Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илзидә Госмановага сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

16 Март 2018 1142
"Айдарым" җыры белән күп тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Илзидә Госманова белән әңгәмә.
– Илзидә, гел концертлар белән йөрисең, егетләр бәйләнмиме?

– Бәйләнмиләр анысы. Ләкин бер хәл булды, сиңа сөйләргәме икән?!

– Әйдә, сөйлә әле. Беркая да язып чыкмаскамы?

– Язып чыкма! Ул егетнең күңеленә тимәсен, чөнки ул чын күңеленнән эшләде бит. Аның хисләреннән көлү булмасын. Чын ир-егетләрчә чәчәк букеты белән тәкъдим ясады. Концертта кияүдә икәнлегемне, балаларым барлыгын да әйтмәгән идем. Ул белмәгән.

– Кайсы авылда булды бу хәл?

– Авылын, районын конкрет әйтмибез, чөнки ул егет алдында читен. Шушы хәлдән соң концертларымда гаиләм, балаларым барлыгын да әйтә башладым. Бер районда өч көн рәттән концерт куйдык. Беренче көнне җырлаганнан соң хризантемалар бүләк итте. Икенче көнне шул ук районның күрше авылында тагын шул ук егет бик матур роза букеты чыгарып бирде. Мәхәббәт хаты да бар иде, мине ошатуын әйткән. Өченче көнне концерт башланыр алдыннан шул егет килеп чыкмасын тагын дип шикләнеп тора идем, концертны алып баручы егет: “Синең фанатың килгән анда, чәчәкләр белән залда утыра”, – ди. Соңгы җырны җырлаганнан соң бик матур роза букеты бүләк итте. Башта рәхмәт әйтте, аннары: “Кияүгә чыгыгыз әле миңе”, – дип тәкъдим ясады.

– Сәхнәдәме?

– Әйе.

– Мондый хәл тормышыңда беренче тапкыр булдымы?

– Беренче тапкыр. Үзем дә бераз каушап, югалып калдым. Шуннан: “Рәхмәт сезгә, ләкин мин гаиләле кеше бит. Белмәдегезмени? – дидем.

– Нәрсә диде?

– Үзе дә югалыбрак калды. Аннан соң гафу үтенде. “Мин сезнең мәңгелек фанатыгыз булып калачакмын. Сезнең җырларны яратам, барлык җырларыгызны беләм. Җырлап йөрим”, – диде.

– Исемен сорамадыңмы?

– Сорадым, әйтте.

– Безгә дә әйт инде?

– Юк, әйтмим. Ишетелсә, гафу итсен. Мин аны гаеп итеп сөйләмим.

– Бер тапкыр Камал театры артситкасы сөйләгән иде: “Партнер белән сәхнәдә мәхәббәт ролен уйнаганда хискә бирелеп китәсең. Әмма сәхнә уены тәмамлангач, бу хисне бетерергә кирәк, акыл җиңәргә тиеш”, дип. Синең дә хисләрең уянып китмәдеме? Тәкъдим ясаган егет сиңа ошадымы?

(Әңгәмәнең дәвамын “Акчарлак” газетасыннан укырсыз, җәмәгать...)
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ