Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җиләк үстерүче Искәндәр

5 Май 2020 432
Шәһәрдә яхшыракмы, авылдамы?! Бүгенге вазгыятьтә кемнәр отты? Минемчә, тырыш кеше кайда да югалмыйдыр ул. Ә хәзерге заманда иң отышлысы – күпкырлы, кызыксынучан булу, берничә төрле һөнәр үзләштерү.
Мисал өчен, Әгерҗе районы Касай авылы егете Искәндәр Әхмәдиев кебек.

– Ни хәл соң авыл, яшьләр күпме, эш бармы? – дип үземне борчыган сораулардан башлыйм сөйләшүне дә.

– Яшьләр бик юк шул, унга якын нык гаилә калгандыр. Күбрәк өлкәннәр. Бүгенге көндә авылда100ләп кеше, 30- 40 торак йорт бар. Төгәлен әйтә алмыйм. Авыл хуҗалыгы таркалгач, эш калмады инде. Әтиләр дә менә хәзер җиләк белән шөгыльләнә башладылар, мал тоталар.

– Нинди сортлар белән эшлисез?

– “Хоней” белән “Альба” җиләге, артык эре булмаса да, бик тәмле, һава торышы нинди булуга карамастан уңыш мул була, иртә өлгерә торган сортлар. Тагын “Эви-2” дигәне бар, ул җәй буе җиләк бирә. Ике генә атна ял итеп ала да, сентябрьгә кадәр сөендерә.

***

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе чыгачак 18 нче саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2303
18 Май 2020 10:04 1870
11 Май 2020 10:05 1683
ӨСКӘ