Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илназ МИНВӘЛИЕВ: “Карбыз ташып акча эшләдем”

28 Апрель 2020 610
Җырчы Илназ Минвәлиев мәктәпне тәмамлагач дөнья көтәргә дип туган авылыннан (Балык Бистәсе, Олы Солтан) чыгып китә. Бу – колхозларның бетеп барган чаклары.
– Илназ, авылда гына калып булмый идеме?

– Авылда кала торган бала түгел идем. Гел нәрсәдер кирәк, гел эзләнәм, нәрсәдер табам. Гел әти-әнигә булыштым. Алар гомер буе колхозда эшләде. Күп кеше әти-әнисенең һөнәрен әйтергә ояла: хисапчы малае, рәис кызы дип алдый. Мин әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәдем, алар минем белән горурланып яшиләр кебек тоела һәм шулайдыр да.

– Авылдан ничек чыгып киттең?

– Алып барып куючы, озатып җибәрүче булмады. Әти: “Үземә дә агач кашык та бирүче булмады, егет булсаң, егет бул. Әнә, ишек, әнә, трасса”, – дип кулын сузып, Казанга озатты. Шулай чыгып киттем. Казанда Совет мәйданында төшеп калдым. Подъездларда кунган, этләр белән бергә ашаган вакытларым да булды.
Казан дәүләт педагогия институтының спортфагына укырга кереп карадым. Мәктәптә укыганда физкультура укытучысы Рәис абый Хәлилов спортфакка алып килеп таныштырган иде. Шунда барып алты ай әзерлек курсларына йөрдем. Ашарга юк, бик ябык идем. Иртүк 5тә торып карбыз ташыйм, акча эшлим. Әле иртәнге сигезгә укырга барырга да өлгерәм.

– Спортфакка керә алдыңмы соң?

– Юк. Бөтен имтиханнарын биреп бетердем, әмма теориядән бер балл җитмәде. Кемнәрнеңдер әтиләре колхоз рәисе, директор. Имтихан бирә алмый, укый белми торган балаларын укырга керттеләр. Миңа булышучы да булмады. Бу яхшыга булган икән. “Илназ, бетүең шушыдыр”, – дип уйладым да трамвайга утырып киттем. Трамвай “Родина” тукталышында ватылды. Шунда дус егетләремне очраттым, алар мине 49нчы училищега, пешекчелеккә укырга алып килделәр. Башта керәсе килмәде, хурландым. Әмма анда мине ике куллап каршы алдылар. Укыганда иң әйбәт “Танго” ресторанында практика үттем. Шул чорда булачак хатыным белән таныштым, ресторанда җырлый башладым.

– Хәмдүнә Тимергалиева белән ничек таныштың?

– Дүрт ел эчендә биш-алты ресторанда эшләгәнмендер. Банкетлар әзерли, җырлый идем. Шунда Хәмдүнә апа күреп алды да: “Аллаһы Тәгалә биргән моңың бар”, – дип Фәрит Хатыйповка җибәрде һәм ул миңа бушка биш җыр бирде. Аннары Хәмдүнә апа мине гастрольләргә алып чыгып китте. Өч кешегә рәхмәтлемен: мине тудырган әниемә, Хәмдүнә апа Тимергалиевага, Фәрит абый Хатыйповка.

– Ел ярым сәхнәдән югалып тордың?..

– Нервы чире белән авырдым. Туганнарга булышырга, әти-әнине карарга, дөнья куарга тырыштым шул. Сәхнәгә дә бик ашкындым. Сәхнәдә эшләгән акчаны туганнарга гына биреп барасы булмаган икән, үземә дә калдырырга кирәк булган.

– Җырламыйча торганда нинди акчага яшәдең?

– Нәрсә туры килә, шуны эшлим. Фундамент казытып, өйләр салдырырга, кыскасы, төзелеш эшләрен яратам.

– Хатының Ислам диненә килде, бу сиңа да тәэсир итәме? Намаз укый, ураза тота башламадыңмы әле?

– Хатынның дингә кереп китүенә дүрт елдан артык. Башта бу хәлгә бик аптырадым. Юбилейларга, туган көннәргә йөрим, кем белән барырмын дигән уй басты. Икенче яктан, хәзер өйдә тынычлык хөкем сөрә. Үземне җәннәттә кебек хис итәм, рәхәтләнеп ял итәм. Хатынның мине дә, балаларны да дингә өндәгәне юк. Бик хөрмәт итәбез үзен. Балаларым да намаз укый белә, бик итагатьлеләр, тырышлар.

Бер улың авыру булып туды, моны ничек кабул иттең?

– Әйе, 1999 елда беренче балабыз авыру булып дөньяга килде. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән гөнаһсыз бер сабый. Ул буыннан, ата-бабадан, геннардан килә дип ишеткәнем бар. Бала тугач туганнар оялды, үзем дә аптырашта калдым, табиблар да: “Калдырыгыз!” – диде. Аллага шөкер, әле ярый калдырмаганбыз, аннан да тәртипле, итагатьле бала күргәнем юк. Хатын көчле булып чыкты, бу авырлыкны кабул итә белде.

Ул үзенчәлекле баламы?

– Үзенчәлеге шунда: алар үз дөньясында яши. Без алар дөньясында яши алмыйбыз, чыдамыйбыз. Шундый балаларга күбрәк игътибар бирергә, ятим балалар янына барырга кирәк.

– Син бик усал әтиме?

– Иркәләп тора торган түгел, алар мине күз карашыннан аңлый. Балаларымны тәртипле дип саныйм. Хатыным да бик иркәләп кенә тормый, эләгәсе вакытында эләгә. Туфан абый Миңнуллинның бер сүзе хәтердә: “Үзен өй хуҗасы дип йөрткән ир – җүләр ул”, – дигән иде. Өйдә бер кеше дә хуҗа түгел, өй хуҗасы гына хуҗа. Ир акча эшли, хатын бала карый. Олысы Алмазга 16 тулды. Җырны ярата, җырлар иде дә, аның сүзләрен аңлап бетереп булмый. Мин җырласам, кушылып җырлап утыра. Уртанчысы Салават спортны үз итә. Баянда уйный, тхэквондо белән шөгыльләнә. Буйга мине дә узып китте. Кечкенәсе Ильяс баянда уйный, көрәшкә, тхэквондога йөри. 7 яшьтә кубок алды.

– Сиңа 35 тулды, син бик булдыклы, каян килә бу?

– Тәрбиядән. Эшләгән кеше беркайчан үлми.

– Авылдагы туганнарыңа өйләр дә салгансың икән?

– Әтиләрнең өен яңартып чыктым, аларны сөендердем. Сарай, мунча салдым. Әти-әни, туганнар миңа үпкәләргә тиеш түгел. Әти-әнигә иң күп хөрмәт күрсәткән кеше мин дип исәплим, бер туган да бу сүзгә каршы килмәс. Туган авылымда әтиләргә каршы якта уртанчы олы абыема өй салдык. Үзе бик каты эшләде, мин дә кулдан килгән хәтле булыштым. Район хакимияте башлыгы, бөтен район булышты дисәк тә була, рәхмәт. Туганнардан рәхмәт ишеткән юк, ләкин аларга тугрылыклы булып калам.

Ник рәхмәт әйтмиләр соң?

– Миңа рәхмәт кирәкми дә. Бүген гаиләм, әти-әнием өчен яшим. Инде туганнар миннән башка яшәп карасыннар. Элек мин булганда бер төрле яшәгәннәр иде, хәзер үзләре теләгәнчә яшәсеннәр инде (көлеп куя). Аллаһы Тәгалә аларга сынау биргәч, алар мине аңлар.

Арага нәрсә керде?

– Бернәрсә дә. Туганнарга күңелем хыянәт итми, һаман шулай. Килеп күрешсәләр күрешәм, күрешмәсәләр – юк... Туганнар бердәм булырга тиеш. Арада бер кеше булса, шул кешенең күзенә карап яшәргә кирәк. Булдыра алмыйсың икән, булдыра ала торган кешене тыңларга кирәк. Туганнар искә төшә дә нервлана башлыйм. Мине узып китеп булдыра алсалар, моңа мин шат кына.

Күп еллар элек баю турында әйткән идең, баедыңмы син бүген?

– Баюны төрлечә аңларга була. Күңелем бай минем. Акча ул – су кебек, керә дә чыгып китә, аның белән баеп булмый. Үземне генә карап яшәсәм, әллә кайчан җитәкчеләр кебек дүртәр-бишәр миллионлык машинага утырып йөргән булыр идем. Аллага шөкер, машинам, эшем, ризыгым бар, әти-әни, хатыным, балаларым исән, байлык бит бу!

– Алсу Хәбибуллина белән ник аерылыштыгыз?

– 2008 елда бергәләп эшли башлаган идек. Дүрт елдан соң аерылыштык. Алсу үзенчә эшләргә теләде. Аның белән җырлаган чаклар гел истә. Матур дуэтларыбызны бүгенге көндә дә яратып тыңлыйлар.

– Илназ, дөресен әйтеп сөйләшик әле, Алсу белән җырлап кына калдыгызмы, әллә?..

– Анысы кирәк түгел...

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 май 2015 № 19
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1968
11 Май 2020 10:05 1765
1 Июнь 2020 10:15 1136
ӨСКӘ