Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ильяс Шәяхмәтов: “Идән чүпрәге сыга белмәгән егетләрне күрсәм, аптырыйм”

18 Январь 2017 2172
Берничә ай элек “Манзара” тапшыруында Ильяс Шәяхмәтов исемле яңа алып баручы егет пәйда булды. Шуңа өстәп, телевизордан клипларын да әйләндерәләр аның. Ә яшьләргә ул социаль челтәрдәге видеолары аша да таныш. “Яшьләр мәйданы”на Ильясның үзен чакырдык.
– Ильяс, сөйләшүләрең буенча бик инсафлы егеткә охшагансың. Әти-әниең биргән тәрбия җимешедер инде бу... 

– Күбрәк хезмәт тәрбиясе алымын кулланды әти-әни. Шуңа күрә, идән чүпрәге сыга, бәрәңге әрчи белмәгән ир-егетләрне күрсәм, аптырыйм. Миңа 10 яшьләр вакытта әтиләр 8 сутый бакча алдылар. Яздан көзгә кадәр шунда казына идек. Хәзер: “Ник кирәк булды шуның кадәр зур җир?” – дип сорагач: “Булдыксыз, сыек буынлы булып үсмәсеннәр, җир эшен белсеннәр дидек”, – дип көлешәләр.

Әйткәнемчә, гаиләдә ике малай үстек. Абый бик тә тәртип ярата иде. Мин исә бер дә артымнан җыярга яратмадым. Бервакыт әни идәндә таралып яткан уенчыкларны бер кушты җыярга, ике кушты. Өченче тапкыр кабатлап тормады, иң яраткан уенчыгымны балконнан аска ташлады. Елый-елый чыгып йөгердем. Чыксам, алып киткәннәр...
P.S. Бу хакта тулырак "Акчарлак" газетасының 19 гыйнвар көнне чыгачак 2нче санында укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ