Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ильмира Нәгыймова утын яра. Ландыш Нигъмәтҗановаларда – "Тавык көне" (Йолдызлы проект)

7 Август 2017 2640
Узган атнада артист халкының яллары тыгыз булган ахрысы. Кем утын ярган, кемдер тавык йолкыган, печән чапкан, шуның өстенә концерт та куярга өлгергән.
Ильмира Нәгыймова: “Балачакта әтинең утын ярганын карап үстем. Кайсы гына ир-ат эшенә тотынсам да эшли алам, куркып тормыйм. Бала вакытта үземнең велосипедымны ремонтлый идем. Тәгәрмәчләренә кадәр алмаштырдым. Камералары тишелсә, ябыштыра идем. Эш кораллары белән дус диясем килә. Шулай ук әнием дә утын яра. Мине гомергә авылда гына яшәтер иде. Мактый-мактый эшләтә”.




Ә җырчы Ландыш Нигъмәтҗановаларда – “Тавык көне”. Фәрит Таишев видеога төшереп тора. Римма Ибраһимова белән Ландыш ярыша-ярыша йолкыйлар. Афәрин!





Венера Ганиева: “Татарстанның атказанган артисты исемен алу уңаеннан, Вадим Захаров туган авылы Пчеловодта зур концерт оештырды. Молодец улым! Иң уңышлы шәкертем”.
Зөлфәт Зиннуровларда – печән өсте. Үзенең “Инстаграм” битендә ул болай дип язган: “Шәп чәчәк бәйләме бит? Бакча артында футболкадан башлаган идем, ыштаннан гына тәмамладым. "Болынга" әйрән генә алып төшүче булмады”.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ