакта туганнары һәрвакыт аны үз канатлары астына алалар.

Гайнур әбине туганнары гына түгел, күршеләре дә үз итә. Без сөйләшеп утырган арада хәлен белергә Илгизәр абый керде. Уң як күршесе ул аның, әбиебезгә аеруча якын, чөнки алар Азат абый белән бер түшәктә йоклап, бер табактан ашап үскән. “Малаем урынында – шул”, – ди Гайнур әби.
  
Соңгы сүз

“Үтәсе гомер үткән инде, азагы хәерле булсын, урын өсләрендә ятмасам ярар иде”, – дип теләп яши Гайнур әби. Нык әле ул! Узган елга кадәр абзар тутырып мал асраган. Үгез-сыерларын карашырга туганнары ярдәм иткән. “Салам өешергә дә, сарык йонын алырга да, тирес чыгарырга да алар булышты, Аллага шөкер, хәзер мал-туар асрау авырлыгыннан котылдым. Үрдәкләр дә ала идем бит. Хәзер тавыклар гына асрыйм инде”, – ди Гайнур әби.

Өстәвенә, ул дөнья куйган кешеләрне соңгы юлга озата: мәет юа. Биш вакыт намазын калдырмый, уразасын да тота.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ