Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илсур Мортаза: “Хатын-кызның озак җыенуы ачуымны китерә”

2 Март 2018 1456
10 февральдә юмор остасы, алып баручы, сценарист Илсур Мортазага 50 яшь тулды. Шул уңайдан, Тинчурин театрында иҗатташ дусларын җыеп, менә дигән концерт күрсәтте ул. Ә мин түгәрәк датаны сәбәп итеп, Илсур абыйны редакциягә дәштем.
– Илсур абый, артка борылып карыйк әле, үкенечләр күпме?

– Үткәннәргә үкенеп карый торган гадәтем юк. Шулай да беркатлылык, кешегә тиз ышанучанлык аркасында авыз пешкән чаклар күп булды. Хәзер дә пешеп тора әле ул. Авыл баласы булу, гаиләдә “яхшы түгел” дигән төшенчәне сеңдереп үстерүләре дә үз ролен уйнагандыр.

– Бүгенге Илсур Мортазадан канәгатьме сез?

– Әзрәк оятсызлык дигән нәрсәне кабызган булсам, күбрәккә дә ирешә алган булыр идем. Сәнгать өлкәсендә уңышлы мизгелне кулдан ычкындырган вакытлар булды инде. Гаиләмә килгәндә, мин канәгать. Улым кешелекле булып үсте. Менә хәзер кечкенә оныгым үсеп килә (1,4 ай). Аннан да якын кеше юк дөньяда. Авызыннан чыккан һәрбер тавыш – йөрәккә май. Аның колы булу рәхәт! Беренче сүзе дә “бабай” булды.

– Балалар аерым яшиме?

– Әлегә бергә. Миңа ошый.

– Сезгә ошыйдыр да, “килен-каенана” дуэты бар бит әле...

– Аңлашып яшибез. Килен холкы белән үземә охшаган. Үзем әйләнеп-болганып йөри торган кеше түгел, туры Тукай. Проблема туса, урында хәл итәргә яратам. “Әзрәк вакыт үтсен әле, әйтәм аннары мин сиңа”, – дип үч саклап йөрмим. Киленебез дә туры әйтеп сөйләшә торган кыз.
– Улыгыз Робертка әти кеше буларак киңәшләр бирәсезме?

– Сирәк, анда да җиңелчә генә, читтәнрәк килеп. Ул безнең мөс­тә­кыйль булып үсте, аның өчен кызарырга туры килмәде. БДИ биргән вакытта да: “Ник борчыласыз, бирәм мин аны”, – дип безне тынычландыра иде.

– Тормыш итәргә нинди кеше сез?

– Минем белән җиңел димәс идем. Холыксыз чаклар бар иде инде, хәзер бераз тынычландым. Хатын-кызның өйдән чыгып киткәндә озак җыена торган гадәте бар бит. Шул нәрсә нык ачуымны китерә. Үзем тиз җыена торган кеше булгач, башкалардан да шуны таләп итәм. Мәүлидә бу ягыма ияләште инде. Кичен: “Иртәгә өйдән ничәдә чыгып китәбез?” – дип белешеп куя.

– Гаилә тормышын башлау авыр булдымы?

– Яшь чакта артык сизелми ул. Башта авылда яшәдек, аннары Себергә барып кайттык. Улыбыз Роберт та шунда туды.

– Анда нишләдегез?

– Бәхет эзләдек.

– Таптыгызмы соң?

– Юк. Бер ел үткәч, кире туган якларга әйләнеп кайттык. Әзрәк авылда яшәдек тә Казанга күчендек.
– Фатирда яшисезме?

– Фатирны сатып, Лаеш районында йорт салдык. Казаннан 40 чакрым ераклыкта. Нигезен казып, үзебез “заливать” иттек. Проекты да үземнеке.

– Мәүлидә апа ир-ат эшләрен башкарудан читенсенмиме?

– Юк. Бәләкәй генә булса да, кырмыска кебек әллә нәрсәләрне сөйри ул.

– Хатыныгызга кем дип дәшәсез?

– Себердә торган чакта Мәскәү каналыннан “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәттеләр. Чит җирдә бик тансык нәрсә ул. Шунда берничә тапкыр “Хәмдебану” дигән исем кабатлана. Ошап китте бу сүз, Мәүлидәгә дә шулай дип йөри башладым. Тормыш итә-итә кыскарды: “Хәмдүш”кә әйләнде. Монысы да озын булып киткәч, “Дүш”кә генә калды. Хатынга ошый, “Мәүлидә” дип әйткәнне яратмый. Дуслар да телефоннан сөйләшкәндә: “Дүшкә сәлам әйт”, – диләр.

– Оныгыгызга Оливия дип исем кушуыгызны өнәп бетермәүчеләр булды...

– Балалар сайлаган исем. Башта әзрәк каршы булдык та, аннары мәгънәсен карагач, тынычландык. “Тынычлык китерә торган кеше” дигәнне аңлата. Без дә бит улыбызга Роберт дип кушканда, башкалардан киңәш сорамадык.

– Фирзәр абый белән холыкларыгыз аерыламы? Балачакта ничек үстегез?

– Яшь аермасы да зур бит – 10 ел. Ул бер заманда, мин икенчедә үскән кешеләр. Икебез дә тиз кызып китүчән, икебез дә гади.

– Абый буларак ярдәмен тоясызмы?

– Бер-береңә салынып яши торган заман түгел хәзер. Кечерәк чакта олырак малайлар кыерсытса, Фирзәргә сыенган чаклар булды инде.

– Акчага мөнәсәбәтегез?

– Иң начар шайтан – акча инде. Адәм баласына гомере буена шул кәгазь кисәге җитми.

– Кредитларыгыз бармы?

– Шактый.

– Ирләрнең кү­ңел төшенке­ле­генә бирелгән, рухи кризис чоры була дип әйтәләр. Сезне­ке ничә яшьтә булды?

– Менә хәзер бара. Шырдый-бырдый әйбер эшлисе килми. Яхшырагын күрсәтергә урын юк. Сценарийларга заказ бирәләр, яза башлыйсың, “И-и, болай булмый” дип дәрәҗәсен аска төшертәләр. Аннары эшеңне канәгатьсезлек белән тапшырасың инде.

– Бүгенге татар эстрадасында борчыган проблемалар бармы?

– Артистлар арасында бердәмлек бетте. Элек мәдәни чаралар вакытында бергә җыелу үзе ни тора иде, үзеңчә күрешергә әзерләнеп киләсең... Хәзер бөтенесе “деловой”, борыннар күтәрелгән. Эстрадабызның эчтәлеге дә аксый. Бертөрле тавыш, аранжировка, көй... Күп җырчының йөзен күрсәтмичә тавышын гына куйсалар, кем икәнен дә аерып булмый. Элек һәр җырчының үз тембры бар иде. Тамашачы да тәртипсезләнде. Берсенә дә мәгънә кирәкми. Сәхнәдә мәгънәле текст сөйли башласаң, тыңламыйлар да. Маймылланып, сикереп йөрсәң – әйбәт.

Илсур абый белән руль артындагы хатын-кызлар темасына да сөйләшеп алдык. “Миннән торса, имтихан вакытында ирләргә теория өлешеннән 20 сорау булса, хатын-кызларга 120не куяр идем. Бирергә авыррак булсын. Бу усаллык түгел. Хатын-кызлар юлда “Миңа шулай җайлы” дип үзләренчә йөрергә ярата. Яхшы йөртүчеләре сирәк. Дөрес, ирләр арасында да мәгънәсезләре күп”, – диде.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ