Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илсур НӘБИУЛЛИН: “Шәһәрдә кеше таба алмаган әйберне безнең авыл халкы ничек юлласын?”

29 Апрель 2020 266
Бу кеше белән танышуыбызның сәбәбе әлеге дә баягы хәерсез вируска бәйле. Инстаграмда битлек бәяләрен, аларны сатучыларны барлап утырганда бушлай битлек өләшүчеләрнең аккаунтларына кереп карадым... Илсурга да шул хәйрия эшләре нәтиҗәсендә игътибар иттем. Беркөнне Башкорт егетенең халыкка бушлай битлекләр өләшеп йөргәненә сокланып калган идем, озак та үтмәде, ветераннарга аның азык-төлек таратуын күрдем. Йөрәк түзмәде, бу кешенең юмартлыгы артында ни барын беләсе килде.Баксаң, биш яшендә әти-әнисез калып абыйсы белән әби тәрбиясендә үскән малай икән ул.Институтта соңгы курста укып йөргән елларында үз эшен башлап җибәргән ул.
–... Бүгенге көндә хәйрия эше сезгә нәрсә бирә? Бу үзегезгә бераз реклама ясаумы?

– Минем реклама кулланганым юк. Без күп оешмалар белән эшлибез. Товарыңны вакытында өлгертә алмасаң яхшы булмый. Ә хәйрия эшенә килгәндә, анысы күңел таләбе. Өйдә тик утыра алмаганлыктандыр бәлки. Телевизор карыйм, битлекләр юк диләр. “Шәһәрдә кеше таба алмаган әйберне безнең авыл халкы ничек юлласын?” – дип уйладым. 90 сумнан фабрикадан тектереп алдык та, авылдашларга, күрше авылга бушлай тараттык...

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның иртәгә чыгачак, 17 нче саныннан укый алачаксыз
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2299
18 Май 2020 10:04 1867
11 Май 2020 10:05 1681
ӨСКӘ