Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ике аяксыз килеш – арысланнар арсында

3 Октябрь 2018 690
Виталий Смолянец – ике аягы да булмаган килеш циркта чыгыш ясаучы бердәнбер кеше. Атаклы “Арсланнар империясе”н тамаша кылырга килүчеләр һәрвакыт аны аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршылый.
   Бөтен дөньяга билгеле дрессировщик Виталий Смолянец кемнәр хакына үзенең тормышын шулай куркыныч астына куйган соң? “УАЗ” шоферы Илья Манухов коткаручысы янына хастаханәгә еш килеп йөри. Пассажир Сергей Суслов ай буе комада ята. “УАЗ”да йоклап киткәннән бирле әле дә берни хәтерләми ул. Ә Виталийны бәреп еккан йөк машинасы шоферы Смолянец янына бер генә тапкыр килә: җинаять эше кузгатачакмы, юкмы икәнлеге белән генә кызыксына. Виталий үзе хәзер инде берни дә үзгәртеп булмаганга, гаеплене эзләү мәгънәсезлек дип исәпли.

   2015 елның августында ул протезларын кия, ә сентябрьдә хайваннары белән репетиция ясый башлый. Хатыны Инна ире янәшәсендә булу өчен, аның аттракционына күчә.

   Артист арсланнарының үзен тануларында шикләнми, әмма тамашачы реакциясе өчен борчыла: аның култык таякларын күргәч, ул аларда кызгану хисе уятмас микән?

   Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 4нче октябрьдә чыгачак 39нчы саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Диләрә АЛМАЗОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ