Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илназ Сафиуллин рус эстрадасы йолдызларын татарча биеткән

27 Сентябрь 2017 1113
23 сентябрь көнне Мәскәүдә Russian MusicBox-2017 премиясе тапшыру тантанасы узган. Әлеге тантанада татар эстрадасы җырчысы Илназ Сафиуллин да катнашкан. Җырчы “Инстаграм” битенә күп кенә фото-видеолар элде.
Кызыл келәмнән узганда җырчы татарча биеп күрсәткән. Шуннан соң аңа тантанага килгән кунаклар һәм рус эстрадасы йолдызлары да кушылган.



 "Бу сезнең казаныш, дусларым! Рәхмәт сезгә! Җиңү яуламасам да, бу – безнең рус сәхнәсенә беренче адымнар! Рәхмәт!" – дип язган Илназ.

 “Чын күңелемнән котлыйм. Минемчә, татар эстрадасыннан беркем дә әле мондый уңышка ирешмәгән иде!”, “Рус сәхнәсенә ышанычлы адымнар белән атла. Котлыйбыз!” – дип язганнар Илназның иҗатын күзәтеп баручылар.




Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ