Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Икмәк валчыгы өчен чәнчеп үтергән

23 Январь 2018 1858
Түбән Кама суды иптәшен чәнчеп үтергән 67 яшьлек Иван Андроновка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә “Эфир” телеканалы. Ир 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Ике ир дә спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан. Бервакыт бергә эчеп утырганда алар ызгыша башлаганнар. Андронов сүзләренә караганда, идәнгә ипи валчыгын койган өчен шешәдәшенең бик каты ачуы чыгып, аңа сугып җибәргән. Андронов пычак яткан өстәл өстенә егылган һәм шул пычакны алып, иптәшен чәнчегән. Тегесе диванга ауган һәм Андроновтан тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртуын үтенгән. Ләкин җинаятьче табибларны чакырмаган, чөнки полициягә хәбәр итәрләр дә, төрмәгә утыртырлар дип курыккан. Киресенчә, кабат шул ук пычагын кулына алып, диванда яткан иптәше янына килгән һәм аны чәнчеп үтергән.

Әлеге җинаять 2017 елның 23 октябрендә кылына. Ә ирнең үле гәүдәсен бер атна узгач кына табып алалар. Җинаять корбаны үзе дә күптән түгел генә кеше үтергән өчен 9 ел төрмәдә утырып чыккан булган.

“Җәмгыятьтә сезнең кебек “провокатор”лар булганда, безнең кебек тәртипле, лаеклы, намуслы кешеләргә моннан чыкмасак яхшырак”, – дип белдергән Андронов судта. Шулай итеп җинаятьче 13 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән. 67 яшьлек ир өчен бу – гомерлеккә дигән сүз.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1758
5 Октябрь 2018 11:37 1561
21 Сентябрь 2018 14:17 1438
ӨСКӘ