Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Интернет герое буласың килсә әгәр...

16 Ноябрь 2018 566
Җиһаз җыючы Алмаз исемле дустым бар. Шул бервакыт аш бүлмәсе гарнитуры жыярга чакырды. Булышырга.
– Нәрсә киясе? – дим.

– Анда җылы инде. Шортиктан да йөрергә була. Пычкы чүбе күп булачак. Үзең чамаларсың....

“Пычкы чүбе чалбарга тигәнәк кебек ябыша инде ул. Димәк, шомарак, чүп күтәрә торганы кирәк. Ак ыштан! Чүбе дә сизелмәячәк, кактың, бетте-китте!”

Ташыйсы да бар икән әле аны. Цехтан машина прицебына – бер тапкыр. Машина прицебыннан фатирга – икенче тапкыр.

Икенче көнне сәгать сигездә төялдек тә юлга кузгалдык.

– Ничәнче катка менгезәсе дип уйлыйсың соң?

– Сигезенче? – дим, авыррак маршрутка әзерләнеп.

Алмаз миңа карап куйды:

– Анда лифт юк дип әйтмәдемме әле мин сиңа?..

– Юк шул...

– Без Чаллы Ярга барабыз бит. Анда сигез катлы йортлар юк. Иң биеге – биш.

Чаллы Яр дигәне хәлле кешеләр яши торган җир. Чулман елгасы яр буенда урнашкан, таш стена белән уратып алынган урын, чит ил киноларындагыча итеп эшләнгән пулатлар, яхта өчен причаллар, тегесе-монысы. Урта хәллеләр өчен ара-тирә күпфатирлыларны да төзештерә башлаганнар менә.

– Бишенче катка?

– Курыкма, беренче катта аларның фатиры.

– Ә-ә, – эш бермә-бер ансатланса да, минем моңа әллә ни ис китмәде. – Бу синең танышлар мәллә?

– Әйе, танышның танышы минем белән таныш. Менә шул моның белән таныштырды.

Чаллы Ярда өйләр гөмбә кебек күтәрелә. Яңгыр яуганны да көтмичә. Яңа өй – димәк, яңа адрес. Урамнары тар, прицеп таккан килеш борылып йөрү читенрәк. Бер керсәң, кире чыгып булмый. Хәер, шәһәрнең кайсы ишегалдында рәхәт инде ул? Монда әле, ярый, кырыйда машиналар тезелешеп тормый, бәреләм дип курка торган түгел.

– Әйдә, ташыйбыз, – диде Алмаз, подъезд каршында машинасын туктатып.

Ярты прицепны “әһ” дигәнче бушатып аттык. Тырыштык инде, куллар-кулга йокмады. Эшләми эшләгәч, маңгай очына тир дә бәреп чыкты. Подъезд төбенә гарнитура шкафлары матур итеп тезелделәр.

Кемдер шалтыратты, читкәрәк киттем. Кире эш урыныма килсәм, ни күрим: Алмаз подъезд төбенә тезелгән шкафларны кире прицепка ташып маташа. Бушатканга караганда да тизрәк кылана. Үзе ялт-йолт як-якка карана, аяк очларына басып элдерә генә.

– Райну-у-уур, бу түгел би-и-ит. Кеше күрсә хәзер... бот чабып көләчәкләр, шылдык моннан тизрәк. Тиз, тиз, тиз...

— Адресны бутаганбызмыни?! — никтер кызык иде миңа.

Ашыкмаганда да җитез эшли торган Алмазның хәрәкәтләренә күз түгел, йолдыз да иярмәслек: атыла башлап, моны күрсә, ярты юлда туктап карап торыр иде, билләһи. Йөзе — ап-ак, кыяфәте юк. Аның бухәтле үк курыкканын күргән юк иде әле минем.

— Бутаганбыз, малай, бутаганбыз. Көлмә әле син. Хәзер хуҗалары күрсә, бетте баш. Интернетта миллион просмотр җыябыз, — Алмазның үзенең дә әзрәк авызы ерылды.

Ничәмә ничә ел эшләп мондый хәлдә беренче тапкыр калуы булган икән аның.

Күрмәде инде безне беркем дә. Күрсә дә аңышмаганнардыр. Харап икән: килделәр, машинадан ишек төбенә бушаттылар, аннары туктап хәл дә алып тормастан, шул бушатканны кире машинага төяп китеп бардылар. Кай төше сәер инде моның?

...Өч сәгать эчендә гарнитураны кисеп, тоташтырып, эләктереп бетердек. Тиешле адрес буенча инде монысы. Беребез дә көлми, адашып йөрүләр онытылды. Бөтен эшен Алмаз үзе эшләде, мин полиэтиленнарын чишеп, тоткычлар эләктереп кенә йөрдем. Кайтканда да искә төшермәдек.

Ә шулай да өйгә кергәч, интернетны икебез дә кат-кат тырмалап чыкканбыз. Алла диген, хәзер бит әшәке кешеләр күп. Видеога теләсә кемне төшерергә генә торалар...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ