Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Һиндстаннан кайтарылган Рәйхан Халитов үзен әйбәт хис итә (ВИДЕО)

23 Ноябрь 2016 1009
Ноябрь башында Һиндстанда юл фаҗигасенә эләккән сәяхәтче, татар блогеры Рәйхан Халитовны туган шәһәре Казанга алып кайттылар. Хәзер ул Республика клиник хастаханәсендә реабилитация уза. Үзен әйбәт хис итә, әмма әлегә кулы авырта.
Һиндстан табиблары Рәйханны 3-4 айдан соң гына аңына киләчәк дип әйткән булалар. Бәхеткә, ул инде Һиндстандагы хастаханәдә ятканда ук аңына килә.

Исегезгә төшерәбез: 2 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Рәйхан чит илдән Казанга махсус җибәрелгән самолётта 10 сәгатьтә әйләнеп кайта. Юл буе йоклый, транспортировканы әйбәт кичерә. Рәйханның әти-әнисе, бөтен туганнары, дуслары җиңел сулап куя. Бүгенге көндә аның янәшәсендә әнисе – Наилә Халитова.


Рәйхан комадан чыккач, үзе белән булган фаҗигане исенә төшерә алмый. Бик теләсә дә, исенә төшми. Бәлки искә төшерү кирәкмидер дә. “Иң мөһиме – исән калганмын”, – ди ул үзе дә.

Хәзерге вакытта иң борчыган нәрсәсе – уң кулы авырту. Табиблар үзләре дә төгәл сәбәпләрен әйтә алмыйлар. Баш җәрәхәтеннән килә дип кенә фаразлыйлар. Рәйхан үзе бирешә торганнардан түгел. “Ул җиңә алмаслык әйберләр бу дөньяда юк”, – ди әнисе. “Иң мөһиме – тормышымдагы бу авыр вакытларны үткәреп җибәрә белергә кирәк”, – ди Рәйхан.

Әлегә татар блогерын өйгә чыгармыйлар. Аның башы, тезе һәм бармаклары җәрәхәтләнгән. Хәзергә ул микрохирургия бүлегендә дәвалана.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ