Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илсөяр Хисмәтова: “Әти бик таләпчән, гадел безнең”

25 Январь 2018 1361
Камал театры артисты Әхсәт Хисмәтовның кызы Илсөяр белән әңгәмә.
– Илсөяр, театр артисты кызы булу ничек ул?

– Кызык та, авыр да. Кечкенәдән син бу һөнәргә кызыгып йөрисең, сәхнәгә чыккалыйсың, ләкин артист тормышы авыр да булганын бары тик аның гаиләсе генә белә. Кечкенә чакта әти-әниләр гастрольгә киткәндә елап, сагынып кала идем. "Гөргөри кияүләре" спектаклендә Үринә әтине сайламагач та елый идем. Нечкә күңелле мин. Барлык артистларны да бик хөрмәт итәм, бу чыннан да авыр һөнәр. Ләкин танышкан һәр кешегә дә: "Мин артист кызы!" – димим.

– Син дә әтиең кебек сәхнә тормышын сайларга теләмәдеңме?

– Театр юлыннан китәргә бик тә теләдем. Ләкин әти белән әни моның авыр булачагын аңлатты. Шуңа күрә мин сәясәтне өйрәнүче (политолог) һәнәрен сайларга булдым. Әлегә КФУда укыйм һәм театрда эшлим. "Сәләт" оешмасы активистымын, төрле чараларда, проектларда катнашам. Киләчәктә республикабызга, илебезгә кирәкле кеше буласым, татар телен, мәдәниятен үстерәсем килә.
Шулай да артист каны үзенекен итте. Студент чакта КВНда катнашып, “Студентлар язы”нда чыгыш ясап йөрдем.
– Гаиләгездә нинди гореф-гадәтләр бар?

– Гаилә кагыйдәбез – татар телендә генә аралашу. Бөтен бәйрәмнәрне дә бергә уздырабыз, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз, авылга кайтабыз. Җәй айлары Идел буенда урнашкан бакчабызда уза. Әти белән абый туган көннәргә, 8 мартка чәчәкләр алып кайта.

– Абыең Булат белән мөнәсәбәтләр ничек?

– Бик яхшы, аны бик яратам, ул минем терәгем, киңәшчем. Кечкенәдән бергә үстек, ул миңа сыйфатлы музыкага мәхәббәт уятты.

– Әтиең катнашкан һәр спектакль премьерасын карап барасыңмы?

– Әлбәттә. Кайвакыт фикеремне дә җиткерәм, сораулар бирәм. Нигә бу герой болай итте, нигә ул шундый гамәл кыла – шул хакта әти белән сөйләшергә, фикер алышырга яратабыз. Гомумән, спектакльләр карарга яратам. Кайвакыт әни: "Бу спектакльне яттан беләсең бит инде, тагын килдеңмени?” – ди, ә мин бары тик күңелемне ял иттерәм, вак борчулардан арынам.
.
– Гомумән, Әсхәт Хисмәтов нинди кеше ул?

– Әти бик таләпчән, гадел безнең. Турысын әйтергә ярата. Ләкин шул ук вакытта хисле, моңлы да. Бәйрәмнәрдә гел җырлыйбыз, абый гармунда уйный, әни бии. Әти кечкенә чакта алдына утыртып, безгә шигырьләр, җырлар өйрәтә иде, Яңа ел төнендә Филармония янындагы паркка тау шуарга чыга идек. Хәзер дә тимераякта шуарга, чыршы бәйрәмнәрен карарга бергә барабыз.

Гаиләбез белән җор телле без. Мин шаярырга, әтигә пародияләр күрсәтергә яратам. Кайчак бер секунд алдан аның ни дип әйтәсен белеп, сүзен әйтеп куям.

– Егетләр темасына сөйләшәсезме? Үзенең киңәшләрен бирәме?

– Би-ик ерактан гына, читләтеп әйтеп куя. “Татар, мөселман, намуслы булсын” дип телиләр, әмма әлегә әтине егетләр белән таныштырганым юк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ