Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илнар Ялалов: "Сүз башларга ояла идем"

9 Февраль 2018 901
Илнар Ялалов 1984 елның 5 октябрендә дөньяга килә. 2002 елда Мәдәният институтына укырга керә. Венера Ганиева классында белем ала. 2004 елда бер сезон Гүзәл Уразова төркемендә эшли. Биюгә дә йөри. Бию осталыгын сәхнәдә бик кулланмый. Опера һәм балет театрында эшли. Илнар итальянча искиткеч җырлый икән. Әңгәмәбез башланганчы, ал төстәге костюмнар киеп кенә сәхнәгә чыгучы егетне шул телдә җырлаттым.
– Илнар, 2010 елда “Татар моңы”нда икенче урынны алдың. “Татар моңы”н­­да ришвәт бирмичә, яклаучы “зур ке­шең” булмыйча, сине финалга якын да китермиләр”, – дип язган иде “Бизнес-онлайн”да бер адәм. Бу дөресме?

– Ишетеп белмим. Жюрида 15ләп кеше утыра анда.

– “Салават үзенең студент кызын беренче урынга чыгарды, калганнарын тыңлап та тормады”, – дип тә язганнар. Андый хәл бармы? Әллә бу финалга үтә алмаган кешенең зары гына микән?

– Зар да булырга мөмкин. Үзем жю­ри­да утырмагач, бу хакта сөйлисем килми.

– Син Актаныштан. Актаныштан чыккан түрәләр ярдәм кулы сузамы?

– Аларга мөрәҗәгать иткәндә, кайберләре җылы каршы алып, ярдәм итәргә тырышалар.

– Кемнәр?

– Актаныш җәмгыяте рәисе Вәсим абый. Үзе чакырган концертларына да барып җырлыйм. Башкаларын әйтеп тормыйм.

– Опера театрында нинди телләрдә җыр­лый­сың?

– Француз, немец, итальян, рус телләрендә. Татар операсы да бар. Чит илгә күбрәк итальян җырларын алып чыгабыз. Итальян җыр­чылары Андреа Бочелли белән Алессандро Сафинага мөкиббәнмен.

– Кулыңда ике балдак. Син алтынга баткансың бит, малай.

– Батмаган. Берсен хатын бүләк иткән иде.

Илнарның хатыны Ләйсән Мәдәният университетында хор бүлегендә укыган. Туйларында Данир Сабиров шаһит булган. Улы – Аяз, кызы – Ясминә.

Илнарның сеңлесе Айназ – икътисадчы. Әтисе Актаныш районы Кәскәй авылында кадет мәктәбе директоры. Әнисе Актаныштагы “Агыйдел” җыр һәм бию ансамблен җитәкли.
– Ләйсән белән биш ел йөргәнсең, оялчан да булгансың. Аңа килеп сүз кушарга да кыймагансың.

– Ул – начар сыйфат­ларымның берседер. Сүз башларга ояла идем. Мине Ләйсәннең танышлары таныштырды. Бер күрүдә гашыйк булдым.

– Биш ел буе шулай йөр­деңме?

– Укуны тәмамлаганчы очрашып йөрдек, чөнки аякка басарга кирәк бит. Укыган чорда өйләнешеп куярсың да, яшәргә торыр җирең, эшләгән урының булмаса кыенга туры килә. Гаиләне матди яктан да алып барырга кирәк. Укыган чорда тулай торакта да, апаларымда да тордым. Төп эшем дә юк, концерт, банкетлар гына иде. Торыр урыным булып, эшкә урнашкач, гаиләмне корып җибәрдем. Укып бетерү белән туй ясадык.

– Кызлар теңкәңә тияме? Хатының көнләшмиме?

– Көнләшми. Интернетта язучы кызлар күп анысы.

– Очрашыйк әле, димиләрме?

– Алай дип язучылар да бар. Аларга язып тормыйм яки гафу итегез, гаиләм бар, дим.

– Кайда торасың?

– Ипотекага өч бүлмәле фатир алдык.

– Нинди акчага яшисең? Опера театрында күпме түлиләр?

– Елга бер тапкыр чит илгә чыгам. Хезмәт хакыбыз яхшы, Аллага шөкер. Аннан тыш, банкетларга йөрим.

– Банкетта ставкаң күпме? Фирдүс, Данирларныкы бик күп диләр.

– Безнеке аларныкы хәтле түгел, шуның сигездән бере дип әйтик. Үзебезгә җитә, Аллага шөкер. Планканы югары куймыйбыз, аппаратурам үземнеке. Хатыным белән берләшеп эшлибез, элек сеңлем дә йөри иде. Билдән түбән мәзәкләр сөйләмим. Хәзер бит алып баручылар оятсыз мәзәкләр сөйли. Хәләл туйлар да үткәргән бар, күңелем шуңа тартыла.

– Альбина Шаһиморатова кебек супер опера җырчысы булырга хыялланмыйсыңмы?

– Минем алдымда сайлау мөм­кинлеге бар иде. Опера сәнгатенә ныклап кереп китсәң, эстраданы әз генә читкә куеп торырга кирәк. Операда партияләр бик авыр, аларны ятлыйсы бар. Опера сәнгатенә кереп китсәң, чит илләргә йөрергә кирәк. Гаиләле дә булгач, ташлап чыгып китә алмыйм. Миңа хас әйбер түгел.

– Волейбол, футбол командалары оештыргансыз.

– Бу – яшьлек хыялым. Авылда яшәгәндә мөмкинлекләр бик зур түгел иде. Спортка мөкиббәнмен.

– Күзлек киеп йөрисең икән.

– Рульдә йөргәндә күзлек киям. Минус бер ярым тирәсе.

– Кайчан кидең?

– Мәктәп елларында. Өйдә, төрле бәйрәмнәрдә, сәхнәдә кимим.

– Тамашачыларны күрәсеңме соң? Зәйнәп: “Күзлек кимәсәм, тамашачыны күрмим”, – дигән иде.

– Беренче-дүртенче рәтләрне таныйм. Калганы томан эчендә.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ