Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Имәнлебашта сәер хәлләр: йорт яна, үгезләр үлә...

11 Январь 2018 1785
Редакциягә Зәй районы Имәнлебаш авылында яшәүче Әдип абый Габдрахманов шалтыратты. “Йортымда ике мәртәбә янгын чыкты, үгезләрем үлде. Тикшерүче дә, белүче дә юк, янгынны да юньләп сүндермәделәр...” – дип райондашларыннан ризасызлык белдерде ул. Янгын хәтле янгынны ничек сүндермәгәннәр икән дип, бу эшне тикшерергә тотындык.
“Түбәдә 20 чиләк су сакладым”

– Бу әнием Зәкиянең йорты, аңа 80 яшь инде, – дип үзләре белән таныштыра башлады Әдип абый. – Әти үлгәч, Түбәдән Камадан шушында күченеп кайттым. Йортыбыз зур, матур, санасаң, монда 12 миллионлап акча кергәндер. Хатыным, балаларым Түбән Камада калды, ялларда кайтып йөриләр. Үзем гомер буе җитәкче урыннарда эшләдем, хәзер менә 54 яшемдә авылда маллар асрап карарга керештем. Бүгенге көндә 3 атым, 3 үгезем, 1 сыерым, 12 сарыгым бар. Моңарчы абзарыбызда 5 ат, 13 үгез, 28 сарык, 80 каз, 100 бройлер иде. Соңгы арада малларны киметергә туры килде. Үземне фермер дип санамыйм, беркемнән бер тиен ярдәм сораганым юк. Ихатабызда бер гектар җир бар, малларга ризыкны шунда чәчәм. Ул гына җитми, әлбәттә, күрше авыл фермерларыннан да ашлык сатып алам. Итне урнаштыру җиңел түгел. Малларны суеп та, тере килеш тә сатып җибәрәбез. Бу эштә тәҗрибә туплаган кеше буларак, шуны әйтә алам: мал асраудан хәзер бер тиен дә файда юк!

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, яңа танышымнан йортларында чыккан янгын турында сораштыра башладым. Фаҗига 10 апрель көнне була. Габдрахмановлар йорты түбәсендә ялкын күреп, бирегә күрше-күлән җыела, янгын сүндерүчеләр килгәнче күмәк көч белән тырышалар, булдыра алганча су сибәләр. Бәхеткә дияргәме, йортның түбәсе генә зыян күрә, кызыл әтәч диварларга үрмәләргә өлгерми. Тик фаҗига нәкъ өч көннән соң тагын кабатлана. Монысында Зәкия апаның бүлмәсе яна, кабат сүндерәләр. Бу хәлләрнең сәбәбен электрдан күрәләр. Әдип абый әйтүенчә, янгыннан соң йортка дүрт миллион сумлык ремонт ясарга туры килгән – түбәсен алыштырганнар. Дәүләттән бер тиен ярдәм дә алмаган ул, өй иминиятләштерелмәгән булган.

– Үзем ЖКХ системасында эшләгәч, мондый очракларны күреп беләм, – дип дәвам итте Әдип Габдрахманов. – Шуңа күрә беренче янгыннан соң, кабат ут чыкмасын дип, өй түбәсенә 20 чиләк су менгезеп куйдык. Икенче тапкырында шул су коткарды да инде безне. Алдан хәстәрен күрмәсәм, өебез тулысынча янып, көлгә әйләнгән булыр иде. Фаҗиганең беренчесендә дә, икенчесендә дә авылда түгел идем. Янгын сүндерүчеләр беренче очракта аннан-моннан сүндергәннәр, шуңа күрә ут кабат чыккан дип саныйм. Моны дәлилләргә тырышып та карадым, полициягә, прокуратурага яздым. Тик сүземә берәү дә колак салмый, ышанмыйлар, юньләп тикшермиләр. Март аенда үгезләребез үлде, анысын да тикшерүче булмады. Хокук сакчылары шундый гади эшнең дә очына чыга алмагач, алар ничек зур җинаятьләр ача алсын соң? Хәзер дөреслек таләп итәм, гаделлек эзлим.
Бурдан кала, уттан калмый...

Килешәсездер, читтән карап торышка Имәнлебаштагы хәлләр шактый сәер сыман. Бер хуҗалыкка кыска вакыт эчендә берничә сынау килгән, чыгымнарны санап кына өлгер! Зәкия апаның кызы Энҗе Әхмәтҗановага да сорауны кабыргасы белән куйдым:

– Бертуганыгыз Әдип абыйның дошманнары юкмы?

– Белмим инде, авыл кешеләре белән мөнәсәбәтләре әйбәт, – диде әңгәмәдәшем. – Беренче тапкыр янгын чыкканда өйдә идем, әнкәй шалтыратты. Шуннан бу яман хәбәрне янгын сүндерүчеләргә, җирле үзидарәгә җиткердем. Күрше-күлән җыелды, йөгерештек, мәш килдек. Кызыл әтәч түбәгә капкан иде – анысы нык булды. Икенчесендә өйдә түгел идем, ирем Илгиз менде. Бу юлы янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндереп бетергәннәр. Әлеге хәлләргә үзебез дә гаҗәпләндек. Югыйсә, беренче очрактан соң утны тоташтырмадылар да, өйдә шәм кабызып кына яшәделәр. Бурдан кала, уттан калмый, ди. Өйне күпме ремонтларга туры килде! Алла сакласын инде.

Габдрахмановларның күршеләре Гөлсинә апа да ул көнне күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләде.

– Барысын да үз күзем белән күрдем, үз кулларым белән сүндерештем, – дип башлады ул сүзен. – Бер тәүлек эшләп, өйгә кайтып кына җиткән идем. Шулчак күршеләр “янгын!” дип йөгереп кергәннәр. Табак белән су тоттым да шунда чыгып йөгердем. Түбә янды, 15-20 кеше берәр сәгать чамасы сүндергәнбездер. Аннан ирләр түбәдә маташты, без хатын-кызлар астан ярдәм итеп тордык. Өй эченә алай зур зыян килмәгән иде кебек, ләкин тарттырылган түшәмнәре эреп төшкән иде. Икенче тапкыр янгын чыккан вакыт кабат эштән кайткан чагыма туры килде. Мин бер көн эшләп, өч көн ял итәм. Анысында ут Зәкия апаның бүлмәсе тирәсендә чыккан иде, алдагысыннан тизрәк сүндердек.

– Авыл халкы бу хәлләрнең сәбәбен нидән күрә? Күршегез белән аралашып яшисезме? – дип сорашам.

– Әби өйдә үзе генә калганда, Әдип кайчак: “Әнинең хәлен белеп чык әле”, – дип шалтырата. Андый вакытта кереп, 15 минут тирәсе утырып чыгам. Бик кергән юк, капкалары күп вакыт бикле була иде, коймаларының биеклеге дә ике метрдан артык. Аннары, үзем дә ялгыз яшим, авыл кешесенең эше бетми бит. Янгын турында авыл кешесе төрлечә сөйли: электр чыбыгыннан диючеләр дә, ут төртмәделәрме икән дип шикләнүчеләр дә бар. Икенчесендә, имеш, аккумулятор аша ут кабызганнар, шуннан чыккан. Кеше сүзе генә бу, белеп әйтмим... Болай үзләре тыныч яшиләр.

– Әдип абыйның маллары да үлгән икән...

– Әйе, ике үгезе, бер аты үлгәнен беләм. Тракторга төяп киткәннәрен үзем күрдем, мал табибы да килгән иде. Әдип мал асрап көн күрә. Киләчәктә малларны бетерәм, эш табам да шәһәргә китәм дип сөйләнә инде. Әби дә ул малларны нык караша, икәүләшеп йөгерәләр, – диде Гөлсинә апа.
Янгын сүндерүчеләр чакырткан өчен – штраф?

Әдип абыйның Югары Шепкә җирле үзидарә җитәкчесе Айрат Ишматовка да үпкәсе бар икән. “Янгыннан соң килеп, әнинең хәлен дә сорамады. Ул бу вазыйфага билгеләнгәннән бирле капка төбендәге лампа да янмый. Мөмкинлегем булганда, кар көртенә батып ятмасыннар дип, авыл урамын үзем чистарттыра идем. Җирле үзидарәдән хәзер анысы да юк”, – диде ул.

Шушы зарларны да, башка сорауларны да үзидарә рәисе Айрат Харисовичка бирдем. Анысы исә шалтыратуыма чүт кенә дә аптырамады, Әдип Габдрахманов тикшерүчеләрне еш чакырта икән – биредә моңа күнегеп беткәннәр инде.

– Габдрахмановларның ике ел чамасы элек әтиләре үлде. Шуннан бирле йортлары әтиләре исемендә калган, яңадан рәсмиләштермәгәннәр. Янгыннан соң бернинди ярдәм булмауның төп сәбәбе шул – тиешле документлары булмау, – диде Айрат Ишматов. – Икенче тапкыр янгын чыккач, Әдип үзе өйдә булмаган килеш МЧСка шалтыратып, “авылда өч йорт яна” дип хәбәр биргән. Миңа бу турыда көндезге 12ләр тирәсендә әйттеләр, өйдә чәй эчеп утыра идем. Аякларым калтырый башлады, чыгып йөгердем. Барсам, бернинди янгын юк! Аннан соң ашыгыч рәвештә тулы экипаж: янгын сүндерүчеләр, газчылар, медиклар, электриклар килде. Шундый хәбәр булгач, барысы да биредә коточкыч зур фаҗига дип уйлый бит инде. Нишләсеннәр, әлеге хезмәтләр бу очракны “ялган чакыру” дип билгеләп, китеп барды. Белүебезчә, “ложный вызов” өчен чакыручыга штраф та каралган. Әдип Габдрахмановның шуңа, үзеннән өстәмә акча түләткәнгә ачуы киләдер.

– Авылдашыгыз әйтүенчә, янгын сүндерүчеләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкармаганга күрә фаҗига кабатланган... – дим.

– Үзегез уйлап карагыз, сүндереп бетермәгән очракта, янгын өч көннән соң гына чыгар идеме? Гомумән, үзе кая караган соң ул, нишләп өен тикшереп чыкмаган? Ут электрдан чыккан, дигән нәтиҗә ясадылар. Башта мансардның бер почмагына капкан, шуннан таралган. Үгезләргә килгәндә, аларны Әдип читтән алып кайткан, сәламәтлекләренә кагылышы махсус белешмәләре булмаган, ветеринар хезмәте белән дә шуңа аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Әлеге уңайдан да тикшерүчеләр күп килде, кемгә генә шикаять язмады ул... Минем Әдип Габдрахманов белән бүлешер әйберем юк, ул хәтта безнең авылда пропискада да түгел. Ничек бар, шулай сөйләдем, – дип нәтиҗә ясады Айрат Ишматов.

Өй түбәңә “кызыл әтәч” менеп кунакласа, “өч йорт яна” дип кенә түгел, каушаудан “урамыбыз белән янабыз” дип тә кычкырырлык булырсың, Алла сакласын. Мондый ситуацияләрдә бигрәк тә салкын акыл белән эш итәргә кирәк шул. Үзеңне контрольдә тотарга, хисләрне йөгәнләргә. Инде андый хәсрәтләр кабатлана күрмәсен, соңгысы булсын...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1184
26 Июль 2018 12:38 956
24 Июль 2018 14:00 911
ӨСКӘ