Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ильвинаның элеккеге ире яңа бәхете белән

3 Январь 2017 3000

Җырчы Ильвинаның элеккеге ире Булат шушы көннәрдә "Инстаграм"га бер фото элде. Сурәт астына ул "Яңа бәхетем белән“ дип язып куйган.    

Фото астындагы комментарийларга карасаң, күпләр яшь парга бәхет тели, соклануын белдерә. Шулай да "Ильвина белән матуррак күренә идегез" диючеләр дә бар.
Мисал өчен, берсе: "Булат, бәхетле бул! Син - яхшы әти! Яхшы дус! Һәм син дә башкалар кебек үк бәхеткә лаек!" - дип куйган.
Булатның "Инстаграм"ына күз салсаң, бүген аның аккаунты балалары һәм спорт фотолары белән генә тулган. Соңгы вакытта ул нәкъ тә менә спорт ярдәмендә ябыккан да иде. Ә 2015 елның сентябрь аенда гына Ильвинага багышлап язылган менә мондый сүзләренә тап буласың: "Яратканым, сине очратмаган булсам нишләр идем икән мин? Кемгә өйләнер идем дә, кем белән яшәр идем? Кем мине дөньядагы иң тәмле борщ һәм кыздырылган бәрәңге белән сыйлар иде? Сиңа мин көн саен синнән уңуым һәм синең белән ничек бәхетле булуым турында сөйли алам. Ләкин мин сиңа өч кенә сүз әйтәм: Мин сине яратам!


Фотолар Instagram челтәреннән алынды.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Бикә Имешова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ