Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җиләк чүбе – ташларны кудыра

16 Август 2017 488
Кайбер хуҗабикәләр җир җиләге кайнамасы һәм компоты ясаганда, җиләкнең сабагын һәм чәчәк төбен (прицветник) чистартып тормый һәм дөрес эшли. Чөнки җиләге кебек үк, аның үләне дә файдалы матдәләргә бай.
Беренче чиратта – фолий кислотасы. Аның файдасы турында күп яздык. Шулай ук җиләк күзәнәк мембранасын яхшырту, тире күзәнәкләрен яңарту үзлегенә ия.

Җиләк яфрагы, сабагы һәм чәчәк төбе составына микробларга каршы көрәшүче матдәләр, фитонцид, С витамины һәм флавоноидлар керә. Шулай ук анда шикәр, органик кислота, клетчатка, пектин, дубил һәм минераль матдәләр, В төркеме витаминнары, каротин бар.

Җиләкнең дәвалау үзлекләре:

- ашкайнатуны яхшырта,

- эчәсе килүне баса,

- аппетитны арттыра,

- ялкынсыну процессларына каршы тора, ашказаны җәрәхәте ачылуны тоткарлый,

- дизентерия, гастрит, азканлылык вакытында кулланыла,

- мультивитаминлы комплекс булып тора,

- организмны гомум ныгыта,

- бөер һәм бәвел куыгы авыруларын кисәтә, төнлә “балык тоту”дан саклый.
Яфрагы:
- атеросклероз, бәвел системасы авырулары, бөердә ком һәм таш утыруны кисәтә,

- астмадан булыша,

- бәвел кудыра,

- организмда тоз алмашын көйли,

- кан басымын төшерә,

- ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли,

- йокыга китәргә ярдәм итә, йокыны тәмле итә,

- тонусны күтәрә,

- кан составын яхшырта,

- организмны ныгыта,

- уйлау сәләтен арттыра.

Җимеш сабагы (чәчәк төбе):

- җиләктә һәм яфрагында нинди файдалы матдәләр бар, барысы да шунда тупланган,

- шикәр чиреннән интегүчеләрнең шикәрен көйли,

- анда шикәр юк дәрәҗәсендә,

- косметологиядә кулланыла: ул тирене яшәртә, чәчләрне ныгыта һәм үстерә.

Файдасы бихисап булса да, җир җиләге аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Фолий кислотасына бай булса да, җиләкне йөкле хатыннарга чамадан тыш ашарга ярамый.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ