Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Габделфәт Сафинның 2 гыйнварда узган концертыннан кайтаваз: тамашачы фикере

6 Январь 2017 1132


Икенче гыйнвар көнне Габделфәт Сафинның бик күптән көтелгән концерт программасы мәшһүр Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә искиткеч зур уңыш белән халыкны сөендерде.

Әлбәттә, сәнгатьне, җырны-моңны яратучы тамашачы бу концертны бик көтеп ала, чөнки монда чын тавыш, "тере" музыка һәм тамашачы белән җырчы арасында җылы мөнәсәбәт.

Сер түгел, хәзерге вакытта "Татарча солянка" дигән нәрсә модага керде. Таланты да, тавышы да булмаган кеше сәхнә уртасына чыгып баса да, магнитофон тавышына җырлаган булып селкенеп тора.

Ә Габделфәтнең үз юлы, үз тамашачысы һәм аңа гына хас булган репертуары. Аның җырларын концерттан соң да яратып тыңлыйлар, халык күңелендә аның Һәрбер җыры үз урынын таба.

Иманым камиль "Үзгәреш җиле" концертында башкарылган әсәрләрен җырчылар беркайчан да ул форматта башка җырламаячаклар (Бусы гыйбрәт өчен язылды).

Сүз дә юк, Габделфәт ул Африкада да Габделфәт. Югары культуралы җырчылар бармак белән генә санарлык. Шуларның бере һәм иң беренчесе - Габделфәт Сафин. Бу рәткә мин тагын Вил Усманов, Рөстәм Закировны кертер идем.

Ни өчен югары культура? Чөнки беренчедән Габделфәт бервакытта да сәхнәгә бөрешкэн күлмәк яки футболка, трико белән чыкмый. Бу Габделфәтнең тамашачыга карата ихтирамын күрсәтә. Икенчедән, сәхнәдә үз-үзен тотышы. Аның җырлары моңлы һәм шул ук вакытта бик гыйбрәтле. Аның җырларының һәм сөйләгән шигырьләренең кечкенә генә өлеше булса да, халыкка барып җитсә, безнең культура һәм әхлак дәрәҗебез бер генә баскычка булса да күтәрелер иде.

Роберт абый Миңнулинның бик акыллы шигыре, картлык, ата-анага хөрмәт турындагы сөйләгән сүзләре халык күңеленә керсә, дөнья матурлык, изгелек һәм бер-береңне хөрмэт итүче кешеләргә тагын да баер иде.

Традиция буенча Габделфәт ап-ак күлмәктән. Бу аның хисләренең сафлыгын, тамашачы янына чын күнелдән яратып сәхнәгә чыгуын күрсәтә. Дөресен әйтергә кирәк, хәзер бит җырчы булып йөргәннәрнең күбесе футболка киеп, кырынмыйча, юынмыйча сәхнәгә чыгуны берничә дә санамыйлар. Халкыбызның яраткан, минем тарафтан да хөрмәткә лаек Мингол абый Галиев сүзләре белән мин тулысы белән кушылам. "Сәхнәгә бөрешкән күлмәк белән чыгып, кызарып-кызарып кычкыручы Бах, Тямаев кебек җырчыларны" - ул, - "низкая культура", дип атады.

Бу шәхсән минем фикерем һәм риза булмаган тамашачыларны, редакция рөхсәте белән, Акчарлак гаҗите битләрендә үз фикерләрен әйтергә чакырам. Бер-ике сүз тамашачылар яки публика турында.

Яңа ел бәйрәмнәре, халык ял итә, шуңа курә кая барып бәрелергә белмичә йөргән очраклы кешеләр залда җитәрлек иде. Без тугызынчы рәттә утырдык, уртада, шуңа күрә безгә барысы да яхшы күренде. Ул сызгыру, аяк тибү барысы да Фирдүс Тямаев фанатлары эше дип уйлыйм. Безнең алда утыручылар тамашаның буеннан буена телефоннан сөйләшеп, голт-голт су эчеп, йөрәк януын басып утырдылар.Иң гәҗәбе соңыннан булды. Концерт ахырына якынлашкач, тамашачылар аягурә басып, кул чабып үзләренең рәхмәтләрен белдерергә тиешләр. Мин шулай уйлыйм. Мин бөтен гаиләм белән дүртәү барган идек. Без басып, кул чабарга тотындык. Шул вакыт арттагы рәттәгеләр безгә утырырга куштылар, чөнки аларга күренми икән.

Былтыргы "Пирамида" да булган концертта без баскач, бөтен зал торып басып, үзенең рәхиәтен аягүрә белдергән иде. Монда авыл халкы күбрәк иде. Шуңа күрә, билгеле бит инде авыл җирендәге культураның ни дәрәҗәдә икәне. Мин үпкәләмәдем. Шуңа да карамастан өч сәгатькә якын искиткеч тамаша өчен Габделфәт һәм аның алыштыргысыз коллективына үземнең зур һәм тату гаиләмнән чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Тагын озак еллар сезне яраткан тамашачыны үзегезнең гаҗәеп матур һәм гыйбрәтле тамашаларыгыз белән шатландырыгыз. Сезгә зурдан зур иҗат уңышлары телим.
Форсаттан файдаланып сезнең гәҗит аркылы Тинчурин театры администрациясенә берничә сүз әйтим әле.

Мондый мәшһүр артистлар килеп, зур тамаша күрсәткән вакытта гардеробта тәртипне яхшыртсагыз яхшы булыр иде. Халык кергән вакытта да, чыккан вакытта да киеме артыннан бик озак чират тора. Икенче этаждагы бар эшләсә дә бик яхшы булыр иде.

Бик зур рәхмәт бар гаилә исеменнән. Казан шәхәреннән Хәбир Каримов.
*грамматикасын оригиналдагыча калдырдык
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Сентябрь 2017 14:49 3410
ӨСКӘ