Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илфат Әскәров: “Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым”

5 Декабрь 2018 560
Илфат та, Илфат диләр. Исеме бар, үзен күргән юк. Тавышы радиоларда яңгырый. Яр Чаллы татар драма театрында алыштыргысыз артист дип мактыйлар. 45 яшь тулган икән инде үзенә. Күптән “атказанган” исемен алган Илфат Әскәрев. Ә мин белмим. Бер тирә сукмактан йөрелсә дә, никтер, ялгышып кына да очраганы юк иде. Бирде безгә Ходай андый мөмкинлекне. Менә ул, каршымда утыра: талантлы артист, алып баручы, кеше буларак та уңай тойгылар калдыра...
“Урманны сагынам”

– Ни хәлләрегез бар, Илфат әфәнде?

– Эшлибез, чабабыз. Әле бүген төнге бердә Алексеевскийдан кайтып төштек. Йокы бик эләкми. Хәзер менә Базарлы Матакка юл тотабыз.

– Йөрәге иҗат җепләренә бәйлән­гән артист кешенең күңелендә ни кайный?

– Мин урманны сагынам. Әти-әнинең йөгереп йөргән чакларын. Чабарга печәнлек эзләп йөргән вакытлар. Урманның сукмаклы, юллы вакытлары. Халык белән шыгрым тулы була иде бит урман. Теләсә кайсы почмагыннан кеше килеп чыга иде. Күңелле вакытлар. Әтинең трактор тавышын сагынам. Әллә каян танып, “әти килә!” дип сөенеп, каршына йөгерә идек. Урманнан трактор арбасына төяп печән алып кайту – бәхет. Йөк өстенә менеп ятасың да, тирбәлеп төшәсең. Агачларның очы зәңгәр күк йөзенә нидер сыза. Баш очыннан ботак-мыеклары йөгереп уза. Барыбер рәхәт булган инде элек.

– Ә хәзер?

– Хәзер урманнарга кеше йөрми. Кыргыйланды. Ә мин барыбер керәм. Чөнки гөмбә, җиләк җыярга яратам. Бездә, Саба якларында, урманнарга боланнарга хәтле кайтардылар. Затлы нәселле мараллар. Гаҗәп. Сыер көтүенә кушылмакчы булып йөриләр. Чыгалар да авылны читтән генә күзәтәләр. Кондызлар чишмә-инешләрдә бишәр буа буып куйган. Берсе кипкәч – икенчесенә, аннары өченчесенә күчә икән алар.

– Корыймы күлләр?

– Әйе. 2010 елны корылык булды бит. Печән дә булмады. Әти белән 23 көн печәнлек эзләп йөрдек. Урманның кеше аяк басмаган төшләренә кердем бугай мин анда. Кулда балта. Кычытканлык, чытырманлык.

– Балта нәрсәгә?

– Саклану чарасы, куркыта. Кем белгән, бәлки аю карап торадыр сиңа! Безнең якларда булды андый хәлләр. Бер тракторчының артыннан ияреп төшеп, машинасын ватып менеп киткән иде аю.

– Кайсы авылда инде бу?

– Күрше авылда. Мин үзем Олы Кибәчедән. Андый төзек авыл бүтән бер җирдә юктыр. Күршесеннән күреп, ялгыз әбиләр дә өй төзи. Пенсия­сен җыеп, бурычка алып булса да. Бер-берсеннән ак көнләшү белән көнләшеп, күрше­ләренә тиңләшеп яшиләр. Бик тырыш халык.


“Кешеләр арасында аралашу кимеде”

– Яхшы диктор да икән әле сез?

– 1996 елларда Казанда, Мәдәният институтында безне Эльмира Хамма­това дикторлыкка укытты. Телеви­дениедә “Чулпан” программасын алып бардык. Җиң сызганып, дикторлыкка эшкә керергә йөрдем. Шунда кайсыдыр әйтте: “Гомер буе кеше язган текстларны укып утырыр өчен биш ел артистлыкка укыдыңмыни?” Кире уйладым. Китеп бардык Чаллыга.

– Сабага Казан якынрак, ни өчен Чаллы?

– Язмыш. Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов чакырып китте. Яшәргә урын табабыз, яхшы шартлар дип һәм башкалар... Равил, Нияз, мин, Флүрә – тоттык та килдек. Ул чакта байлык турында бөтенләй уйламадык. Бүтән төрле акыл иде. Дуслык, аралашу, бер-береңә йөрешү мөһимрәк иде.

– Акча арткы планда?

– Әйе, акча җыю, кемнедер узып китәргә омтылу юк. Син бер тиенсез икәнсең, якын күршеңдә бар. Димәк, бүген аныкын ашыйбыз, эчәбез. Иртәгә миндә булачак, минекен ашарбыз. Менә шулай яшәдек.

– Бер-береңнән бурычка алып?

– Бурыч та түгел ул. Уртак мал кебек. Без бит коммунизм төзибез дип хыялланып үскән буын. Артыгы кирәк түгел иде. Өскә киеп йөргән киемнәр дә уртак иде хәтта.

– Хатыныгыз белән Чаллыда таныштыгызмы?

– Әйе, Чулпан Садыйкова – Казанлы шулай ук актриса. Берәр ай чамасы күрешеп, озатышып йөрдек тә, никах укытып бергә тора башладык. Ун елдан артык тулай торакта яшәдек. Бик озак фатир көттек. Әле күчеп яши башлаганга 9-10 гына ел. Зарланып әйтү түгел, аның тулай торагында узган гомере дә бик күңелле. Блокта ничә бүлмә бар, бөтенесендә артистлар. Ашау, шатлык, бәхет – уртак.

– Һаман элекке тормышны күбрәк сагынасыз, Илфат абзый.

– Хәзер дә начар түгел, башкачарак яшибез, шул гына. Кешеләр арасында аралашу кимеде – менә нәрсә начар. Дуслар белән дә шул ук хәл. Элек безнең театр артисты Булат абыйның сүзләренә шакката идем. Иркенләп бер утырып сөйләшергә дә кеше юк бит, дип әйтә иде ул. Элек тегендә карасаң да дус, монда да дуслар. Бөтен дөнья тулган. Вакыт үтү белән алар төшеп калып бара икән. Синең белән бер телдә сөйләшерлек, аңларлык дуслар әз кала.

– Кунаклар яратасызмы?

– Яратабыз. Үзем дә яратам йөрер­гә. Тик бүген бөтен кеше белән дә аралашып булмый. Безнең өйдә ишекләр һәрвакыт ачык. Минем Чулпан кунак килсә, өч секунд эчендә ашарга әзерләп, табын корып куя. Ял эш белән бергә үрелеп уза.
Театрда да, җырчы артистлар белән дә эшләгәч, кунакларсыз булмый. Күп еллар Равил Галиев, Резидә Шәрәфиевалар белән эшләдек. Хәзер Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймовалар белән эшлибез. Илназ Баһ белән Гүзәл еш була кунакта. Алар безгә килеп утыралар да, бергә программа төзибез.

– Кайсы артист белән эшләү рәхәт, кайсысы читен?

– Һәр артист белән үзенчә рәхәт. Әле Закир Шаһбан белән дә эшләп алдым бит. Аның белән бөтен Россияне әйләндек. Әлфия апа Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева – безгә дөньяны, тормышны күрсәткән кешеләр. Әлфия апа кебекләр бүген юк. Себергә килеп төштек. Татарстанда 14 градус җылы булып калган иде. Ә монда – минус 30. Урамга чыгуга ук кроссовка суыктан шартлап сынды. Ветровка белән генә килгән идем. Хәтерлим, Әлфия апа үзенең шәлен биреп кенә исән калдым. Берчак шулай, Әлфия апаны концерттан соң сыйларга дип зур кешеләр кунакка алып китте. Сәгать ярым да узмады, баракка безнең янга кайтып җиткән. “Әллә кемнәрдә, бер белмәгән кеше­ләрдә нишләп утырыйм мин? Лучше үзебезнекеләр белән баракта консерва ашыйм”, – ди. Безне ияртеп кибеткә алып китте. 1999 ел, бездә акча юк. Әлфия апа тутырды гына инде пакетларны. Безне ашатып, сыйлап йөрде. Нык юмарт кеше иде.



“Хезмәт хакына гына яшәп булмый”

– Театрда яратып башкарган ролегез бармы?

– Ел саен бер-ике яңа образ тудырырга туры килә. Рабит Батулланың “Яшь аралаш көлү” спектаклендә Каракаш образы. Туфан Миңнуллин­ның “Авыл малае”нда – зимагур Галимҗан.

– Кемнедер уйнау өчен аның күзле­геннән тормышны күрә белергә ки­рәкме?

– Миңа авылда яшәүнең файдасы тия торгандыр. Каһарманнар шундый – авыл тормышыннан алынган. Әйтик, һәр авылның сәер кешесе була. Безнең авылда да Марсель исемле Алла бәндәсе бар иде. Ул теләсә кем белән сөйләшми. Үз дулкынындарак, хөрмәт иткән кешеләре белән генә аралаша. Мөслим районына кайтып йөрим. Анда да Марсель исемле Алла бәндәсе бар. Икесеннән бер образ тудырган идем ул чакта.

– Заманында Чаллы телевидениесен гөрләткәнсез?

– Ул вакытларны мин яратып, сагынып искә төшерәм. Бик озак кына “Мияубәк плюс Чичиетта” исемле тапшыру алып бардык. Бер мәхәббәт тарихы, янәсе: Мияубәк Чичиетта кушаматлы ак тычканга гашыйк була. Атна саен яңа тапшыру төшереп, экраннарга чыгара идек.

– Акча җитми бит инде безгә... Хөкүмәт һаман халыкны кыса, диләр...

– Эшем юк, акчам юк дип ятып булмый. Беркем дә китереп бирми. Рәхәттән чыгып китмибез бит. Эшләргә бирмиләр, халыкны кысалар дип өйдә утырсаң, булмый. Тап, чык, йөр, аралаш. Акчасы да, сине аңлый торган кешесе дә табыла. Менә шундый ритмда әлегә эшләп йөрибез. Миллионнар эшләү дигән сүз түгел инде ул. Тегендә тама, монда. Кайберсе машинага бензинлык булса да ярап куя. Икенче көнне ипи, сөт сатып алырлык булса да табыш эшләнә. Рәхәтләнеп, эш сәгатьләрендә генә эшкә йөреп, хезмәт хакына карап утырыр идек тә бит, булмый. Яшәргә кирәк, тормышны алып барырга.

– Бәхетлеме сез?

– Бәхет нәрсә соң ул? Яраткан хатыным бар, улым Аязым булганга куанам. Тугыз яшь аңа бүген. Көтеп алынган балабыз. Һәр “бишле”сенә, уңышына сөенәбез. Хезмәттәшләремне хөрмәт итәм, эшемне яратам. Тагын нәрсә кирәк? Бәхет шулдыр инде ул...


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 15 ноябрь, 45 нче саныннан...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ