Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ике гасырга сыйган гомер

30 Ноябрь 2018 546
"Борыч кына гомерне озынайтмый инде ул, – дип сөйли улы Илдар." "Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
– Озын гомернең сере гади аның. Менә суыткыч янына кил әле. Татлы борычны әти менә шулай ел да кышка әзерләп куя, – дип Нәгимулла бабайның улы Илдар борыч белән шыплап тулган суыткыч киштәләрен күрсәтте. Хактан да, яшел борыч белән суыткыч тулган. Шушы гади генә яшелчә дә сәламәтлекне ныгытып, гомерне озынайта ала микән? Сүзгә оныгы Зөлфия кушыла:

– Бабай ул без белгәннән бирле бары режим белән генә ашады һәм яшәде. Төшкә кадәр йоклаганын белмим. Бер пешергән ризыкны кабаттан җылытып авызына якын да китермәде. Бер үк вакытта йокларга ятты. Башка авыл картлары кебек эскәмиядә сүз сөйләп утырганы да булмады.

Яшел борыч өчен җирне карт әле көздән үк әзерләп кертеп куя икән. Орлыгын гыйнвар-февральдә үк утырта. Майда аның борычлары инде яшел яфракка төренеп бакчада утырган була. Һәм 100 яшен тутырган бабай әле быел да бакча эшләре белән бары үзе генә шөгыльләнгән. Ышанасызмы, Нәгимулла бабай кебек төгәл һәм иң карт бакчачы бөтен Әлмәт районында юк!

– Борыч кына гомерне озынайтмый инде ул, – дип сөйли улы Илдар. – Әти безнең төгәл кеше булды. Кырыслыгы да бар. Өйдә дә, тирә-якта да бер артык әйбер торырга тиеш түгел иде. Ул үзе белән гармониядә яшәде. Кеше белән сүзгә кермәде. Гел хәрәкәттә һәм эштә булды. Бакча, җир эшен әле дә ярата. Дүләнә, женьшень кебек сирәк үлән тамырларын үстереп, шуларны кыш буе төнәтеп эчә. Виноград үрчетә, теплица тота. Көр күңелле, әле хәзер дә без өйдә булмаганда үзенә ботка пешереп ашый. Сәламәтлегеннән зарланырлык түгел.

Тормыш яры Нурлыгалимә белән алар сугыш чорында ук никахлашалар. Бергә 60 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Моннан берничә ел элек кенә хатыны бакыйлыкка күчә. Сугыштан контузия алып кайткан Нәгимулла кем булып кына эшләми. Мәктәпләрдә военрук та, куллары эшкә ятып торгач балта, тимер остасы да, колхозда бригадир булып та хезмәт куя.

– Адәм заты рәхәткә чыдамый, михнәткә чыдый диләрме әле. Сугышны кичкән картларның озак яшәве әллә шуның белән дә бәйлеме дип уйлап куям кайчак. Әтинең сөйләве буенча, ул инде әллә кайчан бу якты дөнья белән хушлашкан кеше булырга тиеш. Әмма тормыштагы сынаулары аны рухи яктан бары ныгыткан гына. Әнә шул яшәү тәмен тату, яктылыкны һәм матур тормышны озаграк күреп калу дәрте аны яшәтә дә, – дип Илдар әтисенә якынрак килеп (бабай колакка катырак), сугыш еллары турында бер-ике сүз сөйләвен үтенде.

Ә ике гасырда булган сугыш-кан коюлар, фетнәләр, үзгәртеп кору чорлары, асраган мал, үстергән җимеш куаклары, һәр алма һәм чия өчен дә салым түләгән елларны йөзьяшәр сәгатьләр буе сөйли алыр иде. 14 яшеннән үк колхозда иген иккән егет 1939 елда армиягә алына. Ике елдан соң туган якларга кайтырга планлаштырып йөргән мәлдә бөтен хыялларын сугыш тамырдан чабып өзә. Немецлар килеп җиткәнче дип, аларның частен Аракас елгасы аша чыгарырга булалар. Аннан шаулы елга аша салкын төннәрдә күпер салырга боералар. Елга тынгысыз, урын-урыны белән су агымы шулкадәр тиз, хәтта җиңелрәк солдатлар, атлар агып та китә.

– Мин җәяүле пехотада хезмәт итте. Тау полкында булгач, нинди генә кыя-тауларны җәяү яуларга туры килмәде. Соңрак безне Кара диңгезгә күчерделәр, аннан Кырымны сакладык. Немецлар Феодосияне ничә көн буе утта тотты микән, хәтерләмим дә инде. Шул бер көчле кан коешта пуля минем башка эләкте. Бүрек булганга исән калдым, – дип Нәгимулла бабай шул пуляны саклап, балаларыма да күрсәтермен дип авылга алып кайтуын искә төшерде.

Аның сугыш елларындагы интегүләре хакында тыныч кына тыңлап та булмый, ничек ул елларны исән генә кичерә алдылар икән дисең. Яралангач җиде көн ашамый-эчми бер йорт подвалында ята Нәгимулла. Аннан кырым кызы немецлардан урланган баллы конфет биреп, якындагы станциягә озатып куя. Анда бер хатынның җиләк бәлеше биреп сыйлавын да хәтерли. Әле туган авылга кайтырга дигән хәбәр алгач та, утны-суны кичкән Нәгимулла ышанмый. Поезд вагонына утырганчы артына борылып карый – фронтка дип арттан кычкырмаслармы дип коты алына.

– Бик әшәке булды ул еллар. Хәзерге сугышлар белән чагыштырып та булмый. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә. Күпме егетләр күз каршында һәлак булды, – ди Нәгимулла бабай.

Менә шул авырлыклар герой бабайга яшәргә көч биргәндер дә. Сугышта да җәяү йөргәнгә, ул хәрәкәтне гомере буе юлдаш иткән.

– Хәтерлим, әле пенсия яшеннән соң да әти берничә чакрым ераклыктагы кошчылык фермасында эшләп йөрде. Авылдан шунда кадәр һәр иртә җәяү бара, төшке вакытта өйгә янә җәяү кайтып килә, аннан кич белән тагын юлга чыга.

Авылдашлар машина белән туктап утыртырга тәкъдим ясасалар да, баш тарта торган булган, – ди балалары.

Сәламәтлекне тагын мал-туар тоту, экологик яктан сыйфатлы гына ризык ашау һәм күңелгә яткан шөгыльдән тәм табу да ныгытадыр. Нәгимулла бабай да кош-корт асрап, сыер савып, әле 90 яшенә чаклы ат тоткан, умарта белән мәш килгән. Мөгаен, менә шушы кызыксынучанлыгы, табигатькә якын булуы безнең геройны озын гомерле итәдер...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ