Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илназ Гарипов: “Чәчәк бирмәгез, подгузниклар бирегез”

12 Март 2018 2450
Каршымда – инстаграм. Аннан хәлдән тайган күзләре белән җырчы Илназ Гарипов карап тора. Ник ул арыган соң? Концертына көне буе пиджак теккән! Күз ачып йомганчы Илназның номерын җыйдым.
– Илназ, костюм тектеңмени?

– Әйе. Әтинең костюмын авылдан алып килеп, рәткә китердем.

– Нәрсәгә әтиеңнекен алырга уйладың? Нәрсәсе белән ошады ул сиңа?

– Беренчедән, әтинеке. Икенчедән, заманчалаштырдык. Элекке киемнәр дә хәзерге модадан калышмый. Әлеге костюм белән концертта чыгыш ясаячакмын.

– Әтиең ул костюмны ничәнче елларда кигән иде?

– 36 яшьтә вафат булды ул. Шуңа хәтле кигәндер инде.

– Нәрсәдән үлде?

– Инсульт белән китеп барды. Ул вакытта миңа 6 яшь иде.

– Әтисез үсү авыр булдымы?

– Юк. Әни авырлыклар күрсәтмәде. Ятимлекне сизәргә бирмәделәр.

– Урамда малайлар кыйнамадымы? “Мин сезне әтигә әйтәм”, – дия алмыйсың бит?

– Үзем өчен үзем торырга өйрәндем.

– Тегү белән кайчаннан шөгыльләнәсең?

– Рәзинә әбием данлыклы тегүче, аны күрше авыллар да белә. Элегрәк Әлфия Авзаловалар авылга (Арча, Хәсәншәех) концерт белән килгәч, аларга бер төндә күлмәк тегеп бирә иде. Тегү машинасы тавышында үскән малайлар без. Берәр нәрсәне тегеп, ямап куясы булса, тегәм. Концерт аппаратураларына чехолларны шәп, фирменный итеп тегәм.

– Тегү машинаң өеңдәме?

– Юк, иптәш кызымның ательесында башкарабыз.

– Бер концертка ничә костюм кирәк?

– Бүтән артистлар кебек, чыгыш ясаган саен өс киеме алыштырырга яратмыйм. Үземә җайлы кием киям.

– Беркөнне телевизордан сине һинд артистлары төсле, ап-ак киемнән күрдем, бик ошады. Гадәти костюм-чалбарны депутатлар да кия бит...

– Кроссовки, ертылып беткән джинсы киеп чыгучылар бар, әмма бу минем образ түгел. Костюм-чалбар да сәхнә образы ул.

– Җыр белән түгел, күлмәк белән дә алдырып була диючеләр ялгышамы?

– Беренче чиратта барыбер җыр!
– Җыр дигәннән, бервакыт тамашачыларга “чәчәк китергәнче, подгузниклар бирегез”, дидең...

– Әйе. Казандагы Зорге урамында урнашкан икенче балалар йортына дип сорадым. Җәй көне аларга ярдәм итеп алган идек инде. Шунда: “Балаларга ризык һәм подгузниклар кирәк”, – диделәр. Мәҗбүри сорамыйбыз: “Чәчәк бүләк итәргә уйласагыз, чәчәк урынына подгузниклар бирсәгез әйбәтрәк булыр иде. Ятимнәргә булышасыз”, – дибез.

– Пачкасы күпме тора?

– 600-700 сум, ялгышмасам.

– Чәчәк тә шул тирәме?

– Ике тапкыр кыйбатрак.

– Ни өчен бу балалар йортына игътибар иттең, нәрсә мәҗбүр итте?

– Бернәрсә мәҗбүр итмәде, кайвакыт ярдәм итәсе килә, шул гына.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1233
ӨСКӘ