Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илназ Сафиуллинның туе күпмегә төшкән?

26 Сентябрь 2018 1698
Татар эстрадасының хисле җырчысы Илназ Сафиуллин, ниһаять, 1 сентябрь көнне өйләнде. Җырчының затлы туеннан фото-видеолар бөтен интернетны шаулатты. 170 кунак, кортеж, дистәләгән җырчы, салют... Бәясе шәп булгандыр бу туйның!
   – Туеңны бик купшы итеп уздырдың. Ни өчен шулай шау-шулы итәргә булдыгыз? Озак әзерләндегезме?

   – Бу безнең беренче туебыз һәм соңгысы булсын. Дуслар тарафыннан: “Син халык алдындагы кеше булгач, туең шәп булсын”, – дигән фикерләр әйтелде. Үзем моның кадәр булыр дип көтмәдем, ләкин әзер идем. Өч ай әзерләндек. Тегендә-монда чапкаладым. Мин меңләгән туйлар күргән, оештырган кеше. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә җиңел булды.

   – Туй кесәне яхшы юкарта. Сезнеке күпмегә төште?

   – Күбесе кызыксына, әмма беркемгә дә җавап биргәнем юк. Әгәр берәрсе шул урында, шул ук программа буенча туй үткәрергә теләсә, шуны гына әйтә алам: Казан үзәгендә яңа йорттан алынган ике бүлмәле фатир бәясе. Моңа кортеж, отельдән алып салютка кадәр булган барлык чыгымнар кергән.

   – Айгөл туй күлмәген үзе алдымы?

   – Бөтенесен үзем алдым. Беркемгә мөрәҗәгать итмәдем. Ике яктан да әти-әниләр бары ял итәргә тиеш, дидем. Бәлки 20-25 яшьләрдә алай уйламас идем. Мин, 32 яшьлек җитлеккән ир, моңа әзер тордым. Туйны без әти-әниләргә рәхмәт йөзеннән уздырдык.

   – Туеңа ярты татар эстрадасы килгән ахры... Алар дусларыңмы?

   Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 27нче сентябрьдә чыгачак 38нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1386
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ